Татарстанда су үткәргечләр һәм канализация торбалары 53 процентка таушалган. Бу үз чиратында торак-коммуналь хуҗалыгында аварияләр тудырды, дип белдерде Татарстан төзелеш министры Марат Айзатуллин 25 майда узган хөкүмәт киңәшмәсендә.
"Җылылык сезонында 2 741 авария булды, шуларның 68 проценты су үткәргечләренә туры килә", диде ул.
Иң күп аварияләр Казан, Әлмәт, Бөгелмәдә булган.
Айзатуллин тәкъдим иткән саннардан күренгәнчә, бүген су үткәргечләр һәм канализация торбалары 53 процентка таушалган. Җылылык бирү җиһазлары да 51 процентка искергән.
"23,4 мең километр су үткәргечнең 8 меңгә якынын алыштырырга кирәк", диде ул.
Министр сүзләренә караганда, Русиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче оешмалар зур кыенлыкларга тап булган.
"Материалларга һәм җиһазларга бәяләр 30-40 процентка артты, импорт җиһазлары җитми һәм аларның Русиядә аналогы юк, Русия Үзәк банкы төп ставканы арттыргач, еллык кредит алып булмый", диде ул.
Татарстанда инженер челтәрләрен алыштырыр өчен башка дәүләт програмнарын туктатып торырга мөмкиннәр.
"Бәлки безгә кайбер програмнарны кыскартырга, йә туктатып торырга кирәктер. Монда инвестиция кертмичә булмый", диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, татарстаннарның коммуналь түләү бурычлары 8,8 млрд сумга җиткән. Бу ел башында ул 8 млрд сумга гына якынлашкан булган.
Узган ел Казан мэры Илсур Метшин башкалада җылылык челтәре 60 процентка таушалган дип белдергән иде. Шәһәр казнасында моның өчен акча булмавы әйтелде. Аларны яңарту өчен ул Мәскәүдән ярдәм сорады.
Яңа елдан рәсми тарифлар үзгәрмәсә дә, Татарстанда халык торак-коммунал хуҗалыгы хезмәтләренең бәясе сизелерлек күтәрелүен белдерде. Белгечләр бу социаль киеренкелекне дә арттыра дип саный. Җәен исә рәсми тарифлар Казанда 13, башка шәһәрләрдә 9,2, авылларда 6,2 процентка артыр дип көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!