Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Татарстандагы чит ил студентлары уку өчен түләгәндә кыенлыкларга юлыга


Басма Татарстанның берничә югары уку йортын сораштырган.

Татарстандагы югары уку йортлары вәкилләре чит ил студентларының китүе күзәтелми, әмма шул ук вакытта, уку өчен түләгәндә студентлар авырлыкларга юлыга дип белдергән. Бу хакта РБК яза.

Казан дәүләт тикшеренү технология университетының халыкара мәгариф програмнары факультеты деканы Андрей Васильев сүзләренчә, хәзерге геосәяси вазгыятьтә чит ил студентларының күпләп китүе күзәтелми.

"Якын туганнары борчылу сәбәпле, чит ил студентлары ватаннарына кайтып киткән аерым очраклар бар, әмма шул ук вакытта якын арада кире кайту яки онлайн-форматта укуны дәвам итү ихтималы белән", дип белдергән ул.

Казан дәүләт энергетика университетының (КГЭУ) матбугат хезмәтендә дә чит ил студентлары китү күзәтелми дип хәбәр иткәннәр.

"Кабул итү кампаниясе җәй көне узачак, әлегә чит ил студентларының кайсы дәүләтләрдән киләчәге турында сөйләргә иртә", дип белдергәннәр.

ТИСБИ да чит ил студентларының китүен теркәмәгән. Шул ук вакытта югары уку йортының матбугат хезмәтендә, кайбер студентларның уку өчен түләүдә кыенлыкларга очравын сөйләгәннәр.

"Түләү белән бәйле аерым проблемнар бар, чөнки алар чит илдән килгән акчаларны ала алмый. Әмма барлык проблемнарны хәл итү өчен, һәр студент белән аерым эшлибез", дигәннәр матбугат хезмәтендә.

Пермь краенда 50дән артык илдән 2800 чит ил студенты яшәү өчен акчасыз калган, чөнки санкцияләр аркасында Western Union системы аша түләүләр килми башлаган.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте, алар сәясәтчеләргә һәм түрләргә генә түгел, гади халыкка да кагылды.

Visa, MasterCard, PayPal, American Express кебек түләү системнары эшчәнлеген туктатты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG