Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров сак астына алынды


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Аны интернетта наци символикасын пропагандалаучы видео чыгаруда гаепләделәр.

16 март Кырымның Карасубазар (Белогорски) районында Мәскәүдән билгеләнгән мәхкәмә "Кеше хокуклары Кырым төркеме" координаторы Абдурешит Джеппаровны 15 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды һәм ул сак астына алынды.

Аны 2019 елның августында интернетта "наци символикасын актив демонстрацияләүче" биш минутлык видео чыгаруда гаепләделәр.

Адвокат Эмине Авамилева сүзләренчә, Джеппаров мәхкәмәдә ул интернет сәхифәсенең чыннан да үзенеке булуын һәм анда ул видеоны урнаштырганын, ләкин аның пропаганда түгел, ә аңлату булганын әйткән һәм "максаты — наци символикасын күрсәтү түгел иде", дигән

Авамилева Джеппаровны кулга алу карарын шикаять итәчәген белдерде.
16 март иртәсендә куәт структуралары хезмәткәрләре Абдешит Джеппаров йортында тентү уздырган. Аның бертуганнары Мөхәммәт Али Джеппаров һәм Февзи Якубов та тоткарланган, аларның кайда булганнары әлегә билгеле түгел.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң 2014 елның 27 сентябрендә Карасубазарда Абдурешит Джеппаровның улы Ислям Джеппаровны (ул чакта 18 яшь) һәм аның туганнан туганы Джевдет Ислямовны (ул чакта 23 яшь) көндез униформадагы кешеләр урлаган иде. Әлегә кадәр алар хакында бер хәбәр дә юк.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG