9 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән онлайн-очрашуда Шураның әгъзасы, кинорежиссёр Александр Сокуров белән бәхәскә кергән, Сокуров Русиядәге күпсанлы проблемнар хакында әйткән һәм илне үзгәртергә кирәк булуын белдергән.
Сокуровның чыгышын һәм аңа Путинның биргән җавабын Кремль сайтында карарга мөмкин, анда очрашуның видеоязмасы чыккан.
Режиссёр үз чыгышын Русиянең тышкы сәясәтеннән башлады, аны ул кыйммәткә төшә торган дип атады һәм Беларусның, үзен суверен дип игълан иткән Көньяк Осетиянең һәм Сүриянең Русия "асрамасында" булуын искәртте.
Шулай ук режиссёр Русиянең хәзерге корылышын тәнкыйтьләде, аны большевиклар сәясәтенең җимеше дип атады. Сокуров фикеренчә, Русия составындагы республикалар "милли характерда", аларның үз "гаскәрләре" бар, хәтта "падишаһлары барлыкка килгән". "Федерация бар, ә Русия кая китте?", дип сорады Сокуров. Иң зур проблем дип ул Төньяк Кавказдагы вазгыятьне атады, аерым алганда, Ингушетия җирләренең бер өлешен Чечняга тапшыру аркасында, республикада килеп чыккан протестлар хакында телгә алды, кулга алынган каршылык лидерларының исемнәрен санап узы һәм аларны азат итәргә өндәде.
Шулай ук Сокуров федерациядә "күпләрнең урысларны яратмый башлавын" фаразлады. "Бездән аерылырга телиләр", диде режиссер Кавказдагы әңгәмәдәшләренең фикерләренә сылтама белән. "Әйдәгез, башка безнең белән бер дәүләттә яшәргә теләмәүчеләрнең бөтенесен җибәрик", диде ул.
Шулай ук Сокуров илдә куәт оешмаларын"сәясәтләштерү" турында искә алды, актив гражданлык карашлары өчен яшьләрне эзәрлекләргә кирәкмәвен, "актив көчле оппозиция"нең кирәк булуын һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларны эзәрлекләүне туктатырга кирәклеген әйтте.
Режиссёр үз-үзен үтергән журналист Ирина Славина, хокук яклаучылар фикеренчә, "уйлап чыгарылган гаепләүләр" белән төрмәдә утырган тарихчы Юрий Дмитриев һәм тикшерү астында булган сәясәтче Максим Резник турында Путинның исенә төшерде.
Шулай ук мәгълүмат чараларын һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларны "ят агентлар" дип танып, дискриминацияләүләре, илдән яшьләр китүе турында әйтте һәм президентны бу хәлләр майтарылган илдә нәрсәнең дөрес булмавы турында уйланырга чакырды. "Безгә яңа Русия белән шөгыльләнергә вакыт", дип йомгаклады Сокуров.
Путин бу чыгышка сизелерлек дәрәҗәдә канәгатьсезлек белән җавап бирде. "Гафу сорарлык җирлек бар, чөнки бу сезнең чыгыш түгел, ә манифест, куркулар җыелмасы", диде ул. Путин сүзләренчә, Русиядә сепаратизмны беркемнең дә, шул исәптән Чечня халкының да теләмәвенә Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүләр дәлил булды.
"Урыс халкы Русия Федерациясенең таркалуын теләрме? Сез безне Московиягә әйләндерергә телисезме? НАТОда шулай эшләргә телиләр", диде Путин.
"Безнең бөтен илдә ике мең территориаль дәгъва бар", диде Путин, бу проблемнарны халык алдына чыгарып фикер алышырга кирәклеген белдереп. Ул Сокуровны милләтара мөнәсәбәтләр темасын күтәрүе өчен тәнкыйтьләде. "Бу хәтта сезгә дә рөхсәт ителми. Бу – куркыныч уенчыклар", диде президент. Шулай ук ул Беларусның Русия тәэминаты астында булуын кире какты. "Халык алдында болай дип әйтү ярамый", диде Путин, "партнёрларга хөрмәттән башка" бернигә ирешеп булмаячагын искәртеп.
"Кайбер әйберләр хакында турыдан-туры әйтү яхшы, ә кайберләре турында эндәшми калу яхшырак" дип белдерде Путин.
Александр Сокуров - совет һәм русия кинорежиссеры, Русия халык артисты, күп төрле халыкара бүләкләр иясе. Вакыт-вакыт ул шулай ук илдә барган сәяси вакыйгаларга үз фикерен белдереп килә.
2014 елның мартында Сокуров украиннарга каршы хәрби көч куллану Русиянең үзенә начар нәтиҗәләргә китерәчәк дип белдерү белән чыкты. Ул шулай ук русияләрне укрианнарның үз дәүләтләре белән яшәргә теләүләрен хөрмәт итәргә чакырды.
2017 елда "Ника" кинопремиясе алган вакытта ул президенттан Русиядә террорчылыкта гаепләнгән украин режиссеры Олег Сенцовның язмышын хәл итүне көтәм, дип чыгыш ясады. Моннан тыш, Сокуров 2017 елның 26 мартта протестка чыккан яшьләр белән диалог булмауны хата дип атады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!