Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты әрмән геноциды көне уңаеннан белдерү ясады


Джо Байден
Джо Байден

Госманлы империясендәге 1915 ел вакыйгаларын искә алып, Джо Байден АКШның тышкы сәясәт принциплары турында да сөйләде. Шул исәптән, Русиянең Украинадагы сивил халыкны үтерүен ул геноцид дип атады.

24 апрельдә АКШ президенты Джо Байден 1915 елда Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүгә 107 ел тулу уңаеннан чыгыш ясады. Ел саен шушы көндә искә алынучы бу хәлләрне АКШ һәм дөньяның күп кенә башка илләре рәсми рәвештә геноцид дип таныган иде.

АКШтагы президент сайлау алдыннан биргән вәгъдәсен үтәп, "геноцид" сүзен Байден беренче мәртәбә былтыр бу тарихи көн уңаеннан чыгыш ясаганда кулланган иде. АКШның элекке президентлары НАТО әгъзасы һәм АКШ беректәшләренең берсе булган Төркиянең җавабыннан сагаеп, дистәләрчә ел ел дәвамында бу сүзне кулланмаска тырышты.

Байден "яхшырак, тынычрак дөнья төзү тырышлыгын ике мәртәбә арттырырга" тәкъдим итте.

Әлеге вакыйгалар көне уңаеннан ясаган чыгышында, президент АКШның тышкы сәясәт принциплары турында да сөйләде. Украинадагы сивил халыкны үтерүне дә Байден геноцид дип атады.

"Без һәр төрле нәфрәтнең җимергеч йогынтысына карата уяулыкны туктатмаска вәгъдә итәбез. Без дөньяда онытылмас җөйләр калдыручы вәхшилекләрне туктату бурычы алабыз", дип искәртте ул.

Әрмән геноцидын дөньяның 30дан артык иле, шул исәптән Русия дә дәүләт дәрәҗәсендә таный, әмма Украина танымый. Кайбер илләрдә, мәсәлән Франциядә һәм Швейцариядә әрмән геноцидын инкарь итүне тыючы кануннар кабул ителде.

Тарихчылар 1915–1916 елларда Госманлы империясе җирләрендә 1,5 миллионга кадәр әрмәннең үтерелүен әйтә. Әрмән ягы халыкның хакимият тарафыннан юкка чыгарылуын белдерә. Әнкара исә әлеге белдерүне кире кага, дәүләтнең әрмәннәрне үтерүдә максатчан сәясәт алып бармавын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG