Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда санкцияләр аркасында 40 ширкәт ябылган  


Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, чит ил ширкәтләренең шактые эшен туктатса да, хезмәткәрләренә 2-3 ай буе хезмәт хакы түләвен дәвам итәчәк.

Бүген, 14 мартта "Халык мәшгульлеге үзәге" мөдире Тимур Хәкимов, Казандагы 40 оешманың үз эшчәнлеген туктатуы турында хәбәр итте.

Аның чыгышына күрә, шәһәрдә чит ил капиталы белән 345 оешма эшли, аларның 224е – сәүдә өлкәсендә, 76сы – хезмәт күрсәтү, 35е – җитештерү белән шөгыльләнә, транспорт, логистика һәм төзелеш белән - дүртешәр оешма, авыл хуҗалыгы белән – ике оешма шөгыльләнә.

"Чит ил ширкәтләренең шактые бизнеслары белән илдән китәргә карар кылды, әмма алар барысы да диярлек 2-3 ай буена хезмәт хакы түләвен дәвам итәргә булды, бу аларның да яхшыга өметләнүе турында сөйли", дип фикер белдерде әлеге мәгълүматка Казан мэры Илсур Метшин. "Бу вазгыятьтә эшсезлекнең арту ихтималы зур", дип саный ул.

Тимур Хәкимов мәгълүматына күрә, хәзерге вакытта шәһәрдә 3,8 мең кеше эшсез, бу эш яшендәгеләрнең 0,6 проценты дигән сүз. 2022 елның гыйнвар башында әлеге күрсәткеч 0,7 проценттан артык булган.

Шул ук вакытта Чаллыда 2,5 миллиард сумга элеккеге "Форд Соллерс" заводының җитештерү комплексын саталар. Бу хактагы мәгълүмат игъланнар сайтында чыкты.

Комплексны 2019 елның мартында япканнар иде. Элек заводта җиңел машиналар җитештерелде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG