Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар шакмагы" Мәскәү һөҗүменә каршы тору юлларын эзли


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Казанда "Татар шакмагы" интеллектуаль клубының чираттагы утырышы үтте. Анда катнашучылар күптән түгел Русия думасында беренче укылышта кабул ителгән Клишас-Крашенников кануны өлгесенә сәяси анализ ясады. Президент атамасына, республикага, татарларга нинди куркынычлар янавы, моңа каршы тору юллары турында фикерләштеләр.

16 ноябрь Казанда үткән утырышны сәясәт белгече Руслан Айсин алып барды. Башта "Татар шакмагы" клубының үткән утырышларында катнашкан, 10 октябрьдә вафат булган сәясәтче Фәндәс Сафиуллинны искә алдылар.

Соңгы 2-3 айда федераль үзәк милли республикаларга, беренче чиратта Татарстанга каршы ярсып һөҗүм ясый. Думада беренче укылышта кабул ителгән соңгы канун өлгесе дә Мәскәүнең федерализмның калган соңгы өлешләрен дә бетерергә теләвен күрсәтә, диде Айсин.

"Казан һәм Мәскәү вертикальләре көрәше демократиягә файдага була ала"

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Татарстан Дәүләт шурасы әлеге канунга бертавыштан каршы чыга алды. Моны Татарстанның 2017 елда татар теленә карата булган кысудан соң югалткан сәяси субьектлыгын күрсәтергә тырышуы дип аңларга була. Республиканың үз "вертикале" бар. Хәзер шул "вертикаль" үзәк "вертикаль"гә каршы чыкты. Бу ике "вертикаль"нең көрәше бер караганда Русиядәге демократия өчен файдалы да була ала.

Татарстанның бу канунга каршы чыгуын сепаратизм күренеше дип бәялиләр

Хәзер Татарстанга, Казанга зур игътибар бирелә. Татарстанның бу канунга каршы чыгуын үзәккә лояль булмау, сепаратизм күренеше дип бәялиләр, әмма без моның алай булмавын беләбез. Бу көрәш тулысынча конституция нормалары аша алып барыла", диде ул.

Айсин сүзләренчә, Татарстанга каршы мондый һөҗүмнәр бүген йә кичә генә башланмады.

"Хәтта 2017 елда да түгел, ә тагын да иртәрәк, 2007 елда милли мәгариф системына һөҗүм башланды дип уйлыйм. Һәм шуннан соң әкренләп 2017 елга кадәр килеп җителде. Бу һөҗүмнәр хәзер дә кайчак ачыктан-ачык, кайчак сиздермичә алып барыла. Алар тулы масштаблы стратегиянең бер өлеше булып тора.

Хәзер безнең алда сорау бик кискен тора. Алга таба республикалар да бетерелмәсме?

Хәзер без бик мөһим тарихи чик буенда торабыз. Бу чикне атлап чыгабыз икән, башка чорга эләгергә мөмкинбез һәм шулай ук сәяси чынбарлык белән дә очраша алабыз. Хәзер безнең алда кискен сорау тора. Алга таба республикалар да бетерелмәсме? Моңа кадәр бу сорау туса да, ул игътибарга алынмады. Хәзер мондый куркыныч чыннан да алдыбызга килеп басты", диде Айсин.

Сәясәт белгече бүгенге дискуссияне, ни өчен бу шулай килеп чыкты һәм ни өчен федерализм бары тик татарларга гына кирәк булып калды, дигән сораулар юнәлешендә алып баруны тәкъдим итте.

"Клишас-Крашенников канунын яклап тавыш биргән һәм битараф калган Татарстан депутатлары республика дошманнары"

Галим Дамир Исхаков үз чыгышында иң элек Думада Татарстаннан сайланган депутатларның эшчәнлеген бәя бирде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Думага Татарстаннан сайланган депутатларның үз-үзләрен тотышын анализлаганнан соң, Татарстанда тирән сәяси кризис булуын әйтә алам. Бу канунга уңай тавыш биргән депутатлар республиканың дошманнары булып чыкты. Илдар Гыйльметдинов кебек битараф калучылар – тагын да зурырак дошманнар.

Русияне бер үзәк белән генә идарә итеп булмый. Бу хаоска китерәчәк

Дөнья тарихына карасак, федерализмга тартылу тенденциясен күрә алабыз. Әмма Русия кире юл белән барырга, федерализмны тулысынча юкка чыгарырга тели. Русиядә бар нәрсәне дә үзәктән идарә итеп була торган сәясәт алып барыла. Бу исә бик куркыныч юл. Русияне бер үзәктән генә идарә итеп булмый. Бу хаоска китерәчәк.

Татарстан парламентыннан чыгып шуны әйтә алам, нык киселгән федерализм очрагында да республика парламенты бу канун өлгесенең Русиянең конституцион төзелешенә туры килмәве турында белдерә алды. Димәк каршылык күрсәтеп була.

Тикшеренүләрем күрсәткәнчә, Русия хокукый ил түгел. Бу илдә көч кенә үз тәэсирен күрсәтә ала. Кызганыч, Татарстан аңа каршы барган көчле басымга каршы тору өчен тиешле көчкә ия түгел. Шуңа күрә хәзер безгә каршы башланган һөҗүм процессына каршы ничек итеп көрәшеп булуын уйларга тиешбез.

Алга таба республиканы гына түгел, татар милләтен дә юкка чыгару куркынычы тора

Без каршылык күрсәтергә мәҗбүрбез, чөнки алга таба республиканы гына түгел, татар милләтен дә юкка чыгару куркынычы тора. Татарлар дәүләт коручы халык буларак, турыдан туры республикага бәйле. Республика булмый икән, без заманча милләт була алмыйбыз", диде Исхаков.

Галим Мәскәүдән ясалган һөҗүмнәргә нинди алымнар белән каршы торып булганын санап үтте. Аның сүләренчә моның дүрт юлы бар.

"Беренчедән, аналитик үзәкләрне ныгытырга кирәк. Әйтик хәзер "Татар шакмагы" бар һәм анда акыллы кешеләрне күбрәк җәлеп итү мөһим. Шулай ук башка халыклар белән дә элемтәгә керергә кирәк. Аларның да үз эксперт төркемнәре бар.

Икенчедән, аерым һәм бәйсез фонд корырга кирәк. Бу фонд план-гамәлләрне финанслап тора алырдай булсын.

Өченчедән, тарихи тәҗрибәләрне өйрәнү әһәмиятле. XII гасырдан башлап яһүдләрнең төрле проектлар аша узу тәҗрибәсен өйрәнү кирәк дип әйтер идем. Республика бетерелсә, безнең милли-мәдәни мохтарият варианты гына кала һәм без яһүдләрнең милли-мәдәни автономиядән дәүләт төзү тәҗрибәсенә таянырга тиеш булабыз.

Барлык татарларның президенты дигән статус булдырырга тәкъдим итәм

Дүртенчедән, безнең хокукларыбызга һөҗүмнең бер элементы булып Татарстан президенты статусын юкка чыгару тырышлыгы тора. Милли шура вәкиле буларак, низамнамәгә үзгәрешләр кертергә һәм Татар конгрессы эчендә "Барлык татарларның президенты" дигән статус булдырырга тәкъдим итәм. Республикалар бетерелә калса, бу вазифа калачак. Бу позицияне алачак сәясәтче барлык татар милләтен вәкиллек итәргә тиеш булачак. Бу очракта Дөнья татар конгрессы исеменнән халыкара дәрәҗәгә чыгачакбыз, чөнки татар конгрессы Русия оешмасы түгел, ә халыкара оешма. Безне тулысынча ябу мөмкин түгел.

Без кайбер адымнарны ясыйбыз икән, беренчедән, киләчәктә гамәлләребезнең тулы методын эшләп бетерә алачакбыз, икенчедән, халкыбызга ниләр булганын конкрет итеп аңлатып бирә алачакбыз. Әлегә халкыбызның күбесе чынбарлыкта ни булганын аңлап җиткерми. Хәзер исә чынбарлыкта республикаларны бетерү бара", дип белдерде Дамир Исхаков.

"Казан кирмәнендә дә гиперүзәкләшү бар"

Блогер Ринат Хәбибуллин чыгышын үзтәнкыйтьтән башлады. Федераль үзәктә булганы кебек Татарстанда да вертикаль хакимият хөкем сөрә диде ул.

Ринат Хәбибуллин
Ринат Хәбибуллин

"Без бик еш кына гиперүзәкләшүне тәнкыйтьлибез. Мәскәү Кирмәнен гаепләү җайлы, ләкин Казан Кирмәненә дә күз салырга кирәк. Гиперүзәкләшү безнең диварларда да күренә. Берәр мәктәпнең идәнен алмаштыру гына да иң өстәге түрәнең ризалыгыннан соң гына башкарыла ала. Без өстә ни күрсәк, шуны үзебездә гамәлгә ашыра башлыйбыз", дип белдерде Хәбибуллин.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин аның бу фикеренә каршы чыкты, юк, киресенчә, Мәскәү кайбер нәрсәләрне үзе бездән күреп эшли. Әйтик, беренче тапкыр сайлауларны Татарстанда бетерделәр. Путин исә Шәймиевтән күреп кайбер нәрсәләрне өйрәнде, диде ул.

Ринат Хәбибуллин, Мәскәүнең басымына каршы хокукый юллар белән беррәттән, интернет аша халыкка дөрес мәгълүмат җиткереп тә көрәшергә кирәк дип әйтте.

Аналитик үзәкләр ачарга кирәк дигән фикергә кушылам

"Без халыкка яисә федераль үзәккә мәгълүматны астан җиткерә алабыз. Аналитик үзәкләр ачарга кирәк дигән фикергә мин дә кушылам. Интернет технологияләр белән эшләргә кирәк.

Дамир әфәнде президент атамасына тукталды. Без гел шушы чит ил сүзендә тукталып калабыз. Безгә тарихи яктан якын булган берәр атама уйлап табырга кирәктер. Әйтик, хан, әмир кебек атамалар бар.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, һәрбер татар шуны аларга тиеш, моннан ары берни эшләмичә утырып тору барып чыкмаячак. Без хәзер йә бетәбез, йә калабыз" диде Ринат Хәбибуллин.

"Татарлардан башка бернинди Татарстан да була алмый"

"Татар шакмагы" утырышында соңгы чыгышны тарихчы Илнар Гарифуллин ясады. Клишас-Крашенников кануны кабул ителгәч, татарлар Русиядә гомум федераль мәнфәгатьләр өчен көрәшергә әзер булган бердәнбер халык икәне күренде, диде ул.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Русиядәге башка халыкларга карасак, алар бүгенге көндә үзләренең локаль мәнфәгатьләре өчен генә көрәшәләр. Ә бу канун Татарстанның Русиядәге федерализмның соңгы өлеше икәнен күрсәтте. Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан президенты атамасына басым ясадылар. Президент атамасын саклап калу өчен көрәш бара дип аңлаттылар. Ә бит Татарстан чынбарлыкта гомум федераль мәнфәгатьләр өчен көрәште. Монда иң авыры – Татарстан президенты статусы да булмагандыр, бәлки, ә төбәкләрнең һәм шул исәптән Татарстанның хәтта үз министрларын билгеләү хокукын югалтуында, минемчә.

Бу канун кабул ителгәч, финанс, мәгариф, мәдәният министрларын Мәскәү билгеләячәк һәм кирәк булса, үзе үк вазифадан ала алачак. Һәм шулай ук төбәк башлыгын да бер бармак шартлатып эштән алып ата алачак.

Башка төбәкләргә карыйбыз икән, ул төбәкләр бүген үз хокуклары өчен көрәшмиләр. Чөнки аларда берләштерүче фактор юк. Ә милли респуликаларда бу бар. Бу – милләт факторы. Безне хәзер Татарстанның киләчәге аерым, ә татар халкының киләчәге аерым дип аерып күрсәтмәкче булалар. Әмма татарлардан башка бернинди Татарстан да була алмый", дип белдерде Илнар Гарифуллин.

"Совет берлеге республикалар аркасында таркалмады"

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин Вячеслав Володинның Совет берлеге милли республикалар төзелү, урыс булмаган милләтләргә хокуклар бирү аркасында җимерелде дигән фикерләрен фаш итүнең мөһим булуын әйтте.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Совет берлеге республикалар аркасында таркалмады, безгә моны исбатларга кирәк. Әмма бу гына җитми, Русия күләмендәге журналлар аша барлык каналлар аша агылган ялганны, мөһим сәяси әһелләр ясаган белдерүләрне фаш итәргә кирәк. Шулай ук безгә халыкара элемтәләребезне яңартырга, мондагы хәлләрне дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерергә кирәк," ди Лотфуллин.

Ул татарларның хокукларын яклау өчен татар диаспораларына мөрәҗәгать итәргә, Татарстан җитәкчелегенең читтәге татарларга ниндидер вәкаләтләр бирүдән баш тартуына карамастан, татар диаспорасыннан халыкара оешмаларга чыгуны сорарга кирәк дип саный.

Халыкара юристлар ярдәмендә безгә кайсы маддәләрнең бозылуы конкрет язылган документ әзерләргә һәм аны барлык телләргә тәрҗемә итәргә кирәк

"Русиядәге хәлләрне, татар халкының ни теләвен, татар халкына каршы көч куллануын белсеннәр. Әйе, безнең атом коралыбыз, гаскәребез, коралларыбыз юк. Әмма конституция хокукларыбыз бар, алар Русия конституциясендә язылган. Шулай ук Русия бөтен дәрәҗәләрдә раслаган халыкара хокукларыбыз да бар. Бу хокуклар бозыла, һәм бу халыкара җәмәгатьчелеккә җиткерелергә тиеш. Халыкара юристлар ярдәмендә безгә кайсы маддәләрнең бозылуы конкрет язылган документ әзерләргә һәм аны барлык телләргә тәрҗемә итеп, БМОдагы бөтен кешеләргә таратырга кирәк, гәрчә БМОда үз дәүләтчелегебез булган халык буларак теркәлмәсәк тә. Шушы ике нәрсәне эшли алсак, бик яхшы булыр иде", ди Лотфуллин.

"Күчеш чорында республикаларны бетерүгә алынмаслардыр"

Журналист Римзил Вәлиев Дамир Исхаковның милли республикаларга куркыныч янавы турында кисәтүенә каршы чыгып, республикаларны бетермәсләр дип тынычландырырга теләде. "Беренчедән, шундый күчеш чорында республикаларны бетерүгә алынмаслардыр", диде ул. Исхаков исә мондый нәрсәләрне нәкъ менә күчеш чорында эшлиләр дип сүз кыстырды. Алга таба да бу ике катнашучы арасында фикер каршылыгы игътибарны җәлеп итте.

Римзил Вәлиев
Римзил Вәлиев

"Мин ул кешенең исемен әйтмим, үзегез белерсез. Иң беренче, иң зур кеше, дәүләт башлыгы күп еллар буе, Ленин, большевиклар, яки башка кемнәрдер атом бомбасы салып калдырган дип күп еллар буе кабатларды", диде Вәлиев, Путинның милли республикалар турында 2016 елгы сүзләренә ишарәләп.

Шулай да ул алга таба Русия думасы рәисе Вячеслав Володинның исемен атап, аның Татарстанның Башкортстаннан алгарак китүе турында әйткән сүзләрен искә алды. Ул моны Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның милли сәяәсәтен ишарә буларак аңлатырга теләде. Исхаков исә Татарстанда "Татнефть" әлегә калды, шуңа күрә Татарстаның хәле яхшырактыр дип әйтергә теләгәндер Володин, дип бүлдерде.

Вәлиев сүзне Русиядә дәүләт аппаратының ялган һәм сәяси технологияләр ярдәмендә эшләвенә күчерде. Ул шулай ук яшьләрнең Русиядән китүенә борчылуын белдерде. Коммунистларның хакимияткә килүе тарихына шактый киң тукталган Вәлиев үз чыгышында "наданлык", "ялган" дигән сүзләрне күп тапкыр кабатлады.

"Хәзер сәяси мәсьәләләрне чишү өчен бик уңайлы вакыт кебек тоела"

"Чынлыкта тарих бит ул ниндидер демагогия генә түгел, аны өйрәнергә кирәк", дип Азат Ахунов АКШның 1921-1922 елларда Русия халкының ачлыктан тагын да күбрәк кырылудан ничек саклап калуын искә төшерде. Ул татарларның ачлыктан кырылганда каннибализм хәленә төшү турындагы белдерүләргә карата ризасызлык белдермәвенә аптыравын әйтте.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

"Мин моны нигә мисал итеп китерәм? Хәзерге вазгыятьтә дә ниндидер охшашлык бар. Хәзер халык бик нык бастырылган, пандемия, күп чикләүләр кертелде. Хәзер сәяси мәсьәләләрне чишү өчен бик уңайлы вакыт кебек тоела", диде Ахунов һәм хакимиятнең пандемия чикләүләрен, QR-кодларны куллану нтяте турында кисәтте. Аның әйтүенчә, хәзерге вазгыять Мәскәү өчен бик уңайлы. Ул Русиянең әлеге вазгыятьне Татарстанда гына кулланып калмавы, шул ук чикләүләрдән файдаланып, халыкара сәясәттә дә активлашуы турында әйтте.

Азат Ахунов фикеренчә, тарихи күзлектән караганда да, Русия илдә бөтен нәрсәне бастырып, халыкара мәйданда зур көч булырга омтыла. Шул ук вакытта ул Мәскәүнең 2017 елда мәктәпләрдән татар теленең кысрыклап чыгаруы нәтиҗәсендә татарларның үзаңы үсә башлады ди. Аның әйтүенчә, моны дөрес юнәлештә кулланырга, милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр турында кыюрак итеп әйтергә генә кирәк. Ахунов халык инде моңа әзер дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG