Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Галишан Нуриәхмәткә чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды


Галишан Нуриәхмәт, архив фотосы
Галишан Нуриәхмәт, архив фотосы

Татарстан Югары мәхкәмәсендә Татар милли хәрәкәте активисты Галишан Нуриәхмәтнең гаризасы нигезендә утырыш узды. Хөкемдарның карары – Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган хөкем үз көчендә кала.

1 июньдә Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе, милли хәрәкәт активисты Галишан Нуриәхмәтнең аппеляциясе каралды. 14 мартта Татарстан прокуратурасы Галишан Нуриәхмәтне 2021 елның 15 октябрендә Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен Русиянең административ хокук бозулар кодексының 5нче маддәсе нигезендә гаепләде һәм Казанның Вахитов мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. 2022 елның 14 мартында Вахитов районы мәхкмәсе аны гаепле дип таныды һәм 5 мең сум штрафка тартты. Нуриәхмәт моның белән килешмичә Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Галишан Нуриәхмәт мәхкәмәдә үз-үзен яклады. Журналистлар утырышка кертелмәде. Нуриәхмәт сүзләренә караганда, мәхкәмә урыс телендә генә барган, тәрҗемәче тәкъдим ителгән, әмма гариза тапшыручы аннан баш тарткан.

— Хәтер көнендә яңгыраган аудионы хөкемдар яңадан тыңлады, әмма артык сораулар бирмәде. Мин үз чиратымда "Монда нинди яңа яки куркыныч сүзләр әйтелә соң? 1552 елда Казанны басып алу нәтиҗәсендә урыслаштыру сәясәте бара, Русия буйлап эшләгән 4 мең татар мәктәбеннән яртысы гына калды" дип әйттем. Фактны сөйләдем. Әмма хөкемдар моның белән килешмәде, — диде ул Азатлыкка. — Аклауларын көтмәдем, минем өчен тискәре карар булачагы билгеле иде. Русиядәге сәясәт барлык бәйсез иҗтимагый оешмаларны, үзаллы фикер йөртүчеләрне юк итә. Әмма мин барыбер үз хокукларым өчен көрәшәчәкмен.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, мәхкәмәгә чакырулар милли хәрәкәт активистлары Абдуллаҗан Җәләлов, Нәҗибә Сафина, Кәшшаф Гатин, Зиннур Әһлиуллинга да килгән.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә Хәтер көне өчен 75 мең сум штраф салынды. Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тану эше әле дәвам итә. Аның утырышы 10 июньгә билгеләнгән.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG