Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар берлеге Тукай бүләгенә Флера Гыйззәтуллина һәм Ләбиб Леронны тәкъдим итте


Ләбиб Лерон Габдулла Тукай портреты янында
Ләбиб Лерон Габдулла Тукай портреты янында

Яшерен тавыш бирү юлы белән шушы ике язучы сайланган.

Татарстан Язучылар берлеге Тукай бүләгенә шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллина белән Ләбиб Леронны тәкъдим иткән. Бу хакта Татар-информ яза. Алар яшерен тавыш бирү юлы белән сигез намзәт арасыннан сайланган.

Берлек остаханәләренең берләштерелгән утырышында алты намзәт каралган иде. Идарәгә шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллина, Ләбиб Лерон, прозаиклар Марат Əмирханов, Рәфкать Кәрами, Фәүзия Бәйрәмова һәм шагыйрь-рәссам Хәмит Латыйф тәкъдим ителде.

Моннан тыш Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсеннән дә ике кеше тәкъдим ителгән.

Былтыр Тукай бүләге "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен – Факил Сафинга; "Гөргери кияүләре"ндә – Гөрпинә, "Миркәй һәм Айсылу"да – Айсылу, "Зәңгәр шәл"дә Мәрфуга һәм башка хатын-кыз образлары тудырган өчен актриса Дания Нуруллинага; "Нефть һәм заман", "Казан альбомы", "Татар әкиятләре дөньясы", "Казан серләре" графикасы һәм "Татар дөньясы" китабын бизәгән өчен Григорий Эйдиновка тапшырылган иде.

Тукай бүләге

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG