Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу сугышта җиңүче була алмый". ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев илдән киткән


Фәрит Зәкиев (сулда) Төркиянең Анталия шәфәрендә Русиянең Укаринага каршы сугышын хөкем итеп чыгыш ясый. 3 апрель 2022
Фәрит Зәкиев (сулда) Төркиянең Анталия шәфәрендә Русиянең Укаринага каршы сугышын хөкем итеп чыгыш ясый. 3 апрель 2022

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев Украинадагы сугыш сәбәпле Русиядән киткән. Аны бу адымга нәрсә этәрүе, БТИҮнең хәзер ничек эшләве һәм нигә атом сугышы мөмкин дип исәпләве турында ул "Idel.Реалии" хәбәрчесе белән әңгәмәдә сөйләгән.

— Сез илдән киттегезме?

— Әйе, мин Анталиядә, монда 19 мартта килдем.

— Китү сәбәпләрен әйтсәгез иде.

Украиннарга каршы сугышу минем өчен һич тә кабул ителмәслек нәрсә

— Сугышка протест йөзеннән. Бу сугышны мин гомумән кабул итә алмыйм, чөнки мин — украиннар белән КАИда бергә укыган, заводта бергә эшләгән буын кешесе. Украиннарга каршы сугышу минем өчен һич тә кабул ителмәслек нәрсә. Моннан тыш хәзер Русиядә иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге һич тә мөмкин түгел.

— Чик аша узганда берәр проблем булмадымы?

— Юк, бернинди дә. Минем башка бер проблем килеп чыкты, монда очканда телефонны югалттым, бөтен контактларны югалттым. Әлегә яңа телефон ала алмыйм. Сәбәбе гади — акча юк.

— Анталиядә ничек урнаштыгыз? Анда татар диаспорасы зурмы?

— Диаспора белән элемтә урнаштырмадым әле. Фатир яллап торам. Монда бик күп Русия һәм Украина кешеләрен очратам.

— Илдән сугышның 22-23нче көнендә киткәнсез. Нигә шунда ук түгел? Берәр этәргеч булдымы?

— Ничектер җайланыр, гаскәрләрне чыгарырлар дип уйлаган идем. "ДНР" белән "ЛНР"га гына керерләр дип уйлаган идем, әмма Киевны блокадалау турында ишеткәч, зур сугыш башлануын аңладым.

— Бу карарыгызга якыннарыгызның мөнәсәбәте нинди булды?

— Ике балам, ике оныгым бар. Буйдакмын. Балаларым минем өчен бик борчыла. Алар Русиядә кала — үз эшләре, гаиләләре, үз тормышлары.

— 24 февральне ничек хәтерлисез?

Русиядә карарларны һуманитар белем алган кешеләр чыгара. Алар атом ракетының нәрсә икәнен аңлап җиткерми

— Минем өчен бик зур тетрәнү булды. Үземне тәҗрибәле сәясәтче санасам да, бу бәреп керүне (Украинага - ред.) һич тә аңлый алмадым. Бу сугышта җиңүчеләр була алмый. Һәркем оттырачак. Мин ракетачы булырга укыдым. Стратегик ракетларның, атом сугышының нәрсә икәнен беләм. 24 февральдә зур дөнья сугышына, кешелекнең юкка чыгуына таба адым ясалды. Хәзер Русиядә карарларны һуманитар белем алган кешеләр чыгаруы күренә. Алар атом ракетының нәрсә икәнен аңлап җиткерми ракетының нәрсә икәнен аңлап җиткерми. Бәлки алар анда җиңеп булыр дип уйлыйлардыр. Юк. Һәркем һәлак булачак.

— Атом коралы куллану мөмкинлеге бар дип уйлыйсызмы?

— Моны беркем дә теләми, бу эскалация дип атала. Ул зур сугышка, тарафларның бер-беренә карата атом һөҗүмнәренә һәм нәтиҗәдә кешелекнең юкка чыгуына китерә ала. Бу реаль нәрсә.

— Сугыш башлангач Казанда активистлар һәм битараф булмаганнар протест чараларына чыкты. БТИҮ андый җәмәгатьчелек чаралары уздырудан баш тартты. Иминлек максатындамы?

— Сәбәбе шул ки, минем ниндидер чарага чыгуым Русия административ кодексының 20.2 маддәсенең 8нче бүлеген (митинглар турында канунны кабаттан бозу — 30 тәүлеккә административ кулга алу - ред.) куллануга китерә ала. Ә минем сәламәтлегем махсус читлектә утырырлык хәлдә түгел. Менә шундый иң гади сәбәп. Ә болай, сугыш бетсен, әлбәттә. Хәзер бу — русияләр өчен төп шигар. Һәрбер намуслы русияле сугышка каршы чыгарга һәм сугышка каршы чараларны хупларга тиеш.

— Ә үзегез чыкмадыгыз, чөнки куркасыз. Шул ук вакытта башкаларны чыгарга өндисез.

Яхшы нияттәге барлык кешеләр "Бетсен сугыш" дигән шигарне хупларга тиеш

— Мин беркемне дә чыгарга өндәмим. Мин яхшы нияттәге барлык кешеләр "Бетсен сугыш" дигән шигарне хупларга тиеш дип кенә әйтәм. Ничек хупларга? Белмим. Һәркем үзе булдыра алганча.

— Күпме вакытка китүегезне аңлыйсызмы? Төркия бу сәфәрегезнең соңгы тукталышы булырмы?

— Әлегә берни дә билгеле түгел. Әмма мин БТИҮ рәисе булып калам һәм көрәшне дәвам итәм.

— Коллегаларыгыз китүегезгә ничек карый?

— Мин кисәк кенә китеп бардым, аларга әйтмәдем дә. Мине чыгармаслар дигән шик бар иде, әмма ничектер чыгардылар. Аннан соң аларга хәбәр иттем — алар хәлне аңладылар, әлбәттә.

— Ә хәзер БТИҮ ничек эшләячәк? Сез илдә булмагач, яңа рәис сайлау узачакмы?

— Мин кайту-кайтмауны әле хәл итмәдем. Өч-дүрт атнадан Русиягә кайтуым да мөмкин. Ничек килеп чыгар… Бәлки кайдадыр сәяси сыену алып булыр. Төрле мөмкинлекләр бар. Бәлки кайтырмын да.

— Сез Русиягә кайтсын өчен нәрсә булырга тиеш?

— Берни дә булырга тиеш түгел. Болай гына кайтырмын.

— Анталиядәге чыгышыгызның видеосын күрдек. Сез чарада катнашучыларны Украина әләменә төренеп, "Украинага дан" дигән шигар белән сәламләдегез. Сезнеңчә, хәзер бу дөресме?

— Русия тугандашларны үтерүче һәм акылсыз бу сугышны туктатырга тиеш. Шуңа күрә чыгыш ясамый булдыра алмадым. Безнең буын мине аңлаячак — безнең КАПО заводына украиннар төркем-төркем булып килә иде. Ул чакта уку йортыннан юнәлеш биреп җибәрәләр иде, таныш, дус украиннар күп иде — алар безнең бүлектә эшләде. Мондый сугыш була алмый дип уйлыйм.

— Әмма хәзер без өлкән буын кешеләрнең сугышны актив рәвештә хуплавын күрәбез…

— Телевизор гына караучы андый кешеләр бар. Ул аңга нык тәэсир итә бит. Бу сугыш булмаска, туктатылырга тиеш.

— БТИҮдәге коллегаларыгыз Русиядә калдымы?

— Әлегә берсе дә Русиядән китмәде.

— Хәзер Русиядә БТИҮнең эшчәнлеге тукталып тора дип әйтергә буламы?

— Әйе, Русиядә — әйе.

— Ә БТИҮ читтән торып ничек эшли ала соң?

— Митингта Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе буларак чыгыш ясадым бит. Бу — БТИҮ эшчәнлеге дип саныйм.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнеңкулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG