Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русиягә каршы санкцияләренә Казан һәм Күмертау заводлары, дума депутлары эләккән


Яңа санкцияләр исемлегендә Русия думасының 328 депутаты, саклану өлкәсенә караган ширкәтләр һәм Русиянең алтын белән бәйле операцияләре бар.

АКШ Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле яңа чикләүләрен игълан итте. АКШның финанс министрлыгы "Сбер" башлыгы Герман Грефны, Русия думасын һәм 328 депутатын, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстаннан сайланган депутатларны, Русиянең саклану комплексы белән бәйле оешмаларын һәм ширкәтләрен чикләүләр исемлегенә кертте. Соңгылары арасында Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводы да бар.

Чикләүләр исемлегенә Татарстаннан депутатлар – Татьяна Ларионова, Марат Нуриев, Максим Топилин, Елена Ямпольская кермәгән.

Алар "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген тануга тавыш бирүдә катнашмаган иде. Башкортстаннан Ризван Корбанов, Рифат Шәйхетдиновка чикләүләр кагылмаган.

Шулай ук, АКШның финанс министрлыгы Русиянең алтын белән бәйле операцияләренә чикләүләр кертүен белдерде.

24 мартта Британия дә Русиянең Украинага һөҗүме белән бәйле кертелгән санкцияләр исемлеген киңәйтте. Яңа исемлектә Русиянең 33 ватандашы һәм 26 юридик заты бар. Санкцияләр активларны туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күз уңында тота.

Чикләүләргә эләгүчеләр арасында "Сбер" башлыгы Герман Греф, шул ук банкның җитәкчеләреннән берсе Лев Хасис, Сергей Лавровның Британиядә яшәүче, тәрбиягә алган кызы дип фаразланучы Полина Ковалёва, "Роснефть" башлыгы Игорь Сечинның улы – Иван Сечин, эшкуар Олег Тиньков бар.

Юридик затлар исемлегенә исә Альфа-Банк, Газпромбанк, "Алроса", РЖД, "Совкомфлот" кертелгән. Шулай ук анда Беларустан берничә ширкәт кергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG