Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Җиңү көнендә сугышка каршы пикетлар һәм башка чаралар өчен 125 кешене тоткарлаганнар


Мәскәү үзәгендә "Үлемсез полк" йөреше, 9 май 2022
Мәскәү үзәгендә "Үлемсез полк" йөреше, 9 май 2022

"ОВД-Инфо" хәбәренчә, аларның кайберләренә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмәләр төзегәннәр.

9 майда Җиңү көненә багышланган чараларда Русия полициясе кимендә 125 кешене тоткарлаган дип хәбәр итә "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты.

Аларның 82се сугышка каршы чаралар, пикетлар һәм символика өчен тоткарланган. 43е исә - сугышка каршы элек оештырган чаралары һәм әйткән сүзләре, башка темага оештырган чаралары, шулай ук "профилактик максатларда" тоткарланган дип яза проект.

Мәскәүнең Пушкин мәйданында бер егет узып баручыларны кәнфит белән сыйлаган, кәнфит сугышка каршы фикер белдергән кешеләргә таратылган. Полиция хезмәткәрләре бу егетне автозакка алып киткән. Аның белән бергә SOTA журналисты Егор Шатов та тоткарланган, ул кәнфит өләшүче белән әңгәмә корып торган булган.

Тоткарланучыларны "Марьина роща" полиция бүлекчәсенә китергәннәр, соңрак Шатовны беркетмә төземи генә җибәргәннәр.

Пушкин мәйданында пикетчы Дмитрий Коваль да тоткарланган. Ул "Сугыш – тынычлык түгел, ирек – коллык түгел, белмәү – көч түгел" дигән язулы плакат тотып торган булган. Соңрак аны "Тверская" полиция бүлекчәсенә алып барып, Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр һәм җибәргәннәр.

Моннан тыш Казанда, Мәскәүдә, Петербурда Оренбурда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә "Үлемсез полк" йөрешенә сугышка каршы плакатлар белән килгән берничә дистә кеше тоткарланган.

"ОВД-Инфо" хәбәренчә, аларның кайберләренә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмәләр төзегәннәр.

Шулай ук йөзне тану системы ярдәмендә Мәскәү метросында кимендә 37 кеше тоткарлануы да хәбәр ителә.

Аларның бишесен Җиңү көнен бәйрәм иткәндә чаралар уздырган өчен тоткарлаганнар, калганнарын полиция элегрәк уздырган пикетлары аркасында эзләгән булган. Тоткарланучылар арасында "ОВД-Инфо" белән хезмәттәшлек итүче адвокатлар Михаил Бирюков һәм Юлия Трегубова да булган диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG