Быел Болгарда исламның рәсми кабул ителүенең 1100 еллык юбилее. Аңа әзерлек узган ел ук башланды. Бу дата Татарстанга гына кагылмый, Русия масштабындагы дата дип аның оештыручылары итеп федераль түрәләр билгеләнде, шул рәвешле юбилейның дәрәҗәсе дә күтәрелде. Оештыру комитеты җитәкчесе – Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Республиканың оештыру комитетын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Ислам кабул ителүенең 1100 еллыгы турында сөйләшүләр күптән барса да, аның оештыру комитетының зур утырышы 12 гыйнварда Казанда булды. Төп чаралар яз-җәй узачак. Әмма аңа кадәр дә төрле җирлектә чаралар каралган. Мәсәлән, Мәскәүдә 13-14 гыйнварда Русия мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ике көнлек зур фәнни-гамәли конференция, панель сессияләр узачак. Һәр төбәк Русия мөселманнары өчен мөһим булган датаны ничек, кайда уздырганын алдан билгели кебек һәм ул оештыру комитетына буйсынырга тиеш. Әмма бу очракта Татарстан белән Мәскәү арасында бераз булса да үзара тартышу бар. Әйдәп баручылар кем – Татарстан Диния нәзарәтеме, әллә Русия Мөфтиләр шурасымы? Тышка чыгармасалар да мондый көндәшлек бар. Шуңамы Казандагы утырышка Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин килмәгән булып чыкты. Аның сәламен урыбасары Дамир Мөхетдинов җиткерде. Төньяк Кавказ координацион шурасын җитәкләүче Исмаил Бердыев та очрашуда күренмәде. Моны татарлар белән Кавказ халыклары арасында исламны кемнәр беренче кабул итте, бүген ислам үзәге кайда дигән тарткалашуның бер мисалы дип кабул итәргә кирәктер.
Дини лидерлардан утырышта Русиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, Кырым һәм Акъяр мөфтие Эмирали Аблаев, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов, Ханты-Манси мөфтие Таһир Саматов бар иде. Җыенны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Шулай ук Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә бар иде. Кунак буларак Мәскәүдән Русия президенты аппаратының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин килгән иде.
Мәскәү түрәләре булуына карамастан утырыш ике телдә барды. Алдан әзерләнгән чыгышлар махсус ике телдә язылган. Рөстәм Миңнеханов та мөфтиләргә татарча сөйләде.
1100 еллык бәйрәмен билгеләп узу өчен федераль проект расланган. Ул 71 пункттан тора. Монда Татарстан гына түгел, Русия буйлап кайда, ниләр башкарылачагы төгәл билгеләнгән. Кайберләре белән Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев таныштырды.
- Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу. (Урыны әлегә билгеле түгел. Утырышта да аңа басым ясалмады – ред.)
- Уфадагы Русия ислам университетының яңа комплексын ачу.
- Түбән Новгородта тарихи Ярминкә мәчетенә нигез ташын салу.
- Сембердә Болгар чорына караган тарихи-мәдәни комплексны ачу.
- Казандагы тарихи "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә төзекләндерү эшен тәмамлау.
- Болгарда транспорт һәм инфраструктура мәсьәләсен хәл итү.
- Русия халыкларының милли әдәбият фестивален үткәрү.
- Болгар чорына караган язма ядкәрләрне барлап китап итеп бастыру һәм тәкъдим итү.
- Инкыйлабка кадәрге татар дин галимнәре хезмәтләрен бастыру.
1100 еллыкны быел 21 майда Изге Болгар җыены һәм Татар дин әһелләре җыены белән билгеләп узарга җыеналар. Анда чит ил кунаклары да чакырулы. Бәйрәм елында лекцияләр, конференцияләр, төрле аланнар, форумнар уздыру, басма һәм сувенирлар эшләү күздә тотыла.
— Изге Болгар шәһәрендә 922 елда булган бу данлыклы вакыйга ислам дөньясының чикләрен киң җәелдерә. Идел Болгарстанының дипломатик танылуына китерә. Бүгенге татарларның һәм Русия мөселман өммәтенең үсеш юлларын билгели —, диде Шәйхразиев.
Русия Үзәк Диния нәзарәте Тәлгать Таҗетдин Башкортстанда нинди чаралар узачагына басым ясамады, ул күбрәк сәясәт турында сөйләде, Казакъстандагы чуалышларга киная ясады. Чуалышларның сәбәбе дип радикализмны атады.
— Ел башында бик күп сюрпризлар булды. Без Казакъстанда булган вакыйгаларны борчылып карадык. Анда ислам факторы турында да ишеттек. Без моны элегрәк тә сизә идек. Чуалышларның сәбәпләре күп, әмма иң мөһимнәренең берсе – радикализм, — дип ул Казакъстан вакыйгаларының Русиядә дә кабатлану мөмкинлегенә ишарә ясады. — Армиядә мулла да, батюшка да бар. Тоткыннар белән дә бергә эшлибез. Ә нишләп эшләмәскә? Без кинәт кенә Казакъстандагы кебек хәлләрнең килеп чыгуын теләмибез. Ниндидер юк-бардан килеп чыкты. Икенчел, өченчел мәсьәләне зур хәвеф итеп күрсәтәләр. Безнең бабаларыбыз алтын урталык тапкан.
Таҗетдин үз чыгышында радикаль агымнар, мәктәпләрдә дин дәресләре бирүгә зур игътибар бирде.
— Ваһһабилар, радикаллар Болгарда хаҗ була алмый дип әйтә иде. Пәйгамбәребез әйткән: Хаҗдан соң, берәр кайда берничә кеше җыелса һәм алар өч кешедән артса, бу инде хаҗ, диалог була. Узган елдан бирле Русия думасында, Федерация шурасында мәктәпләрдә әхлак курсларын кертү мәсьәләсе күтәрелә. Ул 1-11нче сыйныфларда, югары уку йортларында булырга тиеш, — диде Таҗетдин.
Әйтергә кирәк, ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы 1989 елда ук Болгарда Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә бәйрәм ителгән иде. Ул вакытта юбилей датасын һиҗри календарь белән санап билгеләгәннәр иде. Ә хәзерге 1100 еллыкны Милади календарь нигезендә бәйрәм итәләр. Әлеге вакыйгаларны Таҗетдин искә алды. Бу уңайдан, Уфада Русия ислам университеты өчен төзелгән яңа бина инде әзер булуын әйтте ул.
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Русиядәге мөселманнар барлык социаль катламнарда актив эш алып бара, Русия мөселманнары дәүләтне төзүдә, ныгытуда, аны яклауда православ һәм башка дин кешеләре белән бергә көчен куя дип сөйләде. "Урта гасырлардан башлап Ватан сугышына кадәр, Чечня, Кырымда тәртип урнаштыруда, Сүрия, Көньяк Осетия, Таулы Карабах, Казакъстанда тынычлык булдыруда мөселманнар да актив катнашты", диде ул. Хәзрәт бәйрәм тантанасы Татарстан чикләреннән чыгарга тиеш дип билгеләде.
— Болгар, Биләр, Җүкәтау кебек шәһәрчекләр, Болгар цивилизациясенә караган ядкәрләр барысы да Татарстанда урнашкан, әмма ислам диненең 1100 еллыгын федераль дәрәҗәдә зурлап уздырырга кирәклеген күз уңында тотарга кирәк. Борынгы Болгар җирендә яшәүчеләрнең дәвамчылары бөтен Русия буйлап яши. Русия Мөфтиләр шурасы Сахалиннан алып Калининградка кадәр дини, рухи, мәдәни, социаль юнәлештәге чараларны уздырырга әзер. Монда Мәскәүнең тарихи Татар мәчетен реставрацияләү, Мәскәү ислам институтын төзекләндерү эшләреннән соң ачу, "Русия федерациясендә ислам" энциклопедик сүзлеген бастыру, Түбән Новгородта Ярминкә мәчетенә нигез салу кебек чаралар һәм башкалар керә, — диде Мөхетдинов.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә тарихи мәчетне төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде.
"Мәскәүдә татар мәчетен реконструкцияләү мөһим. Бу – зур вакыйга. Без Марат Хөснуллин белән бу турыда сөйләшкән идек. Аңлау, ярдәм бар. Бу – бөтен мөселманнар бәйрәме. Бәйрәмне дәүләт башлыгы хуплады, федераль дәрәҗәдәге зур бәйрәм. Без Русиягә ислам дөньясының ихтирам белән каравын күрәбез. Алар хакимиятнең исламга нинди мөнәсәбәттә булуын күрә. Бу Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә", диде ул.
Мәскәүдә татар мәчетен реконструкцияләү мөһим. Бу – зур вакыйга
Әйтергә кирәк, Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең быелга эш планы зурдан. Мәсәлән, Касыймда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылачак. Энциклопедик сүзлектән тыш, Ризаэтдин Фәхретдин белән Муса Бигиевның берничә китабын бастырырга җыеналар һәм берничә шәһәрдә мәчет ачылачак. Моны Русия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. Әмма кайсы шәһәрләрдә – анысына төгәллек кертелмәде. Бары тик әлегә Мәскәү, Омски, Сарытау өлкәләре белән Пермь крае, Мари Илендә ачылышлар булачагын ачыклады Азатлык. Шулай ук күп кенә төбәкләрдә мәдрәсә, мәчет каршында административ бина, ислам мәдәни үзәкләре шикелле биналар да быел сафка басарга тиеш дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
"Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына Татарстан Диния нәзарәте да зурлап әзерлек алып бара. Инде гыйнвар башында ук Болгарда Русия мөселманнары җыены булды, алга таба мөселман яшьләрен дә оештыру карала", дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Татарча онлайн мәдрәсә ачу эше дәвам итәчәк, Татарстан Диния нәзарәте ислам нигезләрен өйрәнә торган махсус кушымта барлыкка китергән, моннан тыш юбилейга багышлап Казан басмасы шрифты белән яңа Коръән китабы нәшер ителәчәк.
Татарстан Диния нәзарәтенең иң зур һәм күркәм эшләрнең берсе – "Ибн Фадлан" дип исемләнгән документаль-нәфис фильм чыгару. Фильм бер ел дәвамында Казан, Бохара, Әстерхан, Петербур, Әтнәдә төшерелде. Төшерү әле дәвам итә. Аны финанслау "Ислам мәдәнияте, фәне, мәгарифенә ярдәм фонды" һәм "Русия – ислам дөньясы" стратегик төркем бюджетларыннан бара. Татарстан казнасыннан акча тотылмаган. Бу хакта Азатлыкка "Хузур" нәшрият йорты мөдире Ришат Хәмидуллин әйтте. "Бюджеты зур түгел аның. Фильмны 21 майга өлгертергә тиешбез. Ул урыс телендә булачак, аннары татарчага да, башка телләргә дә тәрҗемә итеп булачак. Без аны "Хузур ТВ"да да күрсәтәчәкбез, республиканың башка каналларында да карап булачак", диде ул.
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин бәйрәмгә башкорт факторын кертергә, Башкортстанны онытмаска чакырды.
Бу фильм кысаларында Башкортстанны да кертергә була
"Ни өчендер без гариза бирергә өлгермәдек. Без, Башкортстан мөфтияте, гаризалар бирергә әзер булуыбызны әйтәбез. Менә Ибн Фадлан турында фильм төшерелә. Ибн Фадлан Болгарга барганда Башкортстан җирләрендә тукталган. Аның язмалары да бар. Ул анда башкорт даласында исламның алып барылуы турында әйтә. Бу фильм кысаларында Башкортстанны кертергә була", дип тәкъдим итте ул.
Рөстәм Миңнеханов хәзрәт тәкъдимен хуплады һәм каралачагын әйтте. Ришат Хәмидуллин да, вакыт аз калды, барысы да язылган, төгәл сценарий нигезендә бара, әмма бу мәсьәләне карарга вәгъдә итәбез", диде Азатлыкка.
Русиянең Азия өлеше мөселманнары мөфтие Нәфигулла Аширов Искер җыены, Тубыл мәчетен онытмаска чакырды.
"Андый биналарны кире мөселманнарга кайтару - саваплы эш. Бу эшкә без дә катнашырга әзер. Кайсындыр быел һәм аннары – теләк булса, әкренләп эшләргә була", дип җавап кайтарды Миңнеханов.
Нәфигулла Аширов Себер якларында мәчетләр, мөселманнар белән проблемнар булса да, утырышта аны телгә алмады. Бары тик юбилей чараларының гомум исемлегенә Искер җыенын да кертергә, аны ислам кабул ителүенең 1100 еллыгына багышлап уздырырга, шулай ук Томски, Тубыл кебек шәһәрләрдәге тарихи мәчетләрдә Татарстан белән берлектә фәнни-гамәли конференцияләр уздырырга тәкъдим итте.
Азатлык Нәфигулла Ашировтан быелгы чаралар Русиядәге мөселманнарга карата мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртә аламы дип кызыксынды. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә әле дә исламофобик караш яшәп килә, төрле шәһәрләрдә мәчетләр төзү кыенлыгы бар, дини китапларны тыю да киң таралган. Русиядәге мөселманнар килмешәк түгел, ислам биредә тарихи дин булуын кабул итәчәкме кешеләр, быелгы чаралар халыкның да, түрәләрнең дә менталитетын үзгәрү өчен этәргеч була аламы? Нәфигулла Аширов бу бер елда мөмкин түгел ди һәм татарларга дин, мәгариф ягыннан да активрак булырга кирәк дип саный.
Татарларга, мөселманнарга үзләренә актив булырга кирәк
— Дөрес, мәчетләрне салу мәсьәләсе юк түгел, әле монда, әле тегендә калкып чыга ул. Әмма урында хакимият белән дә, халык белән дә уртак тел таба белүчеләр максатларына ирешә. Бүген сәясәтче дә, дипломат та, менеджер да булырга туры килә. Мин проблемнар юк димим, бар алар, әмма низагны булдырганчы уртак фикергә килерлек юлларны эзләргә кирәк, — ди ул. — Себердә без хакимият белән берлектә эшлибез, тарихи мәчетләрне төзекләндерү эшләре өчен өлкә бюджетыннан да, фондлардан да акча бүленде. Татарларга, мөселманнарга үзләренә актив булырга кирәк. Иницитивалар күрсәтү мөһим, үз фикерләреңне ачык итеп белдерү дә мөһим. Бөтен өлкәдә дә мөселманнар прогрессив фикер йөртеп эш итсә, ачык булса, халыкның да карашы үзгәрер иде. Быелгы чаралар моңа этәргеч булыр дип ышанасы килә.
Нәфигулла Аширов Татарстан ислам үзәге әләмен беркемгә дә бирми, аны әйдәп баручы республика дип бәяли. Әмма бу елны форсат итеп, тарихта эз калдырган дин галимнәрен дөньяга ачуны киңрәк башкарырга кирәк дип саный ул. Баруди, Рәсүлев, Бигиевлар кебек дөньяга танылган галимнәр кебек Татарстанда яңа акыл ияләре үсеп чыгуга шартлар булырга тиеш диде ул Азатлыкка.
Очрашу ахырында сүзне Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев алды. Ул мөфти, мөселманнарны бәйрәмнән файдаланып калырга, мәчетләр төзергә чакырды.
— Бу вакыйгадан файдаланырга кирәк. Бер тотынгач, җыелгач, эшләргә кирәк. Безнең эш һәр урында барырга тиеш. Безнең өчен өлкәләрдә мәчетне кайда төзү мәсьәләсендә уртак тел таба алмау, йә мәчет белән чиркәүнең ничек яши алу мәсьәләсе булсынмы – мондый сорауны күтәрү дә оят булырга тиеш, —диде ул. — Бәйрәм Русиянең бөтен мөселманнарына кагылырга тиеш. Ул президент тарафыннан шулай уйланылган да. Бу бик мөһим. Кечкенә әйберләрдән дә начар нәтиҗәләр була ала. Аеруча, шушындый хисси төшенчәләр белән эш иткәндә. Ул әле куертылачак. Кечкенә һәм зур мәсьәлә юк. Русиянең бөтен мөселманнары бу эштә катнашырга тиеш.
Бу гомум күтәрелеш булырга тиеш
Инде мәсьәләләрне күтәрә башларга кирәк. Акча шундук булмый. Иң мөһиме – тегендә дә, монда да эшләнә. Бу гомум күтәрелеш булырга тиеш. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк.
Шәймиев Мәскәү кунагына мөрәҗәгать итеп: "Владимир Владимирович һәм аның тирәсе дә аңлыйдыр, монда бөтен җирдә дә эшләргә кирәк. Хәл ителмәгән мәсьәләне калдырмаска кирәк. Алар эштә булырга тиеш", диде Шәймиев.
Рөстәм Миңнеханов ахырдан Путинга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм традицион ислам турында сөйләде. "Владимир Путин ислам дөньясы белән эшләүгә зур игътибар бирә. Без нәтиҗәсен күрәбез. 1100 еллыгын билгеләп үтә алабыз һәм сигнал бирә алабыз. Русия традицион исламы белән аерылып тора. Безнең бурыч – бу традицияләрне саклау. Без дөньяда ниләр булуын күрәбез. Ислам исеме астында төрле деструктив көчләр исламга ят булган әйберләрне алга сөрергә тырыша. Шуңа да безнең бурыч – бабаларыбыздан килгән традицияләрне сакларга кирәк", диде Миңнеханов.
Бу вакытта залда утырган мөфтиләр бераз шаулашып та алдылар. Күрәсең, мондый фикер белән барысы да риза булмады.
* * *
Азатлык аерым мөфтиятләр нинди чаралар уздырачагын, түрәләр сүздә торамы, юкмы икәнен күзәтәчәк, бәйрәм чараларыннан махсус репортажлар ясаячак, Русиядә исламны кабул итү тарихы нинди булган һәм бүген мөселман халыкларга мөнәсәбәт нинди дигән темаларга материаллар әзерләячәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!