Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укучылары әләкләгән Пенза укытучысы Ирина Ген гаебен танып килүдән баш тарткан


Украинада сугыш
Украинада сугыш

ФСБ хезмәткәрләре чакырткан адвокат янында укытучыны гаебен танып килүе турында язарга күндергән булганнар.

Пензадан инглиз теле укытучысы Ирина Ген гаебен танып килүеннән баш тарткан, аның өстеннән укучылары әләк язган иде. Бу хакта үзенең Telegram-каналында "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итә.

"ФСБ хезмәткәрләре чакырткан адвокат янында укытучыны гаебен танып килүе турында язарга күндергәннәр. Хәзерге вакытта ул гаебен танып килүеннән, беренче адвокатыннан һәм гаебен танудан баш тартты", дип яза Павел Чиков.

30 мартта Ирина Генга Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Украинага сугыш башланганнан соң Русия Җинаять кодексында барлыкка килгән яңа маддә биш миллион сумга кадәр штраф салуны һәм ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Ирина Ген укучылары белән үзара сөйләшкән вакытта Русиянең Украинага башлаган сугышын тәнкыйтьләгән булган. Сигезенче класста укучы кызлар инглиз теле укытучысы белән сөйләшүне смартфонга яздырып алган. Нәтиҗәдә бу язма тәртип саклау оешмаларына барып эләккән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG