Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар берлеге Тукай бүләгенә тәкъдим итү өчен алты әдипне сайлаган


Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме (архив фотосы)
Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме (архив фотосы)

Язучылар берлеге тарафыннан бүләккә прозада – Марат Әмирханов, Фәүзия Бәйрәмова, Рәфкать Кәрами, шигърияттә Флёра Гыйззәтуллина, Ләбиб Лерон, Хәмит Латыйф тәкъдим ителгән.

19 гыйнвар Татарстан Язучылар берлеге остаханәләре Тукай премиясенә намзәтләр исемлеген караган. Идарәгә шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллина, Ләбиб Лерон, прозаиклар Марат Əмирханов, Рәфкать Кәрами, Фәүзия Бәйрәмова һәм шагыйрь-рәссам Хәмит Латыйф тәкъдим ителгән. Бу хакта Татарстан басмалары яза.

Идарә әгъзалары әлеге намзәтләр өчен яшерен тавыш бирәчәк.

Былтыр Тукай бүләге "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен – Факил Сафинга; "Гөргери кияүләре"ндә – Гөрпинә, "Миркәй һәм Айсылу"да – Айсылу, "Зәңгәр шәл"дә Мәрфуга һәм башка хатын-кыз образлары тудырган өчен актриса Дания Нуруллинага; "Нефть һәм заман", "Казан альбомы", "Татар әкиятләре дөньясы", "Казан серләре" графикасы һәм "Татар дөньясы" китабын бизәгән өчен Григорий Эйдиновка тапшырылган иде.

Тукай бүләге

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.

XS
SM
MD
LG