19-21 май көннәрендә Казанда XIII KazanSummit халыкара саммиты уза. Быел ул Путинның Украинага каршы сугыш алып бару нәтиҗәсендә Русиягә кертелгән санкцияләр шартларында оештырылды. Бу чараны быел Русиянең тыштан бикләнмәвен күрсәтү өчен дә кулланалар, янәсе, әнә карагыз, санкцияләргә карамастан күпме ил килгән. Көнбатышка юллар ябылганнан соң, Татарстан президентының Мьянма, Сенегал, Төрекмәнстан кебек илләргә ешрак йөрүе дә очраклы түгел.
KazanSummit җыенына быел 64 илдән һәм Русиянең 59 төбәгеннән 5 меңнән артык кеше килгән диелде. Дөрес, алар арасында дәүләт башлыклары күренмәде. Бары күптән түген Төрекмәнстан президенты вазифасыннан мәҗлес рәисе эшенә күчкән Гурбангулы Бердымөхәммәтов кына катнашучыларны сәламләде. Башка еллардан аермалы буларак, быел саммитта Европа илләреннән кунаклар күренмәде.
Ачылышны берьюлы биш телгә тәрҗемә итеп бардылар, шул исәптән, чыгышларны татарча да тыңлап була иде. Саммитның төп темасы "Уртак кулланыштагы икътисад һәм хәләлнең гомум игелеге" дип атала, җыенда күбрәк мөселман дәүләтләренә өмет баглаулары турында сөйләштеләр. Кынбатышны тәнкыйтьләү, аны "неоколониализм" сәясәте алып баруда гаепләү гадәти күренеш булды. Шул ук вакытта Русиянең шәрыкка таяныр өчен бүген әзер түгеллеге, аерым алганда, ислам финансларын кулланыр өчен кануннар комачау итүе әйтелде. Шулай да Русиянең шәрыкка йөз тоткан тышкы сәясәтен коруда Татарстанны файдаланачаклары да аңлашылды. Әмма татарларның Русиягә тугры булырга тиешлеген дә киная белән әйтеп тордылар. Азатлык KazanSummit чарасында яңгыраган төп фикерләрне барлады.
Көнбатышка ярлык тагу, Русияне мактау
KazanSummit ачылышы Русия түрәләре өчен Көнбатышны гаепләү, Русия икътисадын тотрыклы итеп күрсәтү өчен бер мәйдан булып торды. Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников илдәге бөтен проблемнарда Америка һәм Европа илләрен гаепләде.
"Вазгыятьне Русиягә карата кертелгән чамадан тыш санкция басымы катлауландыра. Моны Русия икътисадын тотрыксызландыру өчен эшләделәр, ләкин чынлыкта бөтен дөнья икътисадын һәм сәүдәне җимерәләр. Тауарларга бәяләрне арттыралар, кешеләрнең тормышын бозалар һәм инфляциягә эчтәргеч ясыйлар", диде ул.
Шул ук вакытта Русия икътисады, валюта һәм финанс базары тотрыкланды дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, җитештерү күпләп кимемәгән, эшсезлек нык артмаган, инфляция акрынайган.
"Тотрыклы икътисадлы Русия" ислам илләре белән хезмәттәшлекне арттырырга әзер дип әйтте ул. "Бездә 20 млн мөселман яши. Санкцияләр вакытлыча", дип мөселман дәүләтләренә мөрәҗәгать итте.
Министр ислам илләре өчен яңа мөмкинлекләр туды дип сөйләде. Русия "Төньяк-Көньяк" транспорт коридоры аша хәзәр Каспий бассейны һәм Фарсы култыгы илләре белән сәүдәне арттырырга тели. Ләкин бу юл аша әлегә Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан белән генә эшлиләр. Киләчәктә Төрекмәнстан белән дә эш итәргә җыеналар.
Русия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов министр Сергей Лавровның сүзләрен китереп, Русияне "неоколониаль" фикер йөртүне кире кагучы ил дип атады.
Миңнеханов: Иран тәҗрибәсен кулланырга кирәк
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та федераль түрәләргә кушылды. Ул берничә кат Путинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әйтергә кирәк, Миңнеханов пленар утырышта кәгазьдән укып, протокол кушканча гына чыгыш ясады. Аның авызыннан Көнбатышны кискен рәвештә тәнкыйтьләү сүзләре артык ишетелмәде. Соңрак ул "Сбербанк" банкы оештырган сессиядә санкцияләрдән зыян килүе, Европа илләренең "ышанычсыз" булуын әйтте.
"Партнерларның бер өлеше бездән кире борылды. Шулай да ышанычлырак хезмәттәшләр бар. Без аларны болай да чын партнерлар дип хис итә идек. Бүген санкцияләр өстенлекле юнәлешләрне билгели. Санкцияләр экспорт кимүгә, импорт тауарларының азаюына, импортның кыйммәтләнүе сәбәпле аңа эчке базарда ихтыяҗ төшүенә, халыкның кереме кимүенә китерә, логистика үзгәрә. Санкцияләр вакытында да Русия базары инвесторларны үзенә җәлеп итә", дип сөйләде.
Ахырдан Татарстан президенты Иран тәҗрибәсен кулланырга чакырды.
"Санкциягә эләккән илләр клубына рәхим итегез", дип җавап бирде Иран вәкиле. Бу вакытта Миңнехановның йөзе көләч иде.
Русиядә ислам банкингы системы дистәләрчә ел хәл ителми
KazanSummit 13нче тапкыр узуга карамастан, елдагыча җыенда Русиядә ислам банкингы системы проблемы хәл ителмәве турында сөйлиләр. Гәрчә, саммит ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен оештырылган. Ә мөселман дәүләтләре белән эшчәнлекне арттыруда төп таләп – финанс системын яраклаштыру. Миңнеханов алга китеш булмавын әйтте.
"Без ислам финансы тирәсендә гел әйләнеп йөрдек. Хәзер акрын эш иткәнебезне аңладык. Бу Көнбатыш капиталы базарында альтернатив юл була ала. Русиядә ислам динен тотучы халыкларның саны артуы көтелә. Мөселманнар күп яшәгән төбәкләр бар. Аларның банк хезмәтләренә ихтыяҗы бар. Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр кертелүгә карамастан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән күпчелек илләр белән эш итү дәвам итә. Шулай да бүгенге вазгыятьтә Русия кануннары ислам финанслары белән эш итәргә комачаулый. Бу өлкәдә кануннарны үзгәртүче, шуны өйрәнүче аерым структура кирәк", диде ул.
Ләкин Русиядә ислам банкингы системы турында сөйләшү фикер алышу дәрәҗәсендә генә калуы аңлашылды.
"Русия думасы эшче төркем булдырган иде. Алар ислам банкингын өйрәнә һәм норматив базалар төзү белән шөгыльләнә. Бу банклар аша эшмәкәрләргә монда да, чит илдә дә эшләргә мөмкинлек бирер иде", дип искә алды Русия сәүдә-сәнәгать пулаты президенты Сергей Катырин.
Чит илләр Татарстанга өмет баглый, Русия шуннан файдалана
Ислам илләреннән килгән вәкилләр Көнбатышны тәнкыйтьләүдән ерак торды, Русияне дә егылып мактаудан тыелып калды.
Дөнья Хәләл көне (UNWHD) рәисе Мөхәммәт Джинна Татарстанда хәләл-хаб булдырырга тәкъдим итте.
"Минемчә, Татарстан мөселман һәм мөселман булмаган илләр өчен хәләл тауарлар җитештерүдә яхшы һәм мөһим уенчы булып тора ала", дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, республикада логистика булдырып, җитештерүчеләр арасында элемтә урнаштырырга мөмкин. Джинна фаразына караганда, хәләл индустриясе әйләнеше 3 трлн доллардан 10 триллионга җитүе ихтимал.
Төрекмәнстан парламенты рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәтов исә, Русия белән ислам илләре арасындагы элемтәдә Татарстан күпер булып тора дип исәпли.
"Соңгы елларда Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләргә өстәмә көчле этәргеч бирелде. Икътисади һәм инвестиция өлкәсендә хезмәттәшлек бара. "Камаз", "Татнефть", Казан боралак заводы, кораб төзү корпорациясе. Безнең ил алга таба алар белән отышлы элемтә урнаштырырга ниятли", диде ул.
Берләшкән гарәп әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла Әл-Сәлах Русия белән мөнәсәбәтләрнең эшлекле булуында "Миңнехановның өлеше зур" дип белдерде.
Русия белән әмирлекләр арасында сәүдә зур түгел. 2018-2021 еллар аралыгында 4,5 млрд доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта бүген дөньяда хәләл тауарлар чыгымы 6,5 трлн доллардан артып китә ди ул.
Ислам илләре Татарстаннан, гомумән, Русиядән нефть, газ сатып алырга әзерме? Республикада җитештерелгән нефть химиясе продукцияләрен Көнчыгышка җибәрә аламы? Һәрхәлдә, әлеге четрекле сораулар ачылышта күтәрелмәде. Ислам илләре үзләре дә кара алтынга бай, шуңа бу мәсьәләне беркем кузгатмады.
Бүген Русиянең ислам илләре белән актив хезмәттәшлеге БДБ илләре белән генә чикләнә, дип бәяләгән Русия экспорт үзәге аналитиклары. Әлеге саннарны финансчы Роман Смагин китерде. Бүген Русиянең экспорты Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Беларус белән генә ныклап бәйләнгән. Сәүдә күләме якынча 35,9 млрд доллар тәшкил итә. "Дустанә илләр" исемлегенә кергән Кытай, Һиндстан, Вьетнам, Төркия, Мисыр, Әлҗәзаир (Алжир), Ираннан 46,9 млрд доллар өмет итәләр. Берләшкән гарәп әмирлекләре, Малайзия, Сүрия, Ирак, Мексика, Бразилия – барлыгы 15 ил белән элемтәләр көчәйсә, 15,7 млрд доллар акча эшли алырга мөмкиннәр.
Татарстанның Русиягә тугры булырга тиешлеген искәрттеләр
Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Русиядәге вәкиле Рамазан Абдулатипов саммит барышында 90нчы елларны искә төшерде. Ул вакытта күпләрнең "башлары китте", ә Татарстан Русиягә тугры калды диде ул. Абдулатипов әлеге чыгышы алдан язылган. Текстны ул тулысынча укып сөйләде.
"Бу вакытта күпләр үз дәүләтен, үз халкын сатты. Шәймиев такымы арканнан йөрүчеләр кебек эшләде. Үз артыннан Татарстан һәм татар халкын алып китте һәм шул ук вакытта Русия белән элемтәләрне өзмәде. Иң мөһиме – татар халкының иң авыр вакытында Шәймиев такымы үз позициясен һәм сайлау юлын билгели алды. Бу катлаулы вакытта Татарстан үзен һәм гомумрусия юнәлешен югалтмады. 90нчы еллардан соң Татарстан федератив демократик маяк булып торды. Ул күпмилләтле һәм күптөбәкле Русиянең киләчәге федерализм белән бәйләнгәнен аңлады", диде ул.
Татарстанның яулап алган мөстәкыйльлеге Путин чорында юкка чыгуын хуплагандай ул чыгышын дәвам итте.
"Владимир Путин президент булып сайланганнан соң, Татарстан тулысынча конституцион федерализм рәтенә кайтты. Моннан тыш, Татарстан күпмилләтле республика эчендә бердәмлек булдыруда күпләр өчен үрнәк булды", диде ул.
Шул ук вакытта Абдулатипов хәзерге Русия җирлегендә ислам дине Дербентта VII гасыр ахырында ук таралганын искә төшерде. Шул рәвешле ул ислам Болгарда беренче булып кабул ителгән дигән фикергә каршы төшүчеләр рәтенә басты.
"Татарлар исламны православ һәм урыс цивилизациясенә уңышлы яраклаштыра алды", дип өстәде ул.
Абдулатипов татарларның һәрвакытта Русиягә тугры калуын ассызыклады. Ул Казан ханлыгы яулангач татарлар Русия дәүләтенә хезмәт итүен, фетнә чорында һәм 1812 елгы сугышта татарларның роле турында сөйләде. Шулай да Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек дәүләт тоткан чор хакында искә алуны кирәк тапмады. Татарлар Русиягә тугры булуын искәртергә тырышты.
Ахырда ул "Бәлки безнең парламент Русия цивилизациясендә мөселманнарның роле турында фикер алышыр?", дигән соруны куйды.
"Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit"
"Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit" Русия белән ислам илләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне көйләүче мәйдан дип санала. Беренче саммит 2009 елда узды. 2019 елда үткән җыенда 72 илдән һәм Русиянең 38 төбәгеннән 3 мең ярым кеше катнашты. 2021 елгы "KazanSummit"ның төп темасы – Хәләл лайфстайл, ягъни хәләл яшәү рәвеше иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!