Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланды. Бу нәрсәне аңлата?


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

КФУ ректорының кара сакалы күптәннән сузылса да, куәт структурларының моңа кадәр аңа сораулары булмады. Гафуровның исеме шау-шулы җинаять эшләре белән янәшә яңгырады, әмма ул тыныч кына эшләде. Бу вакыйга Татарстанга "тик утыр" дип сабак укытумы, иҗтимагый фикер мәйданын чистартумы?

Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров тоткарланып, Мәскәүгә сорау алуга китерелде. Тоткарлау сәбәпләре соңыннан әйтелде - аның 90нчы елларда яллап үтерү эше җинаяте тикшерелә. Татарстанда бу көтелмәгән вакыйга булды, ул моның артында ниләр тора дигән сорауга, Гафуровның элеккеге гамәлләрен искә төшерүгә этәрде.

Әйтергә кирәк, бүген Казан гына түгел, Самар, Краснодар университетларында да ректорлар тоткарланды. Чәршәмбе ректорларны тоткарлау көне булды.

Илшат Гафуровны ФСБ хезмәткәрләре 21 декабрь "УНИКС" концертлар залыннан "Ел студенты" премиясе тантанасыннан чыкканда тоткарланган. Аның кабинеты, өендә тентү узган, төнлә махсус очкычта аны Мәскәүгә алып киткәннәр. Тоткарлау турында бүген иртән генә билгеле булды. КФУ матбугат хезмәте дә аңлатма бирми.

Илшат Гафуров озак еллар дәвамында Алабуга мэры булып эшләде. 2010 елда кинәт кенә КФУ ректоры итеп билгеләнде. Аның артында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тора дигән сүзләр күп йөрде. 2012 елда "Новая газета"да күләмле мәкалә дөнья күрде. Анда Гафуровның Алабугада эш иткән 29нчы комлекс бандитлары белән элемтәдә булуы, 1999 елда Алабуга шәһәр думасы депутаты, эшмәкәр Айдар Исрафиловның атып үтерелүендә катнашы булуы турында языла.

Мәкалә авторы журналист Ирек Мортазин аны инде тугыз ел элек тоткарларга тиешләр иде дип әйтә.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

— Мин 2012 елда басылган мәкаләдә барысын да яздым. Иң гаҗәбе – аны бүген генә тоткарлаулары. Аны инде тугыз ел элек үк ябып куеп була иде. Ул вакытта бөтен кирәкле кешеләрнең аңлатмалары бар иде.

Гафуровны тоткарлауга әзерлек сер итеп сакланган. Казанда берничә кеше генә белгән. ФСБ идарәсеннән. Хохорин (Артем Хохорин, Татарстанның Эчке эшләр министры – ред.) командасы да белмәгән. Тиз генә тоткарлаганнар, очкычка утыртканнар да Мәскәүгә озатканнар.

Бу Татарстан элитасына "тик кенә утырыгыз" дигән ишарә

Бу тагын барлык Татарстан элитасына "тик кенә утырыгыз" дигән ишарә. Кирәк икән һәркайсыгызга каршы нәрсәдер таба алабыз дигән сүз. Тоткарлу Татарстанда президент атамасын юк итү канунын имзалау белән бер вакытка туры килде. Хәзер Русиядә бер генә президент, калганнар "ялган президентлар" булып чыга. Президент исемен саклап калабыз дип тыпырчына башласагыз, ни булачагын күрерсез дигәнне аңлата.

Гафуров төрмәдә озак утырмас, аны җибәрерләр. Ул кылган дип шикләнелгән җинаятьләрнең вакыты инде чыкты, чөнки авыр җинаятьләрне ачуга 15 ел бирелә, ә бу үтерү хәлләре инде 90нчы еллар башында булды, димәк 20 ел узган дигән сүз. Моңа өстәп мөгаен ниндидер яңа фактлар тапканнардыр - бу КФУның бюджет акчасын үзләштерү белән бәйле була ала. КФУ – ул монстр. Бөтен Казан вузларын үз итәге астына җыйды.

Әле бит Гафуров бөтен җаны-тәне белән системага хезмәт иткән кеше. Кулга алу бу хәлне болай калдыру һич мөмкин түгел дигәнне аңлата. Бу шул ук Метшин, Сәфәров, район башлыкларына сигнал, – ди Мортазин.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Илшат Гафуровның кырын эшләре билгеле булса да, аны өскә күтәрүләре гаҗәп хәл иде һәм аның бүген генә тоткарлануы, аңа сораулар бирелүендә зур сәясәтчеләрнең эш итүе сизелә дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Гафуровны бандит буларак искә алу һәрвакыт булды. Алабугада мэр булганда 90нчы елларда чәчләр үрә торырлык хәлләр булды. Ул чордан үсеп чыккан түрәләр, җитәкчеләр барысы да канга буялмаган булса да, барыбер күбесе коррупциягә, урланган акчаларга бәйле, — ди Айсин, — Кешеләргә тәккәбберлек белән өстен карау, зыялылыкның, интеллектның булмавы йөзенә чыккан, кешеләр белән урамча сөйләшү гадәте булган Гафуровның илдә иң абруйлы университетка ректор булып билгеләнүе дә гаҗәп иде. Бик сәер карар булды ул. Мин университетта аны Мәгъзүм Сәләхов җитәкләгән вакытта эшләдем. Ул - абруйлы шәхес һәм фән кешесе. Университетта иреклек рухы бар иде. Ә Гафуров белән болар барысы да юкка чыкты.

Мондый кеше университетка ничек килеп утыра алды?

Мин кешенең тоткарлануына куанмыйм. Бүген теләсә кемне, теләсә кайсы вакытта кулга алырга мөмкиннәр. Минем төп сорау – мондый кеше гомумән ничек университетка килеп утыра алды? Ул бит башка дөнья кешесе.

Чаллыда укытучы булып эшләгән, активист Раушан Вәлиуллин 2012 елда Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда катнашты. Апас районыннан шулай ук КФУ ректоры Илшат Гафуров та сайланды. Раушан ул вакытта Алабуга педагогия институтының археология үзәгендә эшләде. Гафуровның төп оппоненты аның кулы астында эшләүче укытучы, оппозиция вәкиле Вәлиуллин булуы Гафуров такымына көтелмәгән вакыйга булды. Вәлиуллин Гафуровның тоткарлануы Татарстанга бер "сәлам" булып күренә дип саный.

Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

— Алар сайлауны бик тыныч кына уздырасы иде, әмма мин килеп чыктым. Мин ул вакытта кешеләр белән күп очраштым, аның 90нчы еллардагы кырын эшләрен сөйләдем, бу яңалык түгел иде, "Новая газета"да барысы да язылды, шуны кешеләргә тараткан идем, — дип искә төршерә Вәлилуллин. — Гафуров үчле кеше, аннан соң мине эштән кудылар. Мин башканы көтмәдем дә. Иң ачу китергәне - аның 90нчы еллардагы гамәлләре билгеле иде, ФСБ да, Тикшерү комитеты да белә. Әмма барыбер югары урыннарга үрмәләттеләр. Компромат булган кешене генә шулай үсендерәләр. Ни өчен ул вакытта ук аны эшеннән алмаганнарын аңламыйм.

Ни өчен ул вакытта ук аны эшеннән алмаганнарын аңламыйм

Гафуров – Путинның солдаты, ул аның ышанычлы шәхесе булды. Эштә барысы да аннан куркалар иде. Дәшмиләр, башларын иеп йөриләр иде, чөнки аның артында Путин тора диләр иде. Гафуров – Шәймиев кешесе, Миңнеханов та аны яклый. Минемчә, бу – Татарстанга Мәскәүнең бер сабагы. Татарстанны урынына утырту бу. Систем беркемне дә аямый ул, кирәк булса, йота, ди Вәлиуллин.

Гафуров яңартылган КДУга 2010 елда килде. КФУ Казан дәүләт икътисад, Татар дәүләт һуманитар педагогия, Алабуга дәүләт педагогия инситутларын үз эченә йотты. Гасырлар, дистәләгән еллар дәвамында сакланган традицияләр юкка чыга башлады. Зыялылар аның исеме булса да сакланып калуыy сорады, әмма КДУ КФУга әйләнде.

Татар җәмәгатьчелегенең Гафуровка булган төп үпкәсе – эреләндерү нәтиҗәсендә университетта татарлык бетте. Бу дәгъвалар КДУны КФУга әйләндерергә ризалык биргән Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевка да юнәлдерелде. Федераль университетта Татар филологиясе һәм татар тарихы дигән факультет юкка чыгарылды. Күп сораулар туса да, университеттагы укытучылар моны йотты. Бары тик Татар факультеты укытучысы Радик Сабиров үзенең студентлары белән, һәм дә Дөнья татар яшьләре форумы протест пикетларына чыкты. Тулы факультет бетерлеп аның урынына татаристика, татарны өйрәнү кебек үзәкләр барлыкка килде, аларның атамалары үзгәртелеп торды, әмма алар бары тик бүлек буларак кына эш итә.

Журналистика факультетында аерым татар журналистика кафедрасы да юкка чыгарылды. Бу да озак еллар буена милли кадрларны әзерләү процессына балта чабу булды. Төрле төбәктән студентларның килүе миллилекне юкка чыгарды дип санаучылар бар.

Берничә ел элек милли кадрларны әзерләү проблемы калкып чыкты. Бу укытучыларга, журналистларга кагылды. Мәсьәлә максатчан укыту програм белән хәл ителә. Гап-гади схема: төрле юнәлешләргә берничә санаулы урынга студентлар алына, алар өчен КФУга Татарстан бюджетыннан акча бүленә. Ягъни республика үз җирендә Мәскәүгә акча түләп татар белгечләрен әзерләүгә калды.

Казан университетында Шәрыкне өйрәнү юнәлеше көчлеләрдән саналды, әмма бу өлкә дә янды. Башта белгечләрне туплау, читтән галимнәрне чакыртып эшләү дә каралган иде, әмма галимнәргә төрле каршылыклар тудырып, аларны контрольдә тоту, финансларын кисү нәтиҗәсендә бу юнәлеш университетта көчен туплый алмады, белгечләр таралды.

Аның каравы КФУда Конфуций исемендәге кытай телен өйрәнү үзәге көчле булып санала, ә менә Юныс Әмрә исемендәге төрек телен өйрәнү үзәге аякка баса алмады. Ректорның аның өчен борчылуы, мөмкинлекләрен файдаланып ачарга теләге күренмәде.

Университетта вертикаль булдыру, төрле эре институтлар булдыру мененджемент ягыннан эш итү уңай дип белдерүчеләр дә бар. Бу рәвешле эшләү уңай нәтиҗәләргә китерә дигән фикерләр әйтелде.

Гафуров шулай ук фән белән түгел, күбрәк акча эшләү белән мәшгуль дип тәнкыйтьләнде. Лобачевский китапханәсе бинасын Сбербанкка арендага бирү өчен аны камчыладылар.

Моннан тыш гомер-гомергә иреклекне хуплаган уку йорты, төрле фикер ияләрен азатлык рухында тәрбияләгән университетта башка режим тәрбибе урнаштырылды. Фикер әйтергә курыкмаган укытучылардан арынылды. Укутучылар, хезмәткәрләр университет кодексына буйсынырга тиешлегенә риза булып, бер еллык килешүләргә имза куюга әверелде. Ирекле фикер йөртүчеләр белән сүз кыска тотылды - икенче елга килешү озайтылмый. Шул рәвешле социология фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Ясәвиев университеттан алынды. Җитәкчелеккә аның ирекле фикер йөртүе, тәнкыйть итүе ошамады. Студентларның да пикет, митингларга да чыгуы күзәтелми, социаль челтәрләрдә үзгә фикер әйтүләр дә күзәтелә.

КФУ Идел буенда иң зур университет булып санала. Биредә 70 меңнән артык студуент белем ала. Университет эре булып саналса да, 11 ел эчендә ул абруйлы уку йортларлы исемлегенә керә алмады. Көчле абитуриентлар КФУ урынына Мәскәү, Петербур һәм чит ил университетларына керергә тырыша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG