Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләр форумы быел зур җыен уздыруны сорый


2018 елгы җыенда
2018 елгы җыенда

Соңгы тапкыр татар яшьләре форумының җыены 2018 елда узган иде.

21 гыйнварда Дөнья татар яшьләре форумы Шурасы әгъзалары zoom-конференция аша шура утырышы уздырды. Чыгышлардан күренгәнчә, яшьләр форумның эшчәнлеге сүлпәнәя баруына борчыла. Алар шулай ук быел Дөнья татар яшьләре форумының җыенын уздыруны таләп итә. "Әйдә, ШаяРТ!" татар ШТКсы җитәкчесе, форум шурасы әгъзасы Рамил Әгъдиев әйтүенчә, кирәк булса, бу таләпне җаваплы түрәләргә җиткерер өчен яшьләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат та язарга әзер.

Соңгы тапкыр Дөнья татар яшьләре форумының зур җыены 2018 елда узган иде. 2020 елда җыен пандемия аркасында узмый калды, 2021 елда исә хөкүмәт бу эшкә акча бирмәде. Шул ук вакытта Дөнья татар конгрессы оештырган имамнар җыены, хатын-кызлар форумы, Милләт җыены һәм башка зур чаралар узды.

2021 елның август ахырында Казанда Дөнья татар яшьләре форумы активистлары гына җыелган иде. Бу кече форумда нибары 100 кеше генә катнашты. Алар да Казанга Милләт җыены кысаларында килгән иде. Чара зур белдерүләрсез, аз кеше катнашында гына узды. Оештыручылар аңлатуынча, төбәкләрдән лидерлар гына килгән, аларга укыту оештырылды. Аерым алганда, аларга тарих турында, төбәкләрдә татар бистәләрен өйрәнү, бистәләр тормышын җанландыру ысуллары, дәүләт грантларыннан файдалану юллары турында лекторийлар уздырылды. Форум шурасы булмады. Моңа кворум юк иде.

Форумның низамнамәсенә ярашлы, җыен ике елга бер уздырылырга тиеш. Моннан тыш, уставта форум рәисе ике елга бер сайлана дигән бүлек тә бар. Әмма, вакыты җитүгә карамастан, тулы форум узмады, шура утырышы булмады, рәисне сайлау оештырылмады. 2019 елда Тәбрис Яруллин вазифасыннан алынганнан соң чираттан тыш утырыш узган иде. 2020 елда пандемия сәбәпле күчерелгән зур форум исә 2021 елда булмый калды.

Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты.

Форумда бер-бер артлы рәисләр сайланды һәм бу ирекле форматта узды. Аның җитәкчелегендә Азат Ислаев (әлеге вакытта Владивосток шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли ), Илшат Сәетов (галим, кинорежиссер), Руслан Айсин (сәясәт белгече), Тәбрис Яруллин булды, бүгенге көндә аны Ленария Мөслимова җитәкли. Форум төрле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар белән чыгыш ясап тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG