Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда оештырылган "Тукай моңнары" бәйгесендә катнашучылар көтелгәннән өч тапкыр күбрәк булган


"Тукай моңнары" бәйгесендә катнашучылар
"Тукай моңнары" бәйгесендә катнашучылар

Тукай көнендә Уфада Башкортстан татарлары оештырган "Тукай моңнары" бәйге-фестиваленә йомгак ясалды. Быел бәйгедә төрле төбәкләрдән 1500ләп катнашучы булган.

26 апрель Тукай бәйрәме Уфада көне буе барды. Чаралар иртән Уфа "Нур" татар дәүләт театрында мәктәп укучыларының "Тукай моңнары" дип аталган бәйге-фестивале белән ачылды. Анда финалга үткән 90лап укучы көч сынашты. Быел катнашучыларның географиясе да зур булды – бәйгедә 9 шәһәр һәм 49 районнан килгән бала ярышты.

Төштән соң бәйрәм театр каршындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Ул һәйкәлгә чәчәкләр салу белән ачылды. Аннан соң Уфа "Нур" татар һәм Туймазы татар дәүләт театрлары артистлары катнашында "Язлар белән кайта Тукай" дип аталган тамаша шагыйрьләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада башкорт шагыйрьләре катнашмады.

Соңрак бәйрәм театр бинасына күчте. Анда "Тукай моңнары" бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. "Тукай моңнары" быел унынчы тапкыр оештырылды. Анда башка елларда түбән сыйныфтан алып югары сыйныфларга кадәр мәктәп укучылары катнашса, быел көллият һәм югары уку йорты студентлары да бар иде.

Бәйге беренче тапкыр республика башлыгы грантына оештырылды. Быел Габдулла Тукай шигырьләре 14 телдә яңгырады. Быел беренче тапкыр таҗик, француз, кытай телендә дә Тукай шигырьләрен сөйләделәр.

Раил Әсадуллин
Раил Әсадуллин

Тукай бәйрәмендә бу көнне туган тел көне дип атаучылар да, милли проблемнарны телгә алучылар да булды. Республика парламенты депутаты Раил Әсадуллин Русиядә мәгариф кануннарын үзгәртү өчен аерым төбәкләрнең эш алып баруын әйтеп, июнь аенда Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә Татарстан дәүләт шурасы һәм Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының күчмә утырышы булачагын, анда Мәгариф турында федераль канунга үзгәрешләр тәкъдим ителәчәген белдерде.

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин улының быел беренче сыйныфка укырга керәчәген сөйләп, аны туган тел буларак татар теле өйрәтелә торган сыйныфка яздыруын әйтте һәм залдагы барлык милләт вәкилләрен дә балаларын үз туган телләре төркеменә яздырырга чакырды.

Чараны оештыручы Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияты башкарма мөдире Альбина Хәлиуллина быелгы бәйгенең үзенчәлекләрен билгеләде.

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина

— Без чарада 500 бала катнашыр дип өметләнгән идек. Ә монда рекорд дәрәҗәдә – 1500 бала катнашты. Алар арасында Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Чуашстан республикасы укучылары һәм студентлары да бар. Бәйгедә катнашучыларның 600е татарча чыгышлар иде. Тукай шигырьләре 14 телдә яңгырады. Аларның 900е аерым кешеләр чыгышы булса, 600е төркемнәр белән күрсәтелгән тамашалардан гыйбарәт булды. Бәяләмә төркеменә быел эш күп булды. Бу бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел артуы турында сөйли", диде проектның авторы Альбина Хәлиуллина.

  • "Тукай моңнары" дип аталган бәйге-фестиваль 2012 елдан башлап Габдулла Тукай иҗатын төрле милләтләргә таныту, туган телгә, иҗатка мәхәббәт уяту максатыннан оештырыла. Аны оештыручылар – Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG