Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тольятти эше". Берничә елга сузылган мәхкәмә утырышлары


Эльмар Мамедов белән Радик Хәйретдинов
Эльмар Мамедов белән Радик Хәйретдинов

4 майда "Хизб ут-Тәхрир" фиркасе эшчәнлегендә катнашуда гаепләнгән Тольятти мөселманнары Эльмар Мамедов белән Радик Хәйретдиновның мәхкәмә утырышы узды. Бу мөселманнарга чыгарылган гаепләү карарын аппеляция мәхкәмәсе кире какканнан соң, мөселманнарның эшләре яңадан карала.

4 майда Екатеринбур хәрби мәхкәмәсендә узган утырышта Тольятти мөселманнары Эльмар Мамедов һәм Радик Хәйретдинов эшенә бәйле шаһит Рамил Ишмиевтан сорау алынды. 2018 елда Ишмиев шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә гаепләнеп хөкем ителгән иде. Мәхкәмә белән килешүгә баруы сәбәпле, Мамедов һәм Хәйретдинов Ишмиевтан шаһит ролендә сорау алуга каршы булды.

Ишмиев мәхкәмәдә үзенең Русиядә тыелган оешма әгъзасы булуын танынды. Ишмиев сүзләренчә, 2017 елның көзендә ул Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" вәкиле буларак тоткарланудан куркып, Тольяттига килгән була. Шунда Мамедов һәм Хәйретдинов белән таныша. Кайвакыт аларның юллары мунчада яки футбол уены барышында кисешә. "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләрен тоткарлаулар турындагы сөйләшүләр дә шунда барган.

Ишмиев яшәгән фатирда "Хизб ут-Тәхрир" вәкилләренең очрашулары узмаган. Ул үзе фатир өчен түләмәгән, торакны кем биргәне һәм кем түләгәне турында да Ишмиев исенә төшерә алмады.

Ишмиев гаепләнүчеләрнең "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзалары булу-булмавы турында белмәвен әйтте. Шул ук вакытта ул Мамедов һәм Хәйретдинов белән бергә тоткарланган һәм хәзер Чиләбедә колониядә утырган Рәис Мәүлетов һәм 2018 елны җиде елга хөкем ителгән Рамил Гатауллинны оешма әгъзалары дип атады.

Моннан тыш Ишмиев Мамедов һәм Хәйретдиновның Рамил Гатауллиннан дәрес алырга яисә дәгъват дәресләрендә катнашырга килгән кешеләр булуы мөмкин дип әйтте.

Шаһит әйтүенчә, ул үзе дәрес алучы булган һәм "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының берничә кешесенә буйсынган. Шул ук вакытта шаһит сүзләренчә, Мамедов һәм Хәйретдинов беркайчан да алар төркеменә кермәгән һәм социаль челтәрләрдә аралашмаган.

Прокурор Ишмиевның элекке аңлатмалары белән хәзергесе бер-берсенә каршы килә дип белдерде һәм аның элекке белдерүләрен дә яңгыратырга кирәклеген әйтте. Ул вакыттагы аңлатмаларга күрә, Хәйретдинов Ишмиев белән Гатауллин кушуынча, Казаннан Тольятти юлындагы кафеда танышкан. Хәйретдинов, Мамедов һәм элек инде сорау алынган Алексей Ботва "Хизб ут-Тәхрир"нең җыелышларын уздыру өчен Тольяттидагы фатирны арендага алганнар. Беренче шаһитлык вакытында Ишмиев шулай ук Мамедов, Хәйретдинов һәм Ботва Гатуллинның укучылары булуын һәм барысының да "Хизб ут-Тәхрир"оешмасына карауларын әйткән диелде.

Шаһит Ишмиев 2019 елны язылган бу протоколны уку-укымавы турында хәтерләмәвен белдерде. "Минем ул чакта күңелем төшкән иде" диде ул.

Сорау алу вакытында тикшерүче Ишмиевка гаепләнүчеләр катнашкан очрашулардан видео язмалар күрсәтте. Шаһит билгеләп узганча, аларның очрашулары ирекле, ягъни чәй эчеп, әхлак турында сөйләшеп узган. Мондый очрашуларда әдәбият һәм башка чыганаклар турында сөйләшү-сөйләшмәүләре турында Ишмиев исенә төшерә алмады.

Шаһитка сорауларны гаепләнүчеләр бирде. Мамедов Ишмиевтан үзләренең "Хизб ут-Тәхрир" вәкиле булуын ничек белә алуы турында сорагач, шаһит бары фаразлар гына икәнен әйтте. Аның сүзләренчә, әгъзалар үзләренең нинди оешмага каравы турында ачыклык кертмәгән.

Хәйретдинов шаһиттан элек "Хизб ут-Тахрир"ның тыелган террорчы оешма икәнен белү-белмәве турында сорады. Ишмиев террорчы оешма булып танылуы турында белүен, әмма фактта андый оешма түгеллеге турында белүен әйтте.

Утырышлар вакытында үзләренең кысан читлектә тотылуларына каршылык белдереп Мамедов мәхкәмәгә мөрәҗәгать белән чыкты. Прокурор бу мөрәҗәгатьне эшкә теркәүгә каршы чыкты, хөкемдар киләсе утырышларда бу мәсьәләне истә тотү кирәклеген билгеләде.

15 майда гаепләнүчеләрне сак астында тоту вакыты чыга. Шушы ук утырышта прокурор тоткарлау вакытын 2022 елның 15 августына кадәр озайтуны таләп итте. Ул моны гаепләнүчеләрнең аеруча җитди җинаять эшендә шикләнелүе, Екатеринбурда яшәү урыннары булмавы, һәм гаепләнүчеләрнең сәламәтлеге сак астында утыруга киртә булмавы белән аңлатты. Прокурор шулай ук гаепләнүчеләрнең калган шаһитларга басым ясарга мөмкинлеген әйтте.

Гаепләнүчеләр моңа каршы чыкты. Мамедов сүзләренчә, кулга алынган вакыттан бирле ул беркайчан да каршылык күрсәтмәгән, ә шаһитлардан инде сораулар алынган.

Хәйретдинов, тоткарланудан озак вакыт узу сәбәпле, сак астында тотылу турындагы халыкара конвенциянең бозылуын әйтеп, чикләү чарасын йомшартуны сорады.

Ахырда мәхкәмә сак астында калдыруны прокурор сораганча 15 августка кадәр озайтырга карар итте.

Шулай ук ​ гаепләнүчеләрнең җинаять эшенең бары биш томы белән генә танышканы билгеле булды. Мамедов фикеренчә, аларга танышу өчен эш материаллары бирелмәвенең сәбәбе - үз-үзләрен адвокатларсыз да яхшы яклавы.

Киләсе мәхкәмә утырышы 2022 елның 1 июнендә узачак. Анда кабат экспертлардан сорау алыначак.

Радик Хәйретдиновның Казанда яшәүче апасы Эльвира энесенең мәхкәмә утырышларына килеп йөри, әмма хәзер ул утырышларга эләгүе авыр, ди.

— Эш инде берничә ел карала. Башта бөтен утырышлар Тольяттида узды. Мин үзем Казанда яшим, һәр утырыш саен килеп йөрдем. Анда безне еш кына кертмиләр дә иде. Бервакыт хәтта туганнары күп килә дип тә бик ачуландылар. Чөнки бу безнең аның белән күрешүнең бердәнбер ысулы иде. Ягъни утырышка эләгү мөмкинлеге төрлечә, нәрсәгә бәйле икәне дә билгесез, кайвакытта сәбәбен дә аңлатмыйча утырыш залына уздырмыйлар иде.

Соңыннан мәхкәмәне Самарга күчерделәр, мин инде анда бары бер-ике тапкыр гына бара алдым, чөнки Тольяттида әнидә кунып чыгып, икенче көнне мәхкәмәгә барсам, монда инде катлаулырак иде. Бер килүемдә энемне залга кертеп-чыгаруларын гына күрә алдым. Ягъни барып йөрүләрнең мәгънәсе дә булмады.

Без Самарга берничә тапкыр очрашуга бардык, пыяла аша трубкадан аралаштык.

Екатеринбур мәхкәмәсенә инде йөрмәдек, чөнки Радик үзе кирәкми, күп акча гына туздырачаксыз, ди. Телефоннан аралашабыз.

Энесе утырган Екатеринбур тикшерү изоляторында басым сизелми, ди Эльвира.

— Энемнең сүзләренчә, анда мөселманнар шактый күп, бер-берсенә дустанә. Биредә Тольятти белән Самарга караганда тынычрак. Минем энем барлык СИЗОда шәригать кушканнарның барысын да үти. Ул хәләл булмаган ит ашамый, биредә моңа тыныч карыйлар. Хәләл ит китермиләр, әмма Самар һәм Тольяттидадан аермалы буларак, тәлинкәсенә ризыкны итсез генә салалар. Мөселманнар бит бер тәлинкәдә хәләл булмаган бер азык булса, калганын да ашый алмый. Ә монда иттән аерып бирәләр.

Егетләр хәзер мәхкәмә утырышларында үзләрен үзләре яклый, ди Хәйретдиновның туганы:

— Хәзер егетләр утырышларда нигездә үзләрен үзләре яклый – алар шаһитларга, экспертларга сораулар бирәләр, экспертлар хәтта җавап бирер өчен берничә көн сорый. Шуңа күрә без барыбыз да яхшыга өметләнәбез. Әмма дәүләт адвокаты мәхкәмә эше барышында ниндидер хаталар тапса да, эш барышын үзгәртердәй хаталар түгел, артык өметләнмәгез диде.

***

Эльмар Мамедов һәм Радик Хәйретдиновка карата "Тольятти эше" 2019 елның сентябрендә башланды. Алар Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсенең 2нче өлеше ("Русиядә террорчы дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашу") нигезендә гаепләнде.

Хәйретдинов 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде, Мамедовка – 12 ел кырыс шартлы колония хөкеме чыгарылды. Мамедовны шулай ук 205.2 маддәнең 2нче өлеше ("Террорчылыкны аклау") нигезендә дә гаепләделәр. 2021 елның 17 июнендә Русия апелляция хәрби мәхкәмәсе Хәйретдинов белән Мамедовның хөкем карарын гамәлдән чыгарды. Шул дәвердән бирле мәхкәмә утырышлары дәвам итә.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG