Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтыйк буенда татар сукмагы. Алман галимнәре татар дөньясын өйрәнә


Сәфәрдә катнашучылар
Сәфәрдә катнашучылар

Кавказ, татар һәм төрки дөньяны өйрәнү институты (Institute for Caucasica-, Tatarica- and Turkestan Studies – ICATAT) Балтыйк илләренә һәм Польшага татар эзләре буйлап белем һәм мәдәният алмашу сәфәре оештырган. Автобус, поезд һәм очкычларда узган сәфәр һәм дискуссияләрнең темасы – Балтыйк буе татарлары һәм алманнары тарихы, шулай ук Татар сукмагындагы тарихи урыннар. Белосток – Крушиняна – Боһоники – Каунас – Тракай – Вильнюс сәяхәте бер атна дәвам иткән.

Азатлык әлеге сәфәрне оештыручыларның берсе, ICATATның Берлин-Магдебург бүлеге мөдире доктор Миесте Хотопп-Рике (Mieste Hotopp-Riecke) белән сөйләште. Хотоп-Рике Татарстан тарих институты белән тыгыз элемтәдә эшли, Казан федераль университетында татар факультеты бетерелүгә каршы Кавказ, татар һәм төрки дөньяны өйрәнү институты исеменнән Татарстан җитәкчелегенә хатлар да язды. Миесте татарча да сөйләшә.

Миесте Хотопп-Рике
Миесте Хотопп-Рике

— Саннары аз һәм интеграциядә булсалар да, андагы татарлар үзләрен ни дәрәҗәдә татар дөньясының бер өлеше итеп кабул итә?

— Добруджа татарлары яки Төньяк Кавказ татарлары (нугайлар) кебек үк, Липка татарлары да үзләрен татар дөньясының бер өлеше итеп тоя. Алар шулай ук үзләрен төрки дөньяның да бер өлеше итеп хис итә. Ник алай булмасын? Берничә гасыр элек татар телен югалтуга карамастан, алар, беренче чиратта, диннәре аша – исламга тартылулары белән үзләрен татарлар белән тиңләштерәләр. Казакъстанда яки Романиядәге Трансильваниядә яшәүче рус алманнары үзләрен алман дип санаган төсле.

— Милли азчылык буларак ассимиляциягә каршы торуның кыенлыгы турында сөйләделәрме? Милләт буларак, ничек сакланып калырга тырышалар?

— Польша, Литва татарлары өчен ассимиляция проблем түгел. Һәрхәлдә, бу лингвистик ассимиляция темасы түгел. Кешеләр татар гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, тарихына һәм ислам диненә тугры булганда, алар анда татар булып торалар. Әлбәттә, азсанлы булу аркасында юкка чыгу куркынычы бар, монда әлегә 4 меңгә якын татар яши. Шуңа да карамастан, мондый искиткеч мәдәният һәм мәгърифәт эшчәнлеге алып барганда, мәсәлән, Белосток, Крушиняна, Боһоникидагы музыкаль тамашалар, рестораннар, музей һәм китапханә эшләгәндә, милләт буларак яшәячәк, яшь буынны җәлеп итеп торачак.

— Татарлар тормышының кайсы ягы кызык тоелды?

— Нәкъ менә шушы мәдәни һәм академик ягы бик интенсив, күптөрле һәм заманча: үз җырларын, фольклорын, кул эшләрен, кырымтатарлар һәм татарларның милли дизайннарын торгызалар. Һәрхәлдә, мондагы татарлар дүрт нәрсә белән чиксез горурлана: милләте, Польша яки Литва ватандашлыгы, мөселманлыгы һәм заманча европалы булуы белән.

— Яшьләр үзләрен татар дип таныймы?

Алдагы ике дистә ел татарларның яңа буыны булачакмы-юкмы икәнен хәл итәчәк

— Яшь буын милләтнең, аерым алганда, аз санлы халыкларның исән калуына өмет маягы булып тора. Чөнки коммунизм таркалганнан соң зур эмиграция дулкыны булды. Хәзер татарлар чит илләрнең һәр тәҗрибәсен туплап, шул исәптән этномаркетинг һәм бизнес өлкәсендәге яңа идеяләр белән кайта. Алдагы ике дистә ел татарларның яңа буыны булачакмы-юкмы икәнен хәл итәчәк. Әйдәгез, Литва караимнарына карыйк: алар да берничә тапкыр үле дип игълан ителде, һәм алар хәзер дә бар! Тракайда 200 караим тәҗрибәсе берничә меңлек татар өчен дә ярарга мөмкин.

— Татар ризыкларын авыз итеп карадыгызмы, ошадымы?

— Крушинянада Татар мәдәни үзәгендә Җәннәт Богдановичның "Tatarischen Jurte"нда кунакта булдык, Боһоникида Крузинян музеенда һәм мәчетләрендә булдык, Белостокта татар китапханәсе мөдире һәм мөфти белән аралаштык, Супраследа "Tatarynka" ресторанында татар ашлары остаханәсе уздырдылар, Белостокта "HALVA" ресторанында, Тракайдагы "Kybynlar" һәм "Kiubete" караим рестораннарында һәм Каунаста "Tatar" ресторанында ашадык. Искиткеч ризык – милли гастрономия функцияләренең берсе генә. Алар әле татар мәдәнияте үзәге, татар җәмәгатьчелегенең очрашу урыны, татар китапларын, һөнәрчелек эшләрен, азык-төлек продуктларын һәм татар газетларын тарату нокталары булып тора.

Тракайдагы "Kybynlar" ресторанында
Тракайдагы "Kybynlar" ресторанында

— Узган ел азагында Беларуска Гыйрак һәм Сүриядән дистәләгән мең мигрант килде. Алар Польшага, шулай ук Европа берлегенең әгъзасы булган башка күрше илләргә – Латвия һәм Литвага эләгергә тырышты. Боһоникидагы татар-мөселман җәмгыяте аларга ярдәм итеп килде. Бу мәсьәлә бүген дә актуальме? Чик буендагы хәлләр турында сөйләделәрме?

— Бу шәхси сәфәр иде, без экуменик дога кылу һәм динара алмашу максаты белән сәяхәт иттек. Күп кешеләр Польша хөкүмәтенең качакларга карата рәсми сәясәтеннән һәм Европа берлеге тарафыннан тагылган чикләр демаркациясеннән канәгать түгел. Шуңа да карамастан, җирле халык кайвакыт төнлә, еш кына кануни нигезсез, ә чын кешечелек хисеннән, мөселман буларак, христиан буларак, җаваплылык тойган Европа берлеге ватандашлары буларак ярдәм итәргә тырыша. Бу безнең барыбызны да бик тәэсирләндерде һәм тетрәндерде. Шуңа күрә безнең өчен 18 майда, кырымтатарлар сөргенен һәм геноцидын искә алу көнендә, Крушинянада бергәләп әләм күтәрү мөһим иде.

Крушиняна мәчете янында кырымтатар әләме белән
Крушиняна мәчете янында кырымтатар әләме белән

— Украинадагы сугышка андагы татарларның мөнәсәбәте нинди?

Кем белән очрашсак та, барысы да Русия башлаган сугышка каршы

— Кем белән очрашсак та, барысы да Русия башлаган сугышка каршы. Бу Германиядә булган караштан бик нык аерыла. Әмма беркем дә Русиядәге сәяси режимны, Путин диктатурасын Русия Федерациясе халкы белән, аның дистәләгән халкы белән бутамый.

— Татарстан, Казан турында нәрсәләр сөйлиләр?

— Коммунистик чорда үскән һәркем, ГДР булсынмы, Совет Литвасында яки Польша халык республикасында булсынмы, диктатура шартларында яшәүнең нәрсә икәнен белә. Бу яктан караганда, Татарстандагы вазгыять турында сүз аз кузгатылды. Татарстандагы яшьләрнең аерым гамәлләре сизелә, әмма барысы да хәзерге вакытта Татарстанда һәм Русиядә яшәүчеләр өчен уйлау һәм үз фикереңне белдерүнең никадәр куркыныч һәм хәвефле булуын белә. Бу җәһәттән татар матбугатында яки Русия мәгълүмат чараларында татарлар тарафыннан әйтелгән фикерләр яки уйлар бернинди роль уйнамый.

— Германиядә яшәүче татарлар җирле архивларда, алманнарның Беренче дөнья сугышында әсирләрдән яздырып алган татар һәм башкорт җырлары язмаларын тапкан иде. Алар сезнең институтта сакланамы?

— Мондый музыкаль язмаларны Германиядә яшәүче татарлар гына тапмаган, шулай ук галимнәр дә моның өстендә эшлиләр. Мондый язмалар безнең Магдебургта, Лейпцигта милли китапханәнең музыкаль архивында һәм, мәсәлән, Берлинда Һумбольдт исемендәге университетның фонограмма архивында саклана. Без шулай ук Икенче дөнья сугышы чорында яздырылган вермахтның Идел-татар ансамбле язмаларын таптык һәм тикшерүне дәвам итәбез.

* * *

Әлеге сәфәрдә катнашкан бердәнбер татар, Мюнхенда яшәүче Камил Сафин, бу экскурсия турында ишеткәч, озак уйламадым, ди:

Камил Сафин (с) һәм Миесте Хотопп-Рике Каунас мәчете янында
Камил Сафин (с) һәм Миесте Хотопп-Рике Каунас мәчете янында

— Моннан 5-6 ел элек мин поляк телен өйрәндем һәм Польша минем өчен туган җир кебек, әмма татарлар турында берни дә ишеткәнем булмады. Соңрак 15-16нчы гасырда Польша-Литва патшалыгы гаскәренә татар сугышчылары чакырылуы турындагы мәгълүматка юлыктым, әмма моны тарихта калган әйбер дип кабул иттем. Узган ел, ниһаять, Польшаның төньягында һәм Гданьскидагы өч мәчетнең берсендә булдым, ләкин ул вакытта да татар темасы минем яннан үтеп китте. Бары тик татар телен өйрәнү, татар мәдәнияте белән танышу, Казанга сәфәр кылу белән генә дөнья татарлары белән бераз кызыксына башладым һәм нәтиҗәдә "Ханым" оешмасы җитәкчесе Гөлнур Даутова белән таныштым. Германия татарлары белән элемтә җайланды, шулай итеп, ICATAT институтына чыктым. Ник мин аларны элек белмәгәнмендер, чөнки алар мәкаләләр, китаплар чыгара, яхшы веб-сайтлары бар, шул исәптән татар кириллицасына күчерелгән версиясе эшли. Балтыйк илләренә болай да күптән барырга планлаштырган идем, әмма никтер куллар барып җитмәде. Шуңа күрә әлеге сәфәр – язмыш бүләге: бер сәфәрдә татарлар да, поляклар да, литвалар да. Шулай да бу сәфәр танышу чарасы гына булды, Польша һәм Литва татарлары турында күбрәк укып, аларның тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнеп, тагын бер тапкыр килергә була.

— Аларда милли үзаң ни дәрәҗәдә сакланган?

— Поляк татарлары үзләрен татар милләтле поляклар яки Польша татарлары дип атыйлар. Миңа моны ишетү кызык булды, чөнки алар татарча белмиләр, поляк һәм инглиз телләрендә генә сөйләшәләр. Моны Русиядә яшәгән татарлар яки минем үзем белән чагыштыру да шактый кызыклы. Мин үзем татар телендә туган телемдәге кебек сөйләшмим – димәк, кем мин? Мин үземне татар дип тоям. Мин үземне Русия белән паспорт аркасында гына ассоциацияләштерәм – монда тагын рус паспорты, Русия паспорты дигән сүз уены килеп керә. Соңгы ике елда мин Русия белән тәңгәлләшүдән котылдым, юкса, танышканда барыбер рус телендә сөйләшүемне әйтәм.

Алар белән бу хакта киләсе баруымда сөйләшергә телим. Мин татар телен өйрәнәсезме дип сорадым, алар бик гади җавап бирделәр – "без татар телен өйрәнмибез" диделәр. Аларның туган теле поляк теле, һәм алар үзләрендә татар миллилеген йөртәләр. Үз тарихларын саклыйлар, мәдәниятләре турында сөйлиләр. Алар үзләрен башка поляклар кебек Польшаның бер өлеше дип хис итәләр. Мин Белостоктагы мәчеттә алардан Финляндия татарлары белән элемтәләр турында сорадым, алар бернинди дә элемтә юк, дип җавап бирделәр. Миңа хәтта алар арасында ниндидер проблем да бар кебек тоелды, әмма бусы инде шәхсән минем тойгылар гына. Аларның берләшмәве сәер. Аңлавымча, алар Литва татарлары белән берләшә, алары да татарча белми, литва һәм рус телләрендә сөйләшә.

Белосток мәчетендә
Белосток мәчетендә

— Милли азчылык сыйфатында милли үзаңны саклап калу өчен алар нишли ала?

— Аларга ассимиляциягә каршы тору авыр, әлбәттә. Саннары дүрт мең тирәсе генә, төгәл санны алар үзләре да белми. Бу сан елдан ел кими бара. Әмма аларның монда берничә гасыр элек тә күп булмавын, хәзер өч мең ярым – дүрт мең кеше икәнен искә алсаң, аларның берничә йөз ел аша үз мәдәниятләрен бүгенге көнгә кадәр алып килә алуларын, телләрен югалтуга карамастан, һаман милләт булып калуларын күзәтү бик кызык. Алар хөкүмәттән дотацияләр ала, аңлавымча, аларда гомумән милли мәдәниятне саклап калуга юнәлгән дәүләт програмы бар. Бу инде полякларның алар янында яшәгән мөселманнарга һәм башкаларга толерант булуын күрсәтә.

Әлбәттә, сәясәтчеләр тарафыннан бу толерантлыкны күрсәтү өчен кулланылса да, алар бу мөмкинлекләрне кулланып калырга, ниндидер суммалар бүлеп бирелсә, милли сорауларның матди ягын булса да тәэмин итәргә тырыша. Менә быел алар татар харитасын – Польша, Литва, Беларус җирләрендә татарларга бәйле тарихи урыннар харитасын бастырган. Ул тарихи урыннарның күбесе инде юкка чыккан. Харита инглиз һәм поляк телләрендә, мин аларның бу эштә татарчага тәрҗемә итүгә ихтыяҗлары булмавына игътибар иттем. Бу беренче чиратта туристлар өчен эшләнә. Чөнки бу урыннар туризм өчен бик яхшы көйләнгән.

— Туризм биредә татар темасына гына бәйлеме?

— Көнчыгыш Польшада туристларны тагын ни белән кызыктырып булсын? Көнчыгыш Польшада татар рестораны бар, аны Беларустан күчеп килгән татарлар тота. Ресторанның хәзерге хуҗабикәсе инде Польшада туган. Ул полякча һәм русча сөйләшә. Мин аның белән полякча гына сөйләштем, татарча белсә, татарча да сөйләшер идем, рус теле миңа кызык түгел. Алар үз мәдәниятләре турында ешрак сөйләргә, башкаларны да таныштырырга тырышалар. Чөнки гади поляк, Татарстан турында белсә дә, Польша татарлары турында ишеткәне юк.

Крушиняна зиратында
Крушиняна зиратында

— Татар телендә гомумән сөйләшмиләр, дидегез. Аларны нәрсә татар итеп тота?

— Миңа андагы кечкенә татар авыллары, аларның хәзер дә яшәве, андагы актив татар коммунасы, зиратларны тәртиптә тотуы бик ошады. Алар татарча сөйләшмиләр, үзләрен тел белән берничек тә бәйләмиләр, үзләрен поляк дип атасалар да, татар дип хис итәләр һәм үз мәдәниятләрен бәйрәм итәләр, моның белән бик горурланалар. Яшьләр дә үзләрен татар дип саный. Балаларга да мәдәниятне сеңдерәләр.

Без Литвада очраткан караимнар белән чагыштырганда – алар бөтен Литвага 192 кеше – алар караим гаиләләре турында күргәзмәләр ясыйлар. Аларның караим телен үзлектән өйрәнү өчен дәреслекләре бар, җәйге мәктәпләре бар – алар елга бер тапкыр кешеләрне бер атналык караим теле курсларына чакыралар. Әлбәттә, бу җитми, әмма бу алар өчен булган ресурслар турында үзләренә үзләре ясаган реклам кебек. Анда күбрәк өлкән буын шөгыльләнә, ата-аналар балаларын да җибәрәләр, караим теле, аның туган тел икәне турында сөйлиләр. Бөтен илгә 192 кеше булган милләт өчен бу бик шәп инициативалар. Мин күргәзмәдәге караим ханым белән истәлеккә фотога да төштем, бәлки бер утыз елдан соң андый мөмкинлек тә булмас.

— Финляндия татарлары белән аралашмаулары аңлашылды. Татарстан белән элемтә тоталармы?

— Мин ниндидер элемтәләр булуын ишетмәдем. Татарстаннан килгән бердәнбер бүләк – Идел Болгарстанында Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан җибәрелгән рәсем, ул татар рестораны диварында эленеп тора.

— Крушинянадагы татар ресторанында булдыгызмы?

— Крушинян авылына без канунсыз эләктек дияргә була – Беларус чигенә өч чакрым кала гади туристларга үтәргә ярамый. Әмма килгән полиция безгә проблем ясамады, күзәтеп кенә торды. Татар рестораны бикле иде, әмма сувенир кибетендә чәкчәк кенә алдым – ул күбрәк кош теленә охшаган иде. Бик тәмле иде, әмма мин белгән чәкчәк түгел.

Без "Tatarynka" ресторанында булдык, аны Алина Йодловска җитәкли. Безне үзенең кызы белән таныштырды. Безгә анда воркшоп оештырдылар, без өч төрле ризык пешердек: Беларус татарларының "колдун" дигән варениклар формасындагы пилмәннәре, "кочевник" дип аталган итле штрудель һәм алмалык дип аталучы алмалы һәм дарчинлы татлы чебурек. Соңгысы минем өчен яңалык булды.

"Tatarynka" ресторанында
"Tatarynka" ресторанында

Без килгән көнне хуҗалар яңа төзелгән ресторандагы йортларында беренче төн кунганнар иде. Иске ресторанның януы, бусын өр-яңадан төзүләре турында сөйләгәндә, аның күзләренә яшьләр килде. Безне сабантуйга чакырды. Сабантуй 2023 елда узачак. Мин Германия татарларын чакырырга вәгъдә бирдем.

— Польшада качаклар темасы хәзер дә актуальме?

— Без Крушинянадагы борынгы зиратны һәм Боһоникидагы каберлекне зиярат иттек. Безгә чик кичкәндә һәлак булган мөселман качакларының, шул вакытта суда батып үлган баланың каберләрен күрсәттеләр. Хәзер, аңлавымча, Беларус Польша белән чиктә дивар төзергә тели. Поляклар бу диварга тискәре карашта. Мәчеттә татарларны яки кырымтатарларны гына түгел, христиан динендәге украиннарны да кабул итәләр, алар дин ягыннан аермаулары белән аеруча горурланалар.

Белешмә: Липка татарлары

Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.

Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.

2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG