Accessibility links

Кайнар хәбәр

5 марттан S7 һава ширкәте барлык халыкара очышларны туктата  


S7 Airlines вәкиллекләрендә туристларга партнер-һава ширкәтләре рейслары белән өйләренә кайтырга булышалар диелә. 

5 марттан S7 һава ширкәте барлык халыкара очышларны яба, дип хәбәр ителә ширкәт матбугат хезмәтенең Telegram-каналында.

"Булмый калган рейсларның юлчылары һава ширкәтеннән хәбәрләр ала, безнең белгечләр алар белән S7 Airlines вәкиллекләрендә эшли. Алар туристларга партнер-һава ширкәтләре рейслары белән өйләренә кайтырга булыша. Шулай ук булмый калган халыкара рейсларның юлчылары, очыш булмаячагы турында смс алганнан соң, билет бәясен тулысынча кире кайтаруны рәсмиләштерә ала" диелә хәбәрдә.

Алданрак, Европа илләре һәм Канада һава киңлеген ябу сәбәпле, кайбер илләргә очышларны вакытлыча туктатырга һәм рейсларны гамәлдән чыгарырга мәҗбүр булуы турында "Аэрофлот" һава ширкәте дәигълан иткән иде.

27 февральдә Lufthansa алман һава ширкәте Русиягә очышларны туктатып торуы турында игълан итте. Моннан тыш, Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләр кертте, алар Русия һава ширкәтләренә очкычлар, запас өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя.

Европа берлегендә дөньядагы ике иң эре сивил һава техникасы җитештерүчеләрнең берсе – Airbus концерны эшли.

Шулай ук "Аэрофлот"тагы чыганакларына сылтама белән, мәгълүмат чаралары Ирландиянең лизинг бирүчесе "Победа" һава ширкәтеннән өч Boeing 737 очкычын кире алырга булган, дип хәбәр итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG