2024 елның гыйнвар-октябрь айларында республикада табигый кимү 66,7 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат оешмасы әзерләгән республиканың социаль-икътисади торышы турындагы хисапта әйтелә.
Узган елның 10 аенда 29 217 бала туган, бу 2023 елның шул чорыннан 1 063 сабыйга азрак. Үлемнәр исә 37 817 очракка җиткән, бу 2 379 кешегә күбрәк.
Халыкның табигый кимүе 8 600 кешене тәшкил иткән. Бу 2023 елның шул чорыннан 66,7 процентка күбрәк дигән сүз.
Татарстанстат саннарынннан күренгәнчә, 2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 21%-ка үсеп, 72 мең сум тәшкил иткән (инфляцияне исәпкә алып исәпләгәндә - 11,9%-ка арткан).
2024 елның октябрь аенда иң югары хезмәт хакын фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өчен җаваплы белгечләр алган - 125 мең сум. Мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләр - 122 мең сум, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләр - 108 мең сум, алардан соң финанс һәм иминият тармагы хезмәткәрләре бара - 107 мең сум керем алган.
- Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
- Шул ук вакытта Татарстан һәм Башкортстан Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән беренче урыннарда бара. Ике республикада кимендә 8 меңнән артык ир-ат үлгән. Үлемнәр аеруча авыл һәм кече шәһәрләрдә күп күзәтелә.
- 2024 елның 10 аенда Башкортстанда соңгы 10 айда эшкә сәләтле яшьтә үлгән ирләрнең саны 20 процентка арткан.
- Сугыш шартларында Татарстанда Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби заводларда эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
- Соңгы ике елда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда яңа урта сыйныф оешты. Бу — Украина сугышында катнашучылар һәм хәрби заводларда, келәтләрдә эшләүчеләр һәм IT белгечләр. Аларның 200 мең сумлык айлык кереме Русиядә уртача айлык хезмәт хакыннан ике тапкырга күбрәк. Аларның керемнәре менеджерлардан, банк хезмәткәрләреннән артып китте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум