Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:31 15.4.2022

БМОның качаклар эше агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, 50 көн эчендә Украинадан биш миллионлап кеше күчеп киткән.

14 апрельдә БМО югары комиссарының качаклар эше идарәсе чыгарган яңа статистикага күрә, сугыш аркасында 4 736 471 украин илдән китәргә мәҗбүр булган.

Cугыштан качучыларның 90 проценты – хатын-кызлар һәм балалар, чөнки гаскәргә чакырылу яшендә булган ирләргә Украинадан китү тыелган.

Якынча 2,69 миллионы Польшага киткән. Икенче урында – Румыния, ул үзенә 716,7 мең качакны кабул итте.

08:44 15.4.2022

15 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсеры батуын таныды. Министрлык ул давылда баткан ди, Украина исә аңа ракет белән һөҗүм иткәнен белдерә.
  • Европа берлегенең яңа санкцияләр пакетында Русия нефте импортын тыю турында актив сөйләшүләр бара. NYT язуынча, ахыргы карар Франциядә президент сайлавының икенче турыннан соң кабул ителәчәк (24 апрель).
  • БМО мәгълүматына күрә, көн саен Украинага 30 мең кеше кайта. Бүгенге көндә илгә инде 870 меңләп украин качагы кайткан.
  • Джо Байден Украинага үзе килергә әзер булуын белдерде.
  • Псковта Русия армисен дискредитацияләү гаебе белән танылган опозиция сәясәтчесе Лев Шлосберг тоткарланган. Соңрак аңа беркетмә төзелгән, сәясәтче өйгә кайта алган. ​
22:59 14.4.2022

Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсерының батуын таныды

19:04 14.4.2022

Бер тапкыр кулланыла торган табак-савыт җитештерүче Huhtamaki ширкәте (Финляндия) Русиядә бизнесын туктата башлаган.

Аның заводлары Татарстанда (Алабуга ирекле икътисад зонасында), Мәскәү өлкәсендәге Ивантеевкада бар. Аларда барлыгы 700ләп кеше эшли. Соңгы елларда ширкәт экологик кәгазь савытлар җитештерүне үстерә иде, пластиктан баш тарткан иде.

16:46 14.4.2022

Сугыш татар матбугатына ничек тәэсир итә?

Сугыш Русиядә газет-журнал чыгару эшенә дә яңа кыенлыклар өстәде. Типография чыгымнары арта, буялар бетә, интернеттан фотосурәтләр алу кыенлаша, нәшрият програмнары эшләми башларга мөмкин.

Баш мөхәррирләр әйтүенчә, матбугатка язылу бәясе декабрь аенда ук билгеләнә. Шул чакта алар каталогка кертелә һәм анда мәгълүмат чарасының хакы куела. Типография яки почта бу айда бәяләрне арттырды дип кенә ул хакны үзгәртеп уйнап булмый. Шуңа редакцияләр көтелмәгән чыгымнарга дучар булачак.

Азатлык Казандагы татар газетлары мөхәррирләре һәм типография җитәкчеләре белән сөйләште. Язманы монда укып була.

16:31 14.4.2022

Русия тикшерү комитеты Украинаны Брянски өлкәсенә ут ачуда гаепләде

Комитет белдерүенә күрә, Украина хәрби көчләре ике боралакта Русия һава киңлегенә кергән һәм Брянски өлкәсенең Климово авылындагы торак йортларга кимендә 6 авиаһөҗүм ясаган.

Русия тикшерү комитеты җинаять эшен кузгатуы турында хәбәр итте.

Украина рәсмиләре әлегә бу хәбәрне шәрехләмәделәр. Элегрәк Украина бу көннәрдә Русиянең провокацияләр оештырырга мөмкин булуын белдергән иде.

15:29 14.4.2022

Украина һәм Русия дүртенче тапкыр әсирләр белән алышынган

Бу хакта Украина вице-премьеры Ирина Верещук хәбәр итте. Украин ягына 30 әсирне тапшырганнар, алар арасында 5 офицер, 17 хәрби һәм 7 сивил ватандаш. Русиягә күпме хәрби кайтуын Верещук хәбәр итмәде.

Русия хакимияте әлегә әсир алмашы турында белдермәде.

14:47 14.4.2022

Молдова парламенты георгий тасмасын тыйды

Георгий тасмасы Молдовада рәсми тыелды. Хәзер аны куллану һәм күрсәтү өчен акча җәзасы салыначак.

дәвам

XS
SM
MD
LG