Израил белән ХӘМӘС утны туктату турында килешүгә кул куйган. Бу хакта Катар премьер-министры Мөхәммәд әл-Тани матбугат очрашуында белдерде. Катар әлеге сөйләшүләрдә арадашчы иде.
Килешүгә ирешүне Израил хакимияте һәм ХӘМӘС вәкилләре дә раслады. Утны туктату якшәмбе, 19 гыйнвар көнне гамәлгә керәчәк.
Әл-Тани килешү шартлары турында да әйтте — алар элек медиаларда басылып чыккан мәгълүматка туры килә.
Беренче этапта атышларны туктату 42 көн дәвамында гамәлдә булачак. Израил тоткыннарын берничә этапта азат итү күздә тотыла. Алар фәләстин тоткыннарына алмаштырылачак: һәрбер Израилнең һәр сивил ватандашы өчен 30 фәләстин, һәрбер Израил хәрбие өчен 50 фәләстин азат ителәчәк.
Газзәдәге ХӘМӘС җитәкчесе Хәлил әл-Хәйя фәләстиннәргә ярдәм күрсәткән дәүләтләргә рәхмәтен белдерде. Ул Газзә сызыгындагы халыкны солыхка ирешү белән котлады, әмма Израил белән каршылыкның дәвам итәчәген белдерде.
Килешү турында хәбәр чыкканнан соң, Газзә сызыгында йөзләгән кеше урамнарга чыкты. Алар килешүгә ирешүне бәйрәм итә. Израил шәһәрләрендә дә халык тоткыннарның бер өлешенең тиздән кайтачагына шатлана.
- ХӘМӘС контролендәге Газзәдә хәзерге хәрби гамәлләр 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм ясаганнан соң башланды. Ул вакытта якынча 1200 кеше һәлак булды, һәм 250 кеше тоткын итеп алынган иде. Аларның бер өлеше алмашу нәтиҗәсендә азат ителде.
- 7 октябрь һөҗүменә җавап итеп, Израиль зур хәрби операция башлады. ХӘМӘС контролендәге Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, әлеге хәрби гамәлләр вакытында Газзәдә 45 меңнән артык кеше һәлак булган.
- Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Израилнең Газзә cызыгындагы гамәлләрен фәләстиннәр геноциды дип атады. Amnesty International үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен берничә тапкыр Израил хакимиятләренә дә җибәргән, әмма әлегә бернинди эчтәлекле җавап та алмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум