Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда QR-кодсыз юлчылар куптарган җәнҗал сәбәпле берничә автобус туктап торган


Казан автобусында QR-код тикшерү
Казан автобусында QR-код тикшерү

Бүген иртәнге 7:30 сәгатькә QR-кодлары булмау аркасында трамвай һәм метродан 500дән артык кеше төшереп калдырылган.

22 ноябрь иртәсендә Казанда QR-кодсыз пассажирлар оештырган җәнҗал аркасында берничә автобус туктап торган. Бу хакта "Бизнес Онлайн"га Татарстанның автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр иткән.

Шул ук вакытта Казанның җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең 99 процентында QR-кодлар булуы әйтелә.

Ызгыш очраклары һәм маршрутларның тоткарлануы QR-кодлары булмаган һәм шуның аркасында тавыш чыгарган кешеләр аркасында килеп чыга, диелә хәбәрдә.

"Юлчыларның 99 проценты кодлар белән йөри, араларында 1-2 кеше җәнҗал чыгара. Алар аркасында автобуслар туктарга мәҗбүр, полиция чакырталар, иртәдән шундый берничә очрак булды инде – экипажлар полиция килгәнен көтте", дигән Темляков.

Темляков әйтүенчә, QR-кодлар кертү турындагы карарны Татарстанның пассажирларны ташучы оешмалары кертмәгән, шуңа күрә ул ачуны кондукторларга һәм автобус йөртүчеләргә чыгармаска өндәгән.

Дүшәмбе иртәнге 7:30 сәгатькә QR-кодлары булмау аркасында метро һәм трамвайлардан 500дән артык кеше төшереп калдырылган. Моннан тыш, пассажир QR-код күрсәтүдән һәм трамвай салоныннан чыгып китүдән баш тарту сәбәпле, Серов урамында 1нче һәм 6нчы трамвайлар туктап калган. Пассажир кондукторның гамәлләрен канунсыз дип атап полиция чакырткан.

22 ноябрьдән Татарстанда эшләгән барлык җәмәгать транспортына да QR-кодлар күрсәтеп кенә керә башладылар. 18 яшьтән өлкәнрәкләр транспорттан бары тик QR-коды булганда, яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы турындагы белешмәсе булганда гына куллана ала. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнаның вакытлыча транспорт карталары томалана.

QR-кодларның керү юлында кондукторлар тикшерәчәк, диелде. Хәрәкәт агымы күп булган сәгатьләрдә аларга автотранспорт оешмалары хезмәткәрләре һәм Транспорт комитетының күзәтү-ревизия хезмәте дә ярдәмгә киләчәк.

QR-кодларны тукталышларда да сораячаклар. QR-код сораган вакытта кешедән исемен, фамилиясен, туган көнен сорарга мөмкиннәр. Хезмәткәрләр бу мәгълүматларның сканлаштырылган QR-код белән туры килү-килмәвен тикшерергә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG