Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры каршында Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә оештырылган опера лабораториясе эшли башлый. Беренче лаборатория төрки халыкларның борынгы хатын-кыз алиһәсе хөрмәтенә "Умай" дип аталачак.
Лаборатория эшенең нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска (бер актлы) опера иҗат ителер дип көтелә. Лабораториядә татар хатын-кызы һәм мәгариф, хатын-кызның үз-үзен кулга алуы, хатын-кыз һәм татар язуы реформалары, тарихи травмаларны җиңү ысулы буларак, утопияне конструкцияләү темалары күтәреләчәк.
Лабораториядә катнашу өчен хатын-кыз композиторлар, рәссамнар һәм либретто авторларыннан гаризалар кабул ителә.
Тинчурин театрының әдәби бүлеге җитәкчесе, лабораториянең кураторы Энҗе Дусаева Азатлыкка сөйләгәнчә, бу остаханә "Зөләйха күзләрен ача" сериалына җавап булып тора. "Бер ел элек мин "Татар хатын-кызы дөньясы" дип аталган проект башладым. Бу безнең "Зөләйха күзләрен ача" сериалына җавабыбыз иде. Мин бу проект аша Казан шәһәренә хатын-кыз исемнәрен кайтарырга теләдем. Татар мәдәниятендә хатын-кызның роле бик зур, шул ук вакытта без бу турыда белмибез диярлек. Ә бит татарларда мәдәни кодлар ана аша тапшырыла – бездә "ана сөте белән", "ана теле" дип әйтәләр. Һәм без лаборатория өчен тема сайлаганда, башка берничә тема арасыннан, хатын-кыз темасын алдык, Туфан (Туфан Имаметдинов - Тинчурин театры режиссеры) да моны хуплады", ди ул.
Бу темаларны хатын-кызлар үзләре ачып бирергә тиеш, дип саный оештыручылар. Шуңа да лабораториядә хатын-кызлар гына катнаша ала. "Без гендер тигезлеген яклыйбыз, һәм хатын-кызга үзен күрсәтергә, әйтергә теләгәнен әйтергә мөмкинлек бирергә телибез. Хәзерге вакытта бит хатын-кыз турында күбрәк ирләр сөйли – аның ни турында уйлаганын, ниләр хис иткәнен. Ягъни, хатын-кыз дөньясының серләрен ирләр ачып күрсәтергә омтыла. Иң танылган психологлар да ирләр, мәсәлән. Ә без хатын-кызның ниләр хис иткәнен хатын-кызның үзе аша күрсәтергә телибез, ул үз хисләре турында үзе сөйләсен", ди Энҗе Дусаева.
Премьералар Тинчурин театры сәхнәсендә апрельнең икенче яртысында күрсәтелер дип планлаштырыла.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!