Русия Президенты Владимир Путин Русия иминлегенең "юридик яктан теркәлгән гарантияләрен" булдыру өчен "кичектергесез" һәм "тоткарлыксыз" рәвештә халыкара сөйләшүләр башларга кирәклеге турында белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган хәбәрләрендә әйтелгән, сүз 14 декабрьдә Путинның ике чит ил лидеры белән уздырган телефон сөйләшүләре турында бара.
Башта Путин НАТОга кермәүче Финляндиянең президенты Саули Ниинистё белән, соңнан Франция президенты Эммануэл Макрон белән сөйләшкән.
Сөйләшүләрнең эчтәлеге турындагы мәгълүматта Путинның көнбатыш гарантияләрен бирү турындагы катгый өндәүләренә әңгәмәдәшләренең җаваплары юк.
Кремль сайтында әйтелгәнчә, Путин бу гарантияләр "НАТОның Көнчыгышка таба теләсә нинди хәрәкәтенә һәм Русия иминлегенә янаучы коралларны чиктәш дәүләтләргә, беренче чиратта Украинага урнаштыруына юл куймаска тиеш", дип саный.
Мәскәүнең мондый гарантияләр таләп итүе турында алданрак Путин үзе дә халык алдында белдергән иде. Русия таләпләре язылган документ Русиянең тышкы эшләр министрлыгы сайтында да чыкты. Бу таләпләр Украина белән чикләрдә Русия кораллы көчләре төркеменең артуы фонында барлыкка килде, Киевта һәм Көнбатышта әлеге хәл куркыныч тудыра дип саныйлар.
АКШ һәм аның беректәшләре Мәскәүне киеренкелекне туктатырга өндәде һәм масштаблы рәвештә Украинага басып кергән очракта, Русияне җитди нәтиҗәләр көтә дип белдерде.
Шул ук вакытта АКШ диалогка әзер булуын җиткерде. НАТО беректәшләре Путин таләп иткән гарантияләр турында фикер алышу мөмкинлеген турыдан-туры кире какмады, әмма НАТОның баш секретаре һәм Көнбатышның башка югары дәрәҗәле вәкилләре соңгы вакытта берничә мәртәбә Русиянең Төньяк Атлантика берлеген киңәйтү турындагы мәсьәләгә вето салу хокукы булмавын кабатлады.
15 декабрьдә Мәскәүгә АКШ дәүләт секретаренең урынбасары Карен Данфилд киләчәк. Сишәмбе көнне ул Киевта сөйләшүләр уздырган иде. Дәүләт секретаре Энтони Блинкен сүзләренчә, Мәскәүдә аның урынбасары АКШ һәм Русия президентларының 7 декабрьдә видеоконференция барышында башлаган фикер алышуларын дәвам итәчәк.
"Аерым алганда ул Русиянең Мински килешүләрендәге бурычларын үтәүгә җитди карыймы икәнен ачыклаячак".
Мински килешүе Украинаның көнчыгышындагы низагны җайга салу турында. Низаг 2014 елда Русия тарафыннан Кырым аннексияләнгәннән соң һәм Донецки, Луһански өлкәләре җирләренең бер өлеше Русия хуплый торган сепаратистлар күзәтүенә күчкәннән соң башланды.
Хәрби хәрәкәтләр кимесә дә, ызгыш зонасында атышлар һәр көн диярлек булып тора. Украина һәм Көнбатыш илләре җаваплылыкны Русиягә йөкли. Мәскәүдә моны Украина эчендә килеп чыккан ызгыш дип атыйлар һәм Киев хакимиятләрен сепаратистлар белән килешергә теләмәүдә гаеплиләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!