Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европа үзәгендә рәхимсез сугыш бара". Җырчы Җамала – сугыш, Украинага ярдәм һәм гаеп хисе турында


Җамала
Җамала

Кырымтатар җырчысы Җамала күптән түгел Германиядә чыгыш ясап, Украинага ярдәмгә 67 миллион евро җыйды. "Настоящее время" каналына ул балалары белән ничек илдән китүе һәм хәзер Украинада булмавы өчен көн саен гаеп хисе белән уянуы турында сөйләде.

Украинадагы кырымтатар җырчысы Җамала 2016 елда "Евровидение" җыр бәйгесендә кырымтатар милләтенең сөрген фаҗигасе турында "1944" җыры белән җиңгән иде.

Хәзерге вакытта Җамала балалары белән Украинадан китәргә мәҗбүр булды, анда инде дүртенче атна каты сугыш бара, Русия гаскәрләре Украина шәһәрләрен юк итә.

Күптән түгел "Евровидение"ның Германиядәге сайлау туры финалында Җамала кунак буларак "1944" җыры белән чыгыш ясады, әлеге чара барышында Украинага ярдәм итү өчен акча җыю узды. Инстаграмдагы битендә җырчы Германиядә Украина армиясенә ярдәмгә 67 миллион евро җыелганын хәбәр итте. Ул Германиянең акча күчергән ватандашларына рәхмәт белдерде.

Җамала "Настоящее время" каналына балалары белән ничек илдән китүе һәм хәзер Украинада булмавы өчен көн саен гаеп хисе белән уянуы турында сөйләде.

— Мин бу җырны 1944 ел турында, гаиләм кичергән газаплар турында, бөтен кырымтатар халкының газапланулары турында язган идем. Биш баласы белән кулга алынган әбиемнең әнисе, аның Кырымнан тауар вагонында азыксыз, сусыз депортацияләнүе турында. Миңа алты яшь чагында ул көннәрнең никадәр рәхимсез булуын миңа ул үзе сөйләгән иде: тауар вагонында барганда иң кече кызы аның кулында үлгән, совет солдатлары ул бала гәүдәсен каядыр юлдан читкә генә ыргытканнар, чөнки үлүчеләрнең барысын да озак вакыт вагоннарда яшереп торганнар, ә аннары, әлбәттә, моны яшереп булмый башлаган.

2022 елның 24 февралендә ирем мине "Сугыш башланды. Русия безгә һөҗүм итте", дип уяткач, куркудан катып калып, мин дә "бер балам кайда, икенче балам кайда", дип эзләп, нәрсә эшләргә, кая йөгерергә икәнен аңламам дип күз алдына да китерә алмаган идем. Мин ул вакытта тагын качарга, тагын каядыр йөгерергә кирәк дип уйладым. Ник? Ни өчен? Бу сүз белән тасвирлап булмый торган ниндидер коточкыч хәл. Егерме дүртесе көнне без, шартлау тавышлары ишетелгәндә, өч тапкыр бомбадан качу урынына төштек. Ә кичен шулай да Тернополь ягына чыгарга, ә алга таба күрербез дип карар иттек. Тернопольдә ике көннән тагын бомба шартлаудан уяндык. Бусы инде һава аланы иде. Шуннан соң инде чик буена хәрәкәт итәргә карар ителде. Хәтта ул вакытта да без Польша чигеме яки Романия чигеме булачагын ахырга кадәр хәл итмәдек. Мин беренче чиратта ана, һәм миңа балаларымны саклап калу һәм яклау мөһим иде.

Җамала улы белән сөрген корбаннарын искә алу чарасында, Киев, 18 май 2021
Җамала улы белән сөрген корбаннарын искә алу чарасында, Киев, 18 май 2021

Бу җырны җырлаганда, гомумән, физик рәвештә җырлый башлар өчен генә дә мин үзем белән акылга сыймаслык процесслар башкарам, чөнки бу мөмкин эш түгел, чөнки бу җырдагы һәр сүз хәзер күпкә реаль. Мине Берлинга чакырдылар һәм үзләре Украина армиясенә һуманитар ярдәм өчен акча җыюны башлап җибәрделәр. Аннары Романиядә "Евровидение"ның финал сайлавы узды. Алга таба Литва булды, анда "Литва тавышы" тапшыруы иде, һәм шулай ук Литва ягыннан көчле ярдәм булды. Чөнки алар да, башкалар кебек үк, үз мәдәниятләре, халкы һәм җирләре өчен көрәшүнең нәрсә икәнен беләләр. Алга таба кабат Романия булды, анда зур стадионда концерт узды. Шуны аңлау мөһим, мин "1944" җырын гына башкардым, һәм ул концерт нәкъ Украина армиясенә һуманитар ярдәм җыю өчен оештырылган иде, чөнки хәзер концертлар вакыты түгел. Мин хәзер үз илемә максималь файдалы булырга тырышам, танылган медиаларга интервьюлар бирәм, бөтен вазгыять турында сөйлим, моны мөмкин кадәр кычкырып дөньяга ишеттерергә телим, чөнки барган хәлләр башыма сыймый. Инде 85 бала үтерелгән, ә тагын ничә бала подвалларда кала. Бу Европа үзәгендә барган рәхимсез һәлакәт, кешелексез.

Хәзер мин Төркиядә апам янында торам, беренче көнне үз баламны төрек бакчасына алып килдем. Минем хәтта үз балаларыма ниндидер уңайлыклар тудырырга да вакытым булмады.

Балаларыгызга ни сөйлисез? Сез аларга хәзер ниләр булганын ничек аңлатасыз? Украинадан чыкканда нәрсә сөйләдегез?

— Мин нәрсә әйтергә дә белмим. Кечесенә әйтәсе дә юк әле, чөнки ул әле кулда – анысына бер яшь тә сигез ай. Ә олысына тиздән дүрт булачак, ул инде күбрәк аңлый, һәм аңа авыр, ул һәрвакыт әти кайда дип сорый. "Миңа монда ошамый, минем өйгә кайтасым килә", ди. Һәрвакыт нидер уйлап табарга кирәк: уеннар, конфетлар. Психологик яктан түзүе бик кыен. Мин моның очкыч һәлакәте вакытындагы кебек икәнен аңлыйм: башта битлекне үзең киясең, аннары балага кидерәсең. Менә мин әлегә үземә бу битлекне кия алмыйм, хәзергә үзем дә тынычлана алмыйм. Димәк, минем балалар да борчуда, чөнки минем ирем Украинада, иремнең әтисе Украинада, минем музыкантларымның бер өлеше Украинада, минем такымым Украинада. Барысы да минем илдә, аңлыйсызмы?

Безгә редакциягә Украинадан чыккан украиннар читкә китүләре, илдә калмаулары аркасында вөҗдан газабы кичерәләр дигән хәбәрләр бик күп килә. Сез киттегез, әмма үзегезнең эшчәнлегегезне, үз илегезгә ярдәм итүне дәвам итәсез. Вөҗдан газаплары борчыган украиннарга сез нәрсә әйтер идегез?

— Ышанмассыз, үзем дә шул ук хәлдә. Мин беркайчан да психологларга мөрәҗәгать итмәдем, әмма, миңа калса инде кирәк, чөнки иртән уянам һәм дустым гаиләсенең тугыз көн инде подвалда су эчү өчен кар эретүен язганда, мин бу кеше ышанмаслык шартлар дип уйлыйм. Бу бит әле олы кешеләр. Ә сөте киткән аналарның күкрәк балаларына нәрсә тәкъдим итәчәкләр? Шулай ук кар суынмы? Алар бит подваллардан чыга алмыйлар, бу абсолют террор. Мин рус армиясенең ярдәм сылтавы белән кешеләрне автобусларга утыртып Беларуска алып бару тарихларын беләм. Бу конкрет террор. Алар халыкны автобусларга утырталар, аларны Украинага алып барабыз дип алдап, Беларус аша Русиягә алып китәләр. Бу кешеләр – тоткыннар. Бу нәрсә була соң?

Минем дә шул ук хәл. Мин ашарга утырган саен: "Нигә мин ашыйм, нигә мин подвалда түгел, нигә кар эретмим?" – дип уйлыйм. Сәхнәгә чыкканда да шул ук хәл. Бу бик зур проблем. Хәзер шундый ук хисләр кичергән кешеләргә нәрсә әйтә алам? Нәрсәдер эшләргә кирәк, бу мөһим. Нидер эшләгәндә, миңа җиңелрәк була башлый һәм үземнең файдалырак булуымны аңлыйм. Мин матбугатка сөйлим. Берлинда җыелган 67 миллион евро, Литвада 52 мең евро, Романиядә 950 мең евроның армиягә ярдәмгә һәм Украинага һуманитар ярдәмгә баруын аңлыйм. Шшул вакытта мин үземнең илдән юкка гына чыгып китмәгәнлегемне аңлыйм, чөнки бу минем подвалда утыруыма караганда файдалырак.

—​ Бәлки, сезгә Русия шоу-бизнесы вәкилләре ярдәм итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәндер. Сезне кем дә булса якладымы?

— Юк, кызганычка каршы, юк. Һәм бу күңелне кыра. Әйе, Русиядәге фанатларым миңа яза, әйе, алар мине хуплый. Минем янга Мәскәүдән килгән кешеләрнең барысы да Русиянең төрле төбәкләреннән иде, Киевта яшәгәндә, алар халыыкны күрде, тыныч кына рус телендә сөйләште, чөнки алар беркайчан да Русия телевидениесеннән сөйләнә торган нәфрәтне үзләрендә тоймады. Алар адекват, чөнки алар дөреслекне белә. Әмма бу хезмәттәшләрем тарафыннан бернинди яклау белдерүчеләр булмады, берни дә юк. Миңа "Евровидение" җиңүчеләреннән Loreen язды, хәтта килеп яшәргә тәкъдим итте. Җиңүчеләр дә, төрле елларда "Евровидение"да катнашучылар да язды, торак һәм ярдәм тәкъдим иттеләр. Әмма рус коллегаларым ягыннан – булмады.

—​ Сезнең фикерегезчә, Украина быел "Евровидение" бәйгесендә катнашырга тиешме?

— Әлбәттә, чөнки бу халыкара мәйдан. Хәтерләсәгез, "Евровидение" бәйгесе Икенче дөнья сугышыннан соң Европаны берләштерү өчен оештырылды. Һәр ил үзенең конкрет шигаре белән чыга, һәр ил үзенең конкрет җыры, кәефе белән чыга. Бу мәйданга чыгу һәм тагын бер тапкыр үзең турында искә төшерү, Украина турында искә төшерү, үз әләмеңне күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек. Шуны аңлау мөһим, "Евровидение" ул – җыр гына түгел. Бу катнашучы артыннан килгән тарих. "Әһә, син кайсы илдән? Ә сезнең анда нәрсәләр бара?" – һәм башкалар.

Минем көненә дистәләрчә интервью була иде. Ә матбугат конференциясе – ул ике мең журналист дигән сүз. Ягъни, хәзер мөмкин кадәр дөрес мәгълүмат бирергә, вазгыять турында сөйләргә, дусларың, якыннарың, үзең турында сөйләргә кирәк. Аңлыйсызмы, дөнья шулкадәр кырыс бит, һәр почмакта нәрсәдер була: сугыш, ниндидер хәлләр, шартлау һәм башкалар.

Безгә хәзер боларның барысын да гадәткә кертмәү мөһим, чөнки бу мөмкин булмастай нәрсәләр, подвалдагы балаларга һәм ачыктан-ачык үтерүләргә күнегергә ярамый. Шуңа күрә һәр мәйданчыкның мөмкин кадәр дөрес кулланылуын бик телим, чөнки музыка – берләштерә ала торган әйбер, музыка – дөрес юнәлеш бирә ала торган әйбер.

—​ Кырымтатарлар үз ватаннарына еллар, дистә еллардан соң кайта алды. Илдән киткән украиналыларның үз ватаннарына кайта алачагына өметегез бармы?

— Мин моңа ышанам. Чөнки башкача була алмый. Бу үз мәдәнияте, үз теле булган гаять зур халык.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG