11 казанлы вакцина ясатудан баш тартканы өчен эштән читләштерелүен канунсыз дип тануларын таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Шикаять итүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре – укытучылар, инженер, электрик, склад хезмәткәре бар.
Өлешчә алганда, шикаять итүчеләр республиканың баш санитар табибы Марина Патяшинаның карарындагы пунктны канунсыз дип табуны һәм гамәлдән чыгаруны сорый. Әлеге пунктта эш бирүчеләрнең 9 ноябрьдән башлап COVID-19га каршы вакцинаның бер генә дозасын да алмаучыларны, ә 7 декабрьдән – икенче дозасын ясатмаучыларны эштән читләштерергә яки читтән торып эшләүгә күчерергә тиешлеге турында әйтелгән. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза.
Дәгъва белдерүчеләр фикеренчә, хакимиятнең вакцина ясатмаучыларны коронавирус таралу чыганагы дип санарга нигезе юк. "Эштән вакытлыча читләштерү өчен берьюлы ике шарт үтәлергә тиеш: эшченең коронавирус белән авыруы һәм аның инфекцияне таратучы чыганак булу ихтималы" дип белдергән алар.
Балалар ял итү үзәгенең педагог-оештыручысы Гүзәл Бикчәнтәева сүзләренә күрә, ике күмәк шикаять бирелгән. Беренчесе – белем бирү оешмаларында эшләүчеләрдән (аны сигез кеше имзалаган: укытучылар, тәрбияче, өстәмә белем бирү педагоглары). Икенчесе – мәҗбүри вакцина ясарга тиеш башка һөнәр ияләре: инженер, электрик, склад хезмәткәре.
Октябрьдә Казандагы берничә активист та QR-кодлар системын гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Татарстанның министрлар кабинетын мәхкәмәгә биргән иде.
Шикаять итүчеләр фикеренчә QR-кодлар системы Русия конституциясен һәм башка федераль кануннарны боза, "коронавируска каршы мәҗбүри вакцина ясаттыруга ирешеп" Татарстанда яшәүчеләрнең " ачыктан-ачык хокукларын кысалар". Бу дәгъвагә карата мәхкәмә утырышы 16 ноябрьгә билгеләнгән.
Алданрак Башкортстанның Югары мәхкәмәсе, октябрь башыннан, республика башлыгы Радий Хәбиров керткән яңа коронавирус чикләүләрен гамәлдән чыгаруны таләп иткән гражданнар төркеменең шикаятен канәгатьләндермәгән иде.
11 октябрьдә Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату кертелде. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк диелде. 22 ноябрьдән Татарстан рәсмиләре җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү таләбе тәкъдим итте.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!