Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Эчке эшләр министрлыгы белән бергә Федераль салым хезмәте кулдан валюта сату очракларын ачыклаячак


Салым хезмәте социаль челтәрләрдә, Telegram-каналларда һәм игъланнар бирү сервисларында кулдан кулга чит ил акчасы сатуларына игътибар иткән.

Федераль салым хезмәтенең (ФНС) үзәк идарәсе, банк аша уздырмый гына чит ил акчасын сату-алу белән бәйле хокук бозуларны ачыклау өчен, төбәкләрдәге оешмаларына эчке эшләр министрлыгы белән бергә хезмәттәшлек итүне оештырырга кушкан.

Бу хакта, ФНСның төбәкләрдәге идарәләренә җибәргән хаты белән таныш булган ике чыганагына сылтанып, РБК хәбәр итә.

Басма мәгълүматына күрә, салым хезмәте социаль челтәрләрдә, Telegram-каналларда һәм игъланнар бирү сервисларында кулдан кулга чит ил акчасы сатуларын искәртә.

"Хәзерге шартларда бу Русия акчасының һәм эчке валюта базарының тотрыклылыгына куркыныч тудыра", диелә ФСН хатыннан РБК китергән өземтәдә.

"Соңгы вакытта чит ил акчасын канунсыз сату-алу очраклары киң таралды, шул сәбәпле салым оешмаларына, эчке эшләр оешмаларының мөмкинлекләрен исәпкә алып, мондый хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар итәргә кушылды", дип аңлатканнар басмага Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәтендә.

Русия президенты Владимир Путин Украинага сугыш башлаганнан соң, Русиягә каршы санкцияләр кертелде, моңа җавап итеп Үзәк банк ватандашларга кәгазь рубльләрне чит ил акчасына алыштыруны тыйды. Русияләр валютада яңа хисаплар һәм кертемнәр ача ала, әмма алардан акчаларны бары тик рубльләрдә генә алырга мөмкин булачак. Чит ил акчасын рубльләргә чикләүләрсез алыштырырга мөмкин. 9 мартка кадәр ачылган иске валюта хисабыннан 10 мең доллар гына алырга мөмкин, калганын рубльләрдә бирәчәкләр. Яңа кагыйдәләр 9 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Үзәк банк керткән тыюлардан соң, социаль челтәрләрдә соры валюта базары барлыкка килүе турында хәбәрләр таралды. Мәсәлән "Коммерсантъ" Telegram-каналларда "доллар сатып алыга мөмкин урыннар турында актуаль мәгълүмат", яки кемдә никадәр чит ил акчасы бар һәм алар аны нинди бәядән сатарга риза, яки киресенчә, кешегә күпме чит ил акчасы кирәк һәм нинди бәядән сатып алырга әзер булуы турында мәгълүматлар чыгуын язды.

Басмага хокук саклау оешмаларында хәбәр итүләренчә, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда акча алыштыруны оештыру Җинаятьләр кодексының 172нче маддәсенә ( "Канунсыз банк эшчәнлеге") туры килергә мөмкин.

Басма әңгәмәдәшчесе, канунга ярашлы ватандашларның акча алыштыру операцияләренә лицензиясе була алмавын, әмма аерым бер очракларда бу маддә юридик затларның җитәкчеләренә генә түгел, ватандашларга карата да кулланыла алуын искәрткән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG