Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гензель һәм Гретель — бертуган Гриммнар


Сегодня у нас – известная немецкая сказка братьев Гримм "Гензель и Гретель" на татарском! Текст сокращён и адаптирован для изучающих язык, мы записали к нему аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Гензель һәм Гретель
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:22 0:00

Куе урман башында хәерче утын кисүче яшәгән. Аның хатыны, улы һәм кызы булган. Кызның исеме – Гретель, малайныкы – Гензель. Гаилә хәерче булган. Хәтта ипигә дә акчалары булмаган.

Бер көнне кызларның үги әнисе болай дигән:

– Иртән кызларга берәр кисәк ипи бирербез дә урманга кертербез. Ә үзебез эшкә китәрбез. Алар өйгә юлны таба алмаслар. Шулай итеп алардан котылырбыз.

– Юк, хатын, – дигән кызларның әтисе, – моны эшли алмыйм, йөрәгем таш түгел бит минем. Аларга кыргый хайваннар һөҗүм итәрләр.

– Юләр! – дип җавап биргән кызларның үги әнисе. – Дүртебез дә ачлыктан үләчәкбез. – Шулай итеп ул ирен үгетләгән.

Балалар аларның нәрсә сөйләшкәннәрен ишеткәннәр. Инде башка чаралары булмаган, өйдән үзләре китәргә булганнар.

Гензель сеңлесенә:

–Борчылма, мин нәрсә дә булса уйлап чыгарырмын, – дигән дә, ишегалдындагы ташларны кесәсенә тутырган һәм йокларга яткан.

Иртән бүлмәгә үги әниләре кергән:

– Торыгыз, ялкаулар! Урманга утынга барырга кирәк, – дип кычкырган. Аннан берешәр ипи кисәге биргән. – Бу сезгә төшке ашка ипи. Хәзер ашамагыз, бүтән бирмим.

Гретель, Гензель, әтиләре һәм үги әниләре урманга киткәннәр. Гензель һаман борылып артка карый икән.

Бертуктаусыз нәрсә карыйсың син? – дип сорый икән әтисе.

– Мин, әти, ак песигә карыйм. Ул түбәдә утыра һәм мескен күзләре белән миңа карый.

– Юкны сөйләмә, – дигән аңа үги әнисе, – мәче түгел ул, кояшта ак торба ялтырый.

Ә Гензель песине карамаган. Ул кесәсендәге ак ташларны юлга ташлап барган.

Менә алар урман эченә кергәннәр. Әтиләре чыбык-чабык җыярга кушкан һәм учак яккан.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
утын кисүче – дровосек
үги әнисе – мачеха
берәр кисәк ипи бирербез – дадим по кусочку хлеба
юлны таба алмаслар – не смогут найти дорогу
алардан котылырбыз – избавимся от них
кыргый хайваннар һөҗүм итәрләр – нападут дикие звери
ачлыктан үләчәкбез – умрём от голода
башка чаралары булмаган – не было другого выхода
ишегалдындагы ташларны кесәсенә тутырган – наполнил карманы камнями со двора
ялкаулар – лодыри
бертуктаусыз – непрерывно, постоянно
ялтырый – блестит
чыбык-чабык җыярга – собирать хворост
учак яккан – разжёг огонь

Эшне тәмамлаганнар. Үги әниләре:

– Хәзер учак янына ятыгыз да ял итегез. Ә без утынга барабыз,– дигән.

Гензель һәм Гретель балта тавышын гел ишеткәннәр. Әтиләре эшли дип уйлаганнар. Ә чынлыкта бу балта тавышы булмаган. Әтиләре агачка коры ботак элгән. Ул җилдә селкенгән һәм балта тавышы чыгарган. Балалар шул тавышны тыңлый-тыйңлый йокыга талган.

Уянганда урманда инде бик караңгы булган. Гретель елый башлаган.

– Инде өйгә ничек кайтырбыз? – дип борчылган ул.

– Курыкма, – дип юаткан аны Гензель, – ай калкыр, яктырыр, юлны табарбыз.

Тиздән ай калыккан. Балалар кулга-кул тотынышып, ташлар юлыннан киткәннәр. Ә ташлар тәңкәләр сыман ялтырыйлар икән. Төн буе барганнар балалар, таң атканда барып җиткәннәр һәм ишеккә шакыганнар. Ишекне үги әниләре ачкан.

– Аһ сез, әшәке балалар, шулай озак йоклап яттыгызмы? Без сезне өйгә кайтырга теләмисездер дип уйладык, – дип кыланган.

Балаларын күргәч, әтиләре бик сөенгән. Үзләрен генә урманда калдырырга теләмәгән иде ул. Әмма тиздән өйләренә тагын ачлык килде. Төннәрнең берсендә балалар үги әниләре иренә болай дигәнен ишеткәннәр:

– Тагын ашарга калмады. Болай без ачлыктан үләчәкбез. Балаларны тагын да ераграк кертергә кирәк.

Утын кисүче балаларын газапларга теләмәгән. Әмма хатыны белән бер тапкыр ризалашкач, хәзер каршы килә алмаган, ризалашкан.

Балалар тагын барысын ишеткәннәр. Гензель тагын ташлар җыярга теләгән. Тик үги әниләре ишекне бикләгән. Балаларга инде яңа хәйлә уйларга кирәк булган.

Иртән үги әниләре балаларны уяткан, берәр кисәк ипи биргән һәм урманга җибәргән.

Гензель юлда гел борылып нәрсәгәдер карый икән.

– Нәрсә карыйсың син? – дип сораган әтисе.

Зәңгәр күгәрченгә карыйм, – дигән малай.

Юкны сөйләмә! Күгәрчен түгел, түбәдәге торба ул,– дигән үги әнисе.

Ә Гензель юлга ипи валчыкларын ташлап барган.

Балаларны тагын йокларга яткырганнар, үзләре киткәннәр.

Төнлә балалар өйгә кайтырга юлны эзләгәннәр. Ә ипи валчыкларын кошлар чүпләгән икән. Төн буе барганнар балалар, кая барганнарын үзләре дә белмәгәннәр. Алар бик арганнар һәм агач төбендә йокларга ятканнар. Өч көн йөргәннәр алар урманда.

Өченче көнне балалар куакта матур ап-ак кошны күргәннәр. Ул канатларын җәйгән дә очып киткән. Балалар аның артыннан киткәннәр. Кош аларны бер йорт янына алып килгән. Йорт гади түгел икән. Ул ипидән эшләнгән, түбәсепрәннектән, ә тәрәзәләрешикәрдән.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тәмамлаганнар – закончили​
утынга барабыз идём по дрова
балта тавышын – звук топора
коры ботак элгән – повесил сухой сук
җилдә селкенгән – шевелился на ветру
юаткан – успокаивал
ай калкыр – луна поднимется
тәңкәләр сыман – словно чешуя
ишеккә шакыганнар – постучали в дверь
әшәке балалар – скверные дети
кыланган – притворился
газапларга теләмәгән – не хотел мучить
каршы килә алмаган – не смог противиться
зәңгәр күгәрченгә на сизого голубя
Юкны сөйләмә! – Не говори глупости!
ипи валчыкларын кошлар чүпләгән – крошки хлеба поклевали птицы
канатларын җәйгән – раскрыл крылья
түбәсепрәннектән, ә тәрәзәләрешикәрдән – крыша – из пряника, а окна – из сахара

– Менә хәзер рәхәтләнеп ашыйбыз. Мин түбәдән башлыйм. Ул бик тәмле булырга тиеш, – дигән Гензель, һәм балалар ашый башлаганнар.

Шулвакыт кемнеңдер тавышы ишетелгән:

– Кем анда минем тәрәзә төбендә йөри? Кем баллы йортымны кимерә?

– Җил кимерә, – дигәннәр балалар һәм ашауларын дәвам иткәннәр.

Кинәт ишек ачылган, аннан карт бер әби чыккан.

– Ничек эләктегез сез монда? – дип сораган ул. – Керегез, мин сезгә начарлык теләмим.

Икесен дә өйгә алып кергән. Сөт, коймак, алма, чикләвек биргән. Аннары йокларга яткырган.

Әмма әби ягымлы булып кыланган гына. Чынлыкта ул явыз убырлы икән. Балаларны баллы йорт белән кызыктыра да пешереп ашый икән.

Иртән карчык Гретельны уяткан һәм:

– Тизрәк тор, ялкау! Су алып кил, абыеңа берәрнәрсә пешер. Ашар алдыннан тазарсын.

Карчык көн саен Гензель янына килеп аның бармакларын карый икән. Шулай ул малайны тазарамы икән дип тикшергән. Ә малай аңа бармак урынына таяк суза икән. Карчыкның күзләре начар күргән, шуңа ул моны аңламаган. Шулай дүрт атна алдаган малай карчыкны.

Бер көнне убырлы түзмәгән.

– Тазамы, ябыкмы, инде барыбер. Бүтән чыдый алмыйм. Су кайнат, ашыйм малайны, – дигән ул Гретельгә һәм мичкә ягарга кушкан. Гретель мич янына килгәч, аны утка этәргә уйлаган карчык. Гретель моны аңлаган һәм хәйлә уйлап тапкан:

– Әби, минем бит мичкә кергәнем юк. Ничек керим анда? – дип сораган.

– Вәт аңгыра,– дигән карчык, – шундый зур авызлы мичкә керә алмыйсыңмы?

Карчык мичкә башын тыккан. Шулчак Гретель убырлыны эткән дә мич авызын каплаган.

Шулай Гретель Гензельны коткарган. Карчыкның өендә сандык тулы энҗеләр, алтыннар ята икән. Балалар кесәләрен тутырганнар да качканнар.

Ике сәгать барганнар балалар һәм зур күл янына чыкканнар. Икенче яр күренми икән. Инде күлне ничек кичәргә?

Каршыларына ак үрдәк йөзә икән. Алар үрдәктән ярдәм сораганнар. Үрдәк башта берсен, аннары икенчесен ярга чыгарган.

Шулай балалар өйләренә кайтканнар, әтиләре белән күрешкәннәр.

Балаларын адаштырганнан бирле әтиләре рәхәт күрмәгән, хатыны да үлгән икән. Инде балалары аны шатландырганнар. Әтиләренә тапкан байлыкларны биргәннәр. Шулай итеп, бу гаилә ачлыктан котылган. Барысы да бәхетле яши башлаганнар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тәрәзә төбендә йөри – ходит под окном​
кимерә – грызёт
коймак – блины
убырлы – ведьма
Ашар алдыннан тазарсын. – Пусть пожирнеет перед тем, как будет съеден
таяк суза – потягивает палку
чыдый алмыйм – не могу терпеть
утка этәргә – толкнуть в огонь
мич авызын каплаган – закрыл печь
коткарган – спас
энҗеләр – жемчуга
күл янына чыкканнар – вышли к озеру
ничек кичәргә – как перейти(?)
күрешкәннәр – встретились
шатландырганнар – обрадовали

*****

Как вам сказка, понравилась? Надеемся, что знакомый текст читался легко :) Вам также может понравится:

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Гензель һәм Гретель

Тест: Гензель һәм Гретель

Сынау

Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG