Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туба халкының иҗтимагый оешмасы Русиядә "ят агент" дип тамгаланды


Русия юстиция министрлыгы
Русия юстиция министрлыгы

Туба халкы – Себернең иң борынгы төрки халыкларның берсе, халык саны 2 меңгә якын дип санала.

3 февраль кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агент" вазифасын башкаручы табышсыз оешмалар исемлегенә "Туба калык – Тубалары" төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасын керткән. Бу хакта реестрда билге барлыкка килгән, министрлык бу карарга фикер белдермәде.

"Туба калык – Тубалары" оешмасы Алтай республикасында яшәүче азсанлы туба халкы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Оешма Таулы Алтай шәһәрендә нигезләнә.

Туба халкы – Себернең иң борынгы төрки халыкларның берсе санала, бүгенге көндә алар Алтай республикасының төньягында яши. Халык саны 2 мең тирәсе санала. Бүгенге көндә күпчелеге православ динен тота. Русиядә азсанлы асаба халыклар исемлегенә кертелгән.

Оешманың Instagram-сәхифәсеннән күренгәнчә, оешма туган телне укыту һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә, милли үзаң үстерү чараларын оештыра. Моннан тыш оешма вәкилләренең "Брекчия" чыганагында алтын табуга каршы чыгуы, экологик мәсьәләләр күтәрү язмалары да бар.

Русиядә "ят агент" вазифасын башкаручы табышсыз оешмалар (НКО) исемлеге 2012 елдан бирле алып барыла. Бүгенге көндә юстиция министрлыгы сайтында әлеге статуслы 73 оешма бар. Исемлеккә "Мемориал" төбәк оешмалары, Transparency International, Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге һәм башка оешмалар керә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG