Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасарының эш бүлмәсендә тентү узган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда, Ирина Кононова куллану вакыты чыккан 150 миллион сумлык дару сатып алуны оештыруда шикләнелергә мөмкин диелә.

Бүген, 28 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононованың эш бүлмәсендә тентү узган, дип хәбәр итә үз чыганакларына сылтама белән "Пруфы" һәм "Коммерсантъ".

"Пруфы" басмасы мәгълүматына күрә, министр урынбасары куллану вакыты чыккан 150 миллион сумлык дару сатып алуны оештыруда шикләнелә.

Шул ук вакытта 15 апрельдә Башкортстан прокуратурасы кыйммәтле, яшәү өчен мөһим булган даруларны сатып алуларда канун бозулар ачыклавын хәбәр иткән иде.

Прокуратура хәбәрендә әйтелгәнчә, 2019 елда төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы республика бюджеты акчаларына 3,7 мең кап "Трипторелин" даруы сатып алган, бу 51 миллион сумга төшкән.

Чынлыкта исә 2020 елда бу дару 319 кап кына кирәк булган, ә аны 10 тапкыр күбрәк сатып алганнар. Моның аркасында даруларның кулланырга яраклы вакыты чыккан, 10 миллион сумнан артык зарар килгән. Прокуратура тикшерү материалларын тикшерү комитетына җибәргән.

Бу факт уңаеннан төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләренә вәкаләтләрен арттыру маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды, дип хәбәр ителде.

Әмма Ирина Кононовада тентү уздырулары моның белән бәйлеме, әллә башка эпизодкамы, монысы турында "Пруфы"га Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында да, тикшерү комитетында да мәгълүмат бирмәгәннәр. "Түрә үзе телефон шалтыратуларына җавап бирми", диелә.

"Коммерсантъ"ның куәт оешмаларындагы чыганагы тентү уздырылуын раслаган, әмма Кононованың да, министрлыктагы башка хезмәткәрләрнең дә тоткарланмавын әйткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG