Азатлык Татарстандагы 43 районның рәсми сайтларында татар теленең кулланылышын тикшерде. Күбесендә татар теле аяныч хәлдә булып чыкты: айдан артык татарча бер яңалык та басмаган районнар бар. Басылган очракта да урысча хәбәрләр күбрәк, яңалыкларның баш исемнәре татарчага тәрҗемә ителсә дә, текстлары урысча кала яисә онлайн-тәрҗемәче аша гына үткәрелгән аңлаешсыз телдә урнаштырыла.
Татарстанда барлыгы 43 район бар. Шушы районнарың рәсми сайтларында соңгы өч айда басылган яңалыкларга күзәтү ясалды. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: муниципаль район сайтларында татарча-урысча яңалыкларның тигез күләмдә урнаштырылуы беркем тарафыннан да күзәтелми. Югыйсә, татарча хәбәрләрнең айдан артык чыкмавы яисә соңарып чыгуы, онлайн-тәрҗемәче аша уздырылган сүз боткасы куелуы ничек тә булса контрольгә алыныр иде.
Азатлык хәбәрчесе бу мәсьәләдә Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына, президент аппаратына, "Муниципаль берәмлекләр шурасы" берләшмәсенә мөрәҗәгать итеп карады, әмма алар бу эшнең аларга карамавы хакында әйтте, кемгә каравын, кем күзәтеп баруын да әйтә алмадылар.
Алай гына да түгел, муниципаль район сайтларының татарча төп бите дә тулаем тәрҗемә ителеп бетмәгән. Ул ярым татарча, ярым урысча. "Жизнь района", "Достопримечательности", "Мы в социальных сетях" һәм башка шуның ише бүлекләр урысча гына бирелгән.
Азатлык район сайтларын карап чыгып, аларны 8 төркемгә бүлде.
1. Татар телендә даими рәвештә көненә берничә яңалык басыла
Күзәтү нәтиҗәләрен уңай үрнәк булган районнардан башлыйк. Чүпрәле, Әлки, Актаныш, Кукмара, Саба, Балтач, Зәй, Ютазы, Азнакай, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Сарман, Тукай, Менделеевски, Түбән Кама районнары татар теленә яхшы мөнәсәбәттә, алар даими рәвештә сайтка көненә берничә татарча яңалык куеп бара.
Чүпрәле һәм Әлки районнарын аерым билгеләп узарга кирәк: икесендә дә сайт татарча яңалыкларга бик бай, даими эшлиләр.
Әлки районы сайтында көн саен диярлек 9-10 татарча яңалык куеп бару – үзе үк бер мәгълүмат агентлыгы сыман эш. Анда хәтта 24 октябрьдә Үзбәкстанда узачак президент сайлаулары турында да хәбәр иткәннәр һәм Әлкидәге үзбәкләрнең бу сайлауда ничек катнаша алуы әйтелгән.
Чүпрәле районы сайты да шулай ук актив. Чүпрәле районы администрациясенең матбугат вәкиле Гөлия Фәизова әйтүенчә, 2018 елдан бирле район яңалыкларын сайтка ул үзе урнаштырып бара. Урысча текстларны тәрҗемә итү эшен дә үзе башкара.
Яңалыклар ике телдә дә тигез күләмдә булырга тиешлеген беләбез
— Көненә фәлән кадәр яңалык куярга дигән план бирелми, тик барыбер аена 140 хәбәрдән дә кимрәк куймаска тырышам. Ул 70 яңалык – татарча, 70е урысча дигән сүз. Сан ягыннан план куелмаса да, һәр яңалык русчадан – татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә ителергә тиеш дигән таләп бар. Ике телдә дә тигез күләм булырга тиешлеген беләбез. Шуңа күрә, көнендә үк өлгермәсәм, икенче көнне булса да тәрҗемә итеп барыбер куям.
Без ай саен үзебезнең район мәгариф бүлегенә хисап та тапшырабыз әле: ничә татарча, ничә русча яңалык куйганны язып бирәбез. Алар алга таба кая җибәрәдер, белмим. Васил Шәйхразиевның да комиссия утырышларында ул сайтларда татар теле кулланылышы турында искә алуын беләм. Бу бик җитди эш кебек тоям инде үзем. Шуңа, башка район сайтларын, андагы татарча яңалыкларны кереп карыйм да, ничек боларга шулай итәргә рөхсәт итәләр икән дип уйлыйм. Бездәге таләп аларга юкмы, шуны аңламыйм, - диде Гөлия Фәизова.
2. Татарча һәм урысча яңалыклар тигез санда, әмма күләме аз
Балык Бистәсе районы сайтында да урысча-татарча яңалыклар тигез күләмдә урнаштырыла диярлек, әмма сан ягыннан аларны башка районнар белән чагыштырырлык түгел — алар бик аз.
Лаеш районы сайты да яңалыкларны сирәк куя, ләкин урысча һәм татарча хәбәрләре тигез санда диярлек.
Әгәр рейтингны яңалыклар кую ешлыгы белән төзесәк, Әтнә районы сайты иң соңгы урында булыр иде. Ә менә татарча яңалыклар урнаштыру мәсьәләсендә ул толерант: татар һәм урыс телләре тигез хокуклы.
Гомумән алганда, Әтнә районының рәсми сайты гидрометеорология станциясе сайтын хәтерләтә. Андагы татарча хәбәрләр аша райондагы вазгыятькә бәя биреп булмаса да, һава торышына күзәтү ясарга мөмкин. Хәер, һава торышын да көн саен хәбәр итмиләр, ул аена 12-15 тапкыр гына басыла. Күрәсең, метеостанция дә исенә төшкәндә генә хәбәр саладыр.
3. Татарча яңалыклар 4-5 көнгә яки атнага бер басыла
Арча районы сайтында яңалыклар 4-5 көнгә бер яки атнага бер тапкыр гына куела. Шулай да алар тигезлеккә омтыла, татарча-урысча яңалыклар саны тигез дияргә мөмкин. Тик Арча сайтының шул ягы да бар: татарча төп биттәге мәгълүматның күп өлеше урысча.
Татарча битне ачкач, "Арский Сабантуй", "Муниципальный заказ", "Бесплатные мероприятия" кебек бүлекләр күренә. Бу сайтның гомуми күренеше һәм алар аны тәрҗемә итә алмый дияр идең, кайбер район сайтларында ул тәрҗемә итеп бирелгән.
Кама Тамагы районы сайтында татарча-урысча яңалыклар тигез күләмдә диярлек биреп барылса да, аның татарча төп битендә күп бүлекләр гомумән юк. "Жизнь района" өлешендәге татарча бүлекләрне һәм урыстагы шул ук бүлекләрне чагыштырсаң, урыслар тормышы күпкә байрак дигән нәтиҗә ясыйсың.
4. Татарча яңалыклар даими басыла, әмма урысчадан азрак
Татарча яңалыклар даими басыла торган, әмма урысча яңалыклар барыбер күбрәк бирелеп баручы сайтлар күп. Мәсәлән, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Буа, Кайбыч, Минзәлә, Спасс, Тәтеш, Лениногорски, Чирмешән районнарын шундыйларга кертеп була, аларда урыс-татар тигезлегенең әсәре дә юк.
Кайбыч районы сайтының татарча бүлегендә Әтнәдәге кебек үк стабильлек: андагы иң зур яңалык – һава торышы. Август-сентябрьдә һава торышы гел үзгәреп торганга охшаган, шул хакта яңалыклар күбрәк. Ә менә октябрь аенда анысы да бер килеш торган ахрысы: 29 октябрьгә кадәр, район башлыгы котлаулары һәм салым турындагы яңалыклар белән бергә – ай буена 10 яңалык басканнар. Аның каруы, урыслар тормышы яңалыкларга баерак: 32 урысча яңалык бирелгән. Бу районда урысларны өч тапкыр ныграк хөрмәт итәләр, мөгаен.
Минзәлә районы сайтында бу аерма тагын да зуррак: 29 октябрьдә 3 хәбәр татарча, 15 хәбәр урысча куелган иде. Урысларга биш тапкыр зуррак хөрмәт.
Тагын бер мисал — Баулы районы сайты. Районның татарча яңалыклар бүлегендә 26 октябрьгә кадәр 36 яңалык басылган, ә урысча яңалыклары – 46. Соңга калып берничә көн ара белән булса да, татарча яңалыклар даими куела, әмма, күргәнегезчә, аларның саны сизелерлек дәрәҗәдә азрак.
Буа районы сайтында да татарча хәбәрләр бераз соңга калып басыла. Анда да яңалыкларны 2-3 көнгә бер урнаштыралар һәм без караган көнне төп биттә урысча яңалыклар күбрәк иде. Буада тагын бер кимчелек: алар "прогноз" сүзен һава торышы дип әйтеп булганын белми булса кирәк. Татарча яңалыкларда да ул зур хәрефләр белән "прогноз" дип языла.
5. Татарча яңалыклар даими басыла, әмма тел сыйфаты түбән
Татарча яңалыкларны куеп баручының татарча белмәве күзгә ташланган урыннар бар. Мәсәлән, Аксубай районы сайты татарча яңалыкларны даими биреп барса да, аны татарча белми торган кеше алып бара дигән тәэсир кала. Мисал өчен, бер яңалыкның исеме болай язылган: "Һәр 80 яшьлек өлкән кешенең карап торучы булырга тиеш. Тербияләү буенча түләүне хәзер җиңелрәк". Яңалыкның тексты да исеме төсле "чыктым аркылы күпер" формасында язылган, татарчасын аңларлык түгел. Күп кенә башка яңалыклар да аңлаешсыз тәрҗемәдә бирелгән.
Чистай районы сайтында да шул ук хәл: татарча яңалыклар русча белән тигез дәрәҗәдә куелып бара, әмма кайберләрен – алдан артка укысаң да, арттан алга укысаң да аңлап булмый. "Сез дә применяете кассасы – ул чакта без барабыз сезгә?!" яңалыгы үзе ни тора.
Яңа Чишмә районы сайты да татар теле белән дус түгел, ә онлайн-тәрҗемәче белән генә дус дигән фикер кала.
6. Яңалыкларның баш исемнәре татарча, ә текстлары урысча
Татарча хәбәрләрнең саны артыннан куумы, әллә эш күрсәтүме: Алабуга районы сайтының татарча бүлегендә күп яңалыкларның исемнәре татарча, ә текстлары урысча килеш кенә басылган. Мәсәлән, 29 октябрьдә басылган татарча булырга тиешле 13 хәбәрнең дүртесендә исемнәре генә татарча, яңалыклар үзләре – урысча.
7. Татарча яңалыклар бер айга соңга калып басыла
Теләче районы сайтында татарча яңалыклар бик күп һәм бай булса да, анда башка җитешсезлек: татарча яңалыклар бер айга соңга калып басыла. Мәсәлән, август аенда июль яңалыклары, сентябрьдә – августныкы, октябрьдә сентябрьнеке тутырылган. Мисал өчен, 13 октябрьдә Теләче муниципаль районы рәсми сайты тиздән 1 октябрь – Өлкәннәр көне җитүе турында хәбәр итә:
"Көзнең беренче ае үтеп бара, 1 Октябрь - Халыкара өлкәннәр көне якынлаша", дип язганнар. Юк шул, беренче ае үтеп бетте, икенчесе узып бара, дип язар өчен, яңалыклар астында комментар язу мөмкинлеге булу шарт. Тик андый мөмкинлек муниципаль район сайтларында юк.
Теләче районы сайтын 2012 елдан бирле үзәк мәктәпнең математика укытучысы Ильяс Касыймов алып бара икән.
— Минем электрон почтага төрле оешмалар, район газеты, МЧС, Салым хезмәте, Пенсия фонды, мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм башка күп оешмалар хат җибәрә, мин шуны сайтка урнаштырып барам. Ярты ставкага эшлим, көндәлек яңалык урнаштырган өчен, 5 мең сумнан аз гына күбрәк хезмәт хакы алам, - диде Касыймов.
"Ни өчен 15 октябрь көненә 23, 24, 25 сентябрь көненә караган яңалыклар тутырылды? 21 октябрьгә исә 24, 25, 26, 28 сентябрь яңалыклары куелган?" дигән сорауга ул элеккеге яңалыкларның җәйге ял вакытында куелмый калуын, ә соңыннан тутырылганга шундый хәл килеп чыгуын аңлатты.
— Башта мин ялда идем, шуның өчен кайбер даталарга яңалыклар куелмады. Аннары эшләр килеп чыкты. Җитәкчеләр белән сөйләштем, алар айга күпме яңалык куелырга тиеш – барысы да булсын, диде дә, мин аларны да куйдым, шуңа күрә соңга калып басылган яңалыклар да булды, - диде Касыймов.
"Яңалыкны сайтка урнаштырганда булса да үз датасы белән куеп булмый идеме?" дигән сорауга ул сайтта андый мөмкинлек бирелмәве турында әйтте.
— Юк, хәбәрне көнендә куйсаң гына. Кайсы көнне куясың — ул шул көн датасы белән кереп утыра. Шуңа мин сайт белән көндәлек шөгыльләнәм. Мөмкинлек булса, аны мин дә арткы дата белән тезгән булыр идем, - диде Ильяс Касыймов.
8. Татарча хәбәрләр басылмый
Күп районнар урысча хәбәрләрне берөзлексез куеп барса да, татарчасын куеп торуны кирәк санамыйлар. Әгерҗе, Алексеевски, Апас, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында шул хәл күзәтелә.
Алексеевски районы сайтының татарча сәхифәсе август, сентябрь айларында 3-4 көнгә бер тапкыр яңартылып килсә дә, октябрьдә бу даимилек бозылган. Ул 6 октябрьдән бирле яңартылмаган. Һәрхәлдә, урыс яңалыкларын алар өзлексез алып бара.
Апас районы сайтында август, сентябрь айларында көн саен ук булмаса да татарча яңалыклар даими кереп барган. Тик октябрьдә бу даимилек төгәлләнгән: 1 октябрьдә татарча хәбәр куйганнан соң, 21 октябрьгә кадәр өзеклек булган. Ә менә урысчасы өзлексез бара.
Югары Ослан районы сайтының урысчасы 28 октябрьгә кадәр тутырылган вакытта, татарчасы 18 октябрьгә кадәр генә тутырылган иде.
Яшел Үзән районы сайтында татарча хәбәрләр август аенда ун көнләп бөтенләй төшеп калган. Урысчада — бар. Хәер, башка көннәрдә дә бар хәбәрләр татарчага тәрҗемә ителми.
Әгерҗе районы сайтында 30 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр татарларга ирештерердәй бер яңалык та булмаган, ә менә урысларга ирештерерлеге булган. Район башлыгы Азат Вәлиевның Өлкәннәр көне, Укытучылар көне, Авыл хезмәткәрләре көне белән котлаулары, җанисәп темасы, райондагы чаралар татарларга кагылмый гына уза ахры.
Моның ни өчен шулай килеп чыгуын белешергә дип Әгерҗе районы башкарма комитеты эшләре идарәчесе Энҗе Рыкова белән элемтәгә кердек. Ул район башкарма комитетында социаль челтәрләрне: Инстаграм, ВКонтакте сәхифәләрен һәм район сайтын алып баручы аерым кешеләр барлыгын әйтте, ә менә рәсми сайтка татарча яңалыкларны ни өчен куймаганнарын әйтә алмады.
Норлат районы сайты татар теленә битарафлык ягыннан бар рекордларны суккан: тикшерелгән өч ай эчендә бер айдан артык татарча хәбәрләр бөтенләй куелмаган: 25 августтан 4 октябрьгә кадәр татарча яңалык юк.
Норлат районының шура аппараты җитәкчесе Динә Хөҗәтова моны ул көннәрдә тәрҗемәченең "больничныйда" булуы белән аңлатты. Норлат районында татарчага тәрҗемә итәрдәй башка кеше юктыр, мөгаен. Ул район сайтында күзгә ташлана торган тагын бер әйбер: җитәкчеләрнең рәсми битләре татарчага тәрҗемә ителмәгән. Мәсәлән, шул ук Динә Хөҗәтова турында урысча мәгълүмат бар, татарчасы – юк.
Биектау районы сайтының татарча сәхифәсе дә 1 октябрьдән бирле яңартылмаган иде. Аңа кадәр 13, 15, 18, 23, 29 сентябрьдә яңарткан булганнар. Август яңалыклары да 10сыннан соң гына башлана. Әллә нигә бер яңалык куеп алҗып беткәч, октябрьдә ял итәргә булганнар бугай.
Бу сайтны алып баручы Динар Бикчәнтәев татарча яңалыкларны тутырмавын вакыты булмау белән аңлатты.
— Мин систем идарәче, сайтны алып бару минем вазифага керә. Аена фәлән кадәр яңалык урнаштырырга дигән план бирелми. Цифрлау министрлыгыннан таләпләр куела инде: һәр яңалык тәрҗемә ителергә тиеш дигән, ә планы юк. Әлегә татарчасын тутырырга вакытым юк, ай ахырында тутырып куярмын әле, - диде Бикчәнтәев.
"Берничә көн узгач та әллә кайчангы көннәр өчен тутырып куеп буламыни?" дигәнгә, ул андый мөмкинлек булуын әйтте.
— Башкалар белмидер, мин очраклы гына сайтның андый функциясен таптым, вакытым булгач, октябрьне тутырырмын, - диде Динар Бикчәнтәев.
Азатлык хәбәрчесе Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хезмәткәре Юлия Гәрәева белән элемтәгә кереп, район сайтларына бәйле сорауларын бирде.
— Без татарча яңалыклар бүлеге эшчәнлеген контроль итмибез, аны Татарстан президенты аппараты карап бара дип уйлыйм. Ә яңалыкларның татарча-русча күләменә килгәндә, һәр яңалык русчадан – татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә ителергә тиеш – монысы мәҗбүри таләп булуын беләм, - диде Гәрәева.
Президент аппараты матбугат хезмәтенә шалтыраткач, анда аппаратның ул район сайтларына бернинди катнашы булмавы, бары тик президент аппараты сайты турында сорауларга җавап бирә алулары хакында әйттеләр. Муниципаль берәмлекләр шурасына шалтыратырга куштылар.
"Муниципаль берәмлекләр шурасы" берләшмәсенең матбугат хезмәткәре Айгөл Әхмәтова да район сайтларын контрольдә тотмаулары, гомумән, ул сайтларның аларга карамавы хакында әйтте.
— Без район сайтларын үз кызыксынуыбыз белән генә карап барабыз, әмма контрольдә тоту, план куюлар безнең вазифага керми. Гомумән, "Муниципаль берәмлекләр шурасы" берләшмәсенең ул сайтларга бернинди катышы юк, - диде Әхмәтова. Сүз уңаеннан, "Муниципаль берәмлекләр шурасы" берләшмәсе сайтында татарча яңалыклар гомумән урнаштырылмый, урысчасы гына куела. Аларда иң соңгы татарча яңалыклар узган елның 26 ноябрендә һәм быелның 12 маенда куелган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!