Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

08:48 25.4.2022

25 апрель иртәсенең төп хәбәрләре:

  • Украинага АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен һәм саклану министры Ллойд Остин килде.
  • Русиянең Украина белән чиктәш Брянски өлкәсендә нефетбазада янгын чыккан. Аның сәбәбе турында әлегә хәбәр ителми.
  • Франция президенты сайлавының икенче турында хәзерге президент Эммануэль Макрон җиңә. Ул соңгы 20 елда икенче мөддәткә сайланган беренче президент.
  • Литва Европа берлегенә Украинага һөҗүмне хуплаган патриарх Кириллга каршы санкцияләр кертергә тәкъдим итте.
  • Nasdaq биржасы Русия резидентлары белән эшләүдән туктый.
  • Financial Times: "Москва" крейсеры батырылганнан соң, Путин Украина белән килешү һәм сөйләшүләргә кызыксынуны югалткан. Хәзер ул мөмкин кадәр күбрәк Украина җирләрен яулап алырга тели, ди басма чыганаклары.
21:01 24.4.2022

Уфада хәрби комиссар хәрби хезмәткә чакырылган егеткә җәза сорап полициягә мөрәҗәгать иткән - янәсе, булачак солдат "махсус операциягә" каршы чыккан. Бу хакта Хәрби хезмәттән аңлы рәвештә баш тартучылар хәрәкәте хәбәр итте.

Яшь егет сугышта катнашу "вөҗданыма каршы килә" дип, альтернатив хезмәткә гариза биргән. Шуңа күрә хәрби комиссар бу егетне "Русия армиясен дискредитацияләгән" өчен җаваплылыкка тартуны таләп иткән.

Әмма участковый хәрби хезмәткә чакырылучы егетнең гамәлләрендә административ хокук бозу күрмәгән.

20:41 24.4.2022

Татарстан Донбасска 353 тонна һуманитар ярдәм җибәргән

Татарстан Донбасска 353 тонна һуманитар ярдәм җибәргән. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Татарстан 24 язуынча, Идел буе төбәкләре арасында Татарстан һәм Башкортстан һуманитар ярдәм җибәрүдә алдынгы урынны били. Хәзер Татарстан җибәрер өчен тагын ярдәм туплый.

"Безнең ширкәтләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре, шәһәр һәм район җитәкчеләре киләчәктә дә һуманитар ярдәм җибәрүне хуплар дип ышанам", диде Миңнеханов.

17:05 24.4.2022

Бельгиядә Русиягә җибәрелергә тиешле 8 мең кыйммәтле автомобиль тоткарланган

Бельгиядәге Зебрюгге шәһәре портында Русиягә җибәрелергә тиешле 8 мең кыйммәтле автомобиль тоткарланган, дип яза The Wall Street Journal.

Lexus, Cadillac һәм Mercedesның соңгы модельләре апрель башында Азиядән китерелгән. Алар Русиягә җибәреләчәк, дип планлаштырылган, әмма март аенда Европа берлеге тарафыннан кертелгән зиннәтле әйберләрне тыю кануны астына эләккәннәр. Бу санкцияләр 50 мең евродан кыйбатрак автомобиль экспортын тыя.

Портның автомобиль терминалы директоры Марк Адриансенс машиналар, мөгаен, башка базарларга сатылыр дип уйлый.

Автомобильләрдән тыш, портта Русиягә китәргә тиешле башка тауарлар да тоткарланган, алар арасында очкычлар өчен запас детальләр, химикатлар һәм ярымүткәргечләр бар. Тикшерү өчен портта барлыгы бер меңнән артык контейнер тоткарланган.

14:29 24.4.2022

Кыргызстанда Донбасстагы сугыш һәм Кырымны басып алу турындагы Русия фильнарын күрсәтүне тыйдылар

Кыргызстанда "Хакыйкать вакыты"(“Время правды”) фестивале кысаларында Донбасстагы сугыш һәм Кырымны аннексияләү турында Русия фильмнарын күрсәтүне тыйдылар. Бу турыда Кыргызстан мәдәният, мәгълүмати, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Азамат Җаманкулов белдерде.

Фестивальне Русиянең "Гармония" мәдәни үзәге оештырган. Бишкәк һәм Ошта алар "Крым", "Донбасс. Окраина", "Ополченочка" һәм башка фильмнарны күрсәтергә ниятләгән булган.

Кино фестивален уздыруның беренче омтылышы уңышсыз булды. Фильмнар активистлар тарафыннан тәнкыйтьләнде һәм сәүдә үзәкләренең берсе проектта катнашудан баш тартты.

14:15 24.4.2022

"ДНР" имамнары Равил Гайнетдин карамагына күчә

Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" ("ДНР") имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керә. Бу хакта нәзарәтнең Телеграм-каналы хәбәр итте.

22 апрельдә Шахтерски шәһәрендә "ДНР"ның Диния нәзарәте (Донбасс мөфтияте) оештыру конференциясе үткән. Җыелышта Равил Гайнетдин үзенең видеосәламләвен җиткергән. Донбасс мөфтиятенең һәм мәхәлләләренең берләшүен Гайнетдин хуплаган диелә.

"ДНР" мөфтияте Русия Диния нәзарәтенең кануни берлегендә һәм мөфти шәех Равил Гайнетдинның рухи башлангычында эшләячәк", дип әйтелә хәбәрдә.

Оештыру конференциясен Гайнетдин мөфтияте кешеләре үткәргән. Аерым алганда, җыелышта мөфти урынбасары Ренат Ислямов, департамент җитәкчесе Наил Шакиров катнашкан. Ислямов Шахтерски мәчетендә җомга намазын да үткәргән.

"ДНР" мөфтияте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб булып Рушан Таһиров сайланган, дип хәбәр итә Русия Диния нәзарәте. Тулырак безнең сайтта.

14:05 24.4.2022

Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булган егет белән хушлаштылар

  • Бүген Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышта һәлак булган Тимур Килмөхәммәтов белән хушлаштылар, дип яза район матбугат хезмәтенә сылтанып NewsBash.

Тимур Килмөхәммәтов 1999 елның 3 декабрендә туган. 2017 елда мәктәпне тәмамлагач армиягә китә. Тагын ике елдан контракт имзалый. Махсус хезмәтләр пулеметчы булып хезмәт итә. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

11:58 24.4.2022

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган

Кыйгы районы Иске Мөхәммәт авылыннан 21 яшьлек Морат Йосыповның үлеме турында муниципалитет башлыгы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте.

Морат Йосыпов ике ел элек Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллиятен тәмамлаган. Шуннан соң Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминскида контракт нигезендә хезмәт иткән.

дәвам

XS
SM
MD
LG