2021 елда Русиядә COVID-19 йоктырган 517 мең кеше үлгән. Бу хакта Росстат хәбәр итте . Шул исәптән, Татарстанда 10 433 кешенең гомере өзелүе аңлашыла.
Узган ел Татарстанда 10 433 кешенең үлемендә төп сәбәп коронавирус булган диелә. Үлемнәр саны Татарстанның коронавирус белән көрәш штабы китергән рәсми саннарыннан нык аерыла. Соңгы мәгълүматка күрә бөтен пандемия дәвамында республикада COVID-19дан 1 576 кеше үлгән.
Татарстанда иң күп үлемнәр саны октябрь (1870) һәм ноябрь (2720) айларына туры килә.
Декабрьдә үлгән 616 кеше коронавирус булган. Татартан штабы декабрь аенда көндәлек биреп барган мәгълүматка караганда, бу айда ковидтан үлүчеләрнең рәсми саны 176 булган
Росстат хәбәр иткәнчә, 2021 елда Русиядә 446 мең кешенең үлемендә төп сәбәп булып коронавирус торган. COVID-19 үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин дигән саннарны исәпләгәндә, гомере өзелгән кешеләрнең саны 517 мең кешегә җитә.
Бу саннар пандемиянең беренче елыннан 3,2 тапкырга күбрәк. 2020 елда 163 мең кешенең үлеме турында хәбәр иткәннәр иде. Русиядә коронавирус тарала башлаудан алып барлыгы 681 мең кешенең гомере өзелгән. Русиянең оператив штабы пандемия дәвамында коронавирус йоктырган 329 мең кеше үлүе турында хәбәр итте.
2021 елда Русиядә барлыгы 2,4 млн кеше үлгән. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк. Халыкның табигый кимүе 1,04 миллион булган.
2022 елның беренче гыйварына караганда Русиядә 145,478 миллион кеше яши. Моңа аннексияләнгән Кырым халкы да керә.
Русиядә берничә көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны күрсәткече иң югары дәрәҗәгә җитте. 28 гыйнварда 98 мең кешедә COVID-19 ачыкланган. Рәсмиләр 673 кешенең үлеме хакында хәбәр итте.
Бу атнада Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны 74,8 процентка артты. 28 гыйнварда республикада 412 очрак ачыкланган. Роспотребнадзор фикеренчә, Татарстанда авыручылар саны киләсе ике атнада артырга мөмкин.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!