Accessibility links

Украинадагы сугышның 100 көне. Кайбер районнарга Әфган сугышына караганда күбрәк табут кайта


Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбиләренең мәетләре, Харьков тирәсе, 9 май 2022
Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбиләренең мәетләре, Харьков тирәсе, 9 май 2022

Азатлык алып барган исемлектә 3 июньгә Татарстаннан 60, Башкортстаннан 91 хәрби исеме бар. Аларның саны күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки гомум саннарны рәсми әйтмиләр, журналистлар район башлыклары, район басмалары, пабликлары биргән хәбәрләрдән генә белә ала.

3 июньдә Русиянең Украинага басып керүенә 100 көн тулды. Сугыш кырыннан корбаннар турында хәбәрләр беренче көннәрдә үк килә башласа да, Русия ягы башта аларны танымады. Саклану министрлыгы һәлак булучылар турында мәгълүматны соңгы тапкыр 25 мартта бирде - 1351 кеше.

Шулай да үлүчеләр турында район матбугат чаралары, район хакимиятләре хәбәр биреп тора. Азатлык һәм башка кайбер басмалар аларның чүпләп, исемлеген төзи.

Башкортстанда 90нан, Татарстанда 60тан артык хәрби һәлак булды

3 июньгә Азатлык Башкортстанда 91 кешенең һәлак булуын белә алды. Татарстаннан 60 кеше. Алар күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки исемлектә башлыча инде алып кайтып җирләнгән хәрбиләр. Үлем хәбәрләре һәр көн диярлек килә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 7 майда Украинадагы сугышта республикадан 62 кешенең үлемен таныган иде.

Би-би-синың урыс хезмәте дә мондый исемлекне туплый. Алар Башкортстанда 93, Татарстанда 61 кеше һәлак булуын белә алган. Шул ук вакытта басма журналистлары әлеге саннарның күбрәк булуына ишарә ясый. Алар берничә шәһәрнең, шул исәптән Казандагы зиратларны тикшереп, 24 февральдән соң барлыкка килгән хәрбиләр каберләре рәсми расланган үлемнәрдән күбрәк икәнен ачыклаган. Казанда билгеле булмаган каберләр саны 30 проценка күбрәк диелә.

Башкортстанда үлүчеләр инде һәрбер районда һәм шәһәрдә бар диярлек. Кайберләрендә - күбрәк. Мәсәлән, Учалы районыннан сигез кешенең үлеме расланган. Уфадан һәм Уфа районыннан - җиде, Бөрҗән районыннан - биш, Кушнаренко, Белорет, Дөртөйле районнарыннан - дүртәр.

Соңгы арада һәлак булучылар арасында ихтыярилар да күренә. Аларның яше 40тан өстә. Украинада Татарстаннан һәлак булган иң өлкән кешегә - Василий Маковеевка 56 яшь иде. Ул Чаллыдан ихтыярилар отряды белән сугышка 21 апрельдә киткән. Заводта эшләгән җирләреннән китүчеләр бар.

Татарстаннан иң күп үлүчеләр - Казаннан - сигез кеше. Шулай ук Казан танк училищесында укыганнар да күп очрады. Кукмарадан - биш, Азнакай, Чүпрәле районнарында - дүртәр кеше.

Русия күләмендә караганда, иң күп үлүчеләр Дагыстанда - Би-би-си мәгълүматынча, 176 кеше үлгән. Аннан соң Бурятия килә (136) һәм Волгоград өлкәсе (109).

Идел буенда Башкортстан беренчелеккә чыкты.

Әфганстан сугышы белән чагыштырганда ничек

Украинадагы сугышны Әфган сугышы белән чагыштырып та карыйлар. Советлар берлеге Әфганстанга гаскәрләрне 1979 елның декабрендә кертә башлый, 1989 елның 15 февралендә чыгара. Ягъни совет хәрбиләре өчен сугыш 2 238 көн дәвам итә.

Татарстанда Әфган сугышында 11,5 мең кеше катнашкан, аларның 296-сы сугыш кырында һәлак булган, 546 кеше яраланган, 311 кеше инвалид булып калган.

Мәсәлән, Әфган сугышында Кукмара районыннан дүрт кеше һәлак булган, ә Украинада 100 көн эчендә биш кешенең табуты кайтты.

Башкортстаннан Әфганстанда 343 кеше һәлак булган.

Бүгенге көндә Украина сугышында иң күп үлүчеләр Учалы районында (сигез кеше). Әфганда Учалыдан барлыгы тугыз кеше үлгән булган.

Кремль сугышның 100 көн булуына басым ясамаска куша

Мәскәү Кирмәне дәүләт матбугатына Украинада сугышның озакка сузылуына "басым ясап" әйтүне тыйган. Әлеге йөкләмә хәрби һөҗүм башлануга 100 көн тулу алдыннан - 3 июньдә бирелгән.

Хакимият русияләр "махсус операция"нең "сузылуын" аңлар дип курка.

Бу хакта "Медуза"га дүрт чыганак сөйләгән: бер дәүләт медиасы, Мәскәү мэриясе, хакимияткә якын бер басма һәм Русия президенты хакимияте.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • Русия хакимияте башта Украинадагы сугышта бары тик профессиональ гаскәр, килешү нигезендә хезмәт иткән солдатлар гына сугыша дип белдереп килде. Әмма интернетта таралган видео, фотоларга караганда, анда япь-яшь егетләр дә катнашканы күренә. 9 мартта Русия саклану министрлыгы ялганын тишәргә мәҗбүр булды. Сугышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар ("срочник"лар) да барлыгын рәсми таныды.
  • 2 мартта Русия саклану министрлыгы беренче тапкыр мәгълүмат биреп, 498 хәрбинең һәлак булганын таныды. 25 мартта Русия саклану министрлыгы бер ай барган сугышта югалтуларын игълан итте: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде. Шуннан соң башка рәсми белдерүләр булмады.
  • Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 30 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә. Британия күзләве белдерүенчә, май ахырына Русия 15 мең хәрбиен югалткан. Бу саннарның берсе дә бәйсез чыганаклардан расланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG