Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы, чит илдән финанслау булмаса да, ят агент дип танырга тәкъдим итә


“Чит ил йогынтысы астындагы затларны күзәтү турында” канун өлгесе Русия думасына бүген, 25 апрельдә кертелергә мөмкин.

Бүген, 25 апрельдә Русия думасына "ят агентлар" турында яңа канун өлгесе кертелергә мөмкин, документка ярашлы, әгәр эшчәнлекләре сәяси дип табылса, чит илдән финанслау алмасалар да, затларны һәм сәүдәгә корылган оешмаларны ят агент дип танырга тәкъдим ителә.

Бу хакта "Чит ил йогынтысы астындагы затларны күзәтү турындагы" канун өлгесенә сылтама белән РБК хәбәр итә.

Документта "ят агент" һәм "чит ил йогынтысы" дигән төшенчәләр бар. Чит ил йогынтысы – чит дәүләтнең, аның хакимият оешмаларының яки халыкара оешмаларның затка ярдәм итүе, аңа йогынты ясавы, шул исәптән мәҗбүриләп һәм ышандырып та диелә.

Авторлар "ярдәм алган һәм (яки) башка рәвештә чит ил йогынтысы астында булган" һәм сәяси эшчәнлек алып баручы затларны "ят агент" дип танырга тәкъдим итә.

Канун өлгесе текстына күрә, чит илдән финанслау алмасаң да, чит ил чыганагы "йогынтысы" нәтиҗәсендә дә бу исемлеккә кертергә мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта канунда мондый норма бар инде, ул физик затларга карата гына кулланыла. Яңа документта исә аны ят агентларның барлык категорияләренә җәелдерергә тәкъдим ителә.

Басманың Русия думасындагы чыганагы аңлатуынча, әгәр кеше "рөхсәт ителмәгән митинглар" оештырырга чит илдә укып кайткан булса һәм аларны хәзер Русиядә оештырса, бу аны "ят агент" дип танырга нигез була ала.

Шулай ук сәүдәгә корылган оешмаларны да ят агент дип тану мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, документка ярашлы, ят агентлар халык алдында чаралар оештыра, балигъ булмаганнарга белем бирү, аларны тәрбияләү эшчәнлеге алып бара, дәүләттән финанс ярдәме, мәсәлән грантлар ала алмаячак, Русиянең стратегик оешмаларына инвестицияләр ясый алмаячак.

Канун өлгесе хәзерге вакытта гамәлдә булган ят агентларның дүрт исемлеге урынына бердәм реестр булдыруны күз уңында тота.

Юстиция министрлыгы теге яки бу затны реестрга керткәннән соң, "канунның төгәл нормаларын күрсәтеп", аны нәрсәгә нигезләнеп ят агент дип тануларын хәбәр итәргә тиеш булачак.

Шулай ук канунда исемлектән чыгаруның бердәм тәртибе булачак. Аерым алганда, Юстиция министрлыгының планнан тыш тикшерүе барышында чит илдән финанслау булмавы һәм сәяси эшчәнлек алып барылмавы күренсә, ят агентны исемлектән чыгарырга мөмкиннәр.

Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мндый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG