Русиянең Украинадагы хәрби гамәлләре "югары төгәллекле Русия коралының", максатны үзе таба торган ракет һәм бомбаларының техник дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтте. Шулай ук Русиянең мондый кораллары шактый кимеде, дип белдергән New York Times газетына исемнәре күрсәтелмәгән Пентагон хезмәткәрләре.
Америка мәгълүматларына күрә, 2 майга кадәр Украинага мондый коралдан 2100дән артык һөҗүм ясалган. Җитми башлагач, бу коралларны сугышның икенче атнасында ук азрак куллана башлаганнар һәм хәзер Русия нигездә гадәти бомбалар куллана, дип белдергән газетның Пентагондагы чыганагы.
Кагыйдә буларак, Русия пилотлары җир өстендәге максатларны тиз арада ачыклап, аларга ракетлар төби алмый. Аерым алганда шуңа күрә дә Русия Украинаның һава һөҗүменә каршы системнарын юк итеп, һавада үзе өстенлек итә алмады, диелә. Украина җирләренә Украинадан читтә очыртып җибәрелгән ракетлар еш кына максатлардан читтә шартлый дигән басма әңгәмәдәшләре.
Русия мондый корал ясау белән соңгы ике дистә ел эчендә генә җитди шөгыльләнә башлады, шул рәвешле Кушма штатлардан егермедән артык елга артта калды.
Сүриядәге сугышта Русия максатны үзе таба торган коралларны уңышлы кулланды, әмма аларның саны бик чикләнгән иде һәм ул вакытта шартлар да башка булды: Русия очучыларының мондый корал куллануына берни дә комачауламады, ә Украинада аларга Украинаның һава һөҗүменә каршы системнары һәм хәрби очкычлары яный.
Русия Украинада бомбардировщиклардан очыртып җибәрелүче Х-101 канатлы ракетлары, "Искәндәр" һәм "Точка" баллистик ракетлары, шулай ук кораблардан очыртып җибәрелүче "Калибр" канатлы ракетлары куллана.
Америка аналитиклары фикеренчә, Русия белгечләре канатлы ракетларга юнәлеш бирүче һәм башка параметрлары булган адекват програм-инструкцияләр уйлап таба алмаган. Украинада мондый коралны күпләп кулланырга тырышу - Русиянең әле дә "балалык яшендә" булуын күрсәтте, дип белдергән New York Times әңгәмәдәшләре.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!