Европа берлеге илләре җитәкчеләре дүшәмбе кичендә соң гына Русиягә каршы чикләүләрнең алтынчы пакеты турында килеште. Ул Русия нефтен сатып алуны өлешчә тыюны һәм Сбербанкны SWIFT системыннан аеруны күздә тота. Бу турыда Twitter-да Европа Европа берлеге секретаре Шарль Мишель хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, берлек Русиядән нефтен импортының өчтән ике өлешеннән артыгыннан баш тартачак, әмма бу чикләү нефть торбасы аша килгән нефтькә кагылмый.
Чикләү диңгез аша китерелгән нефтькә генә кагыла. Европа берлеге "Дружба" торбасы аша нефть алуны дәвам итәчәк, чөнки Маҗарстан аңа бик нык бәйле. Маҗарстан Русия нефтен алуны тулысынча тыюга каршы чыккан иде.
Европа комиссиясе рәисе Урсул фон дер Ляйен сүзләренчә, бу санкцияләр ел ахырына Русия нефтен Европа берлегенә алуны 90 процентка киметәчәк.
Bloomberg исәпләвенчә, Русия нефть эмбаргосыннан елына 22 млрд доллар керемен югалтырга мөмкин. Зыянның 10 миллиарды диңгездән нефть җибәрүгә туры килә. Русия нефть экспортының 75 проценты нәкъ диңгез аша җибәрүгә кагыла. "Дружба" нефть үткәргече аша Маҗарстан, Чехия һәм Словакиягә нефть сатудан Русия елына 6 млрд доллар керем алачак.
Моннан тыш, Европа берлеге җитәкчеләре Сбербанкны SWIFT системыннан аерырга килешкән. Шулай ук Европада Русиянең өч дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараласы эшчәнлеге тыелачак.
25 марттан соң беренче мәртәбә сишәмбе дөнья базарында Brent маркалы нефть бәясе 119 доллардан югары күтәрелде.
Шул ук вакытта алтынчы пакеттан русияләргә Европада милек сатып алуны тыюны алганнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!