Американың Ак йорты Русиянең санкцияләр кертелгән оешмаларының исемлегенә өстәмәләрне чыгарды. Анда 47 физик зат һәм 42 юридик зат кергән. Алар арасында Башкортстанан "Салават химия заводы" һәм Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе бар.
"Салават химия заводының" санкцияләргә эләгүе турында үзенең рәсми булмаган Telegram-каналында "Роскосмос" башлыгы Дмитрий Рогозин язды.
"АКШ санкцияләр исемлегенә өстәмә рәвештә безнең тагын өч оешманы кертте: "Титан-Баррикады федераль фәнни-җитештерү үзәген", "Салават химия заводын", академик В. П. Макеев исемендәге Дәүләт ракет үзәген. Аларның берсе каты ягулыклы кыйтгаара баллистик ракет, икенчесе – сыеклыклы кыйтгаара баллистик ракет, өченчесе – аларның двигательләре өчен ракет ягулыгы ясый. Хәзер аларның продукциясе АКШка бару өчен виза ала алмаячак. Сәер, чөнки билгеләнеше ягыннан алар визасыз тәртиптән куллана һәм һәрвакыт агрессор-илгә барырга әзер", дип язган ул.
Исемлектәге физик һәм юридик затларның АКШтагы теләсә нинди акчалары, милекләре, күчемсез милекләре, банк хисалары, ширкәтләрдәге өлешләре яки биржаларда сатылучы кыйммәтле кәгазьләре томалана дигән сүз.
Шулай ук АКШның бернинди юридик һәм физик затларына да санкцияләр исемлегендәге затлар белән нинди дә булса операцияләр башкару рөхсәт ителми.
24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде.
Моның белән бәйле рәвештә Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге илләре Русиянең Украинага һөҗүмен провокацияләнмәгән дип атады һәм Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.
Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русиягә каршы кертелгән чикләүләргә ил хөкүмәтенең финанс-икътисади блогы һәм күпчелек эре дәүләт ширкәтләренең җитәкчелеге әзер түгел иде. Хөкүмәттә киң колачлы сугышка түгел, "ДНР" һәм "ЛНР" дип аталучы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген таныган очракта кертеләчәк чикле санкцияләргә әзерләнделәр. Бу хакта хөкүмәттәге чыганакларына сылтама белән "Агентство" басмасы язды.
Русиянең Украинага һөҗүменнән һәм аңа җавап буларак көнбатышның чикләүләр кертүеннән соң, Русия хакимиятләре беренче чиратта рубль курсын тотып тору өчен төрле чаралар күрде. Шул исәптән, экспортчыларны биржада валюта кеременең 80 процентын сатарга мәҗбүр итте, резидентларга акчаларын чит ил банкларындагы хисапларына күчерүне тыйды, чит илгә дивидендлар түләүне тыйды, Үзәк банк төп процентны 20 процентка кадәр күтәрде. Русия хакимиятләре санкцияләргә җавап буларак башка чараларның да әзерләнүен әйтә. Әлегә санкцияләрнең иң нык сизелә торган нәтиҗәсе – рубльнең очсызлануы.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!