Русия Украинадагы сугышның беренче өч аенда Әфганстан сугышында тугыз ел эчендә югалткан кадәр хәрбиен югалткан булырга мөмкин. Бу хакта 23 майда Британия күзләве хәбәр итте.
Украинадагы сугыш барышы турындагы чираттагы белешмәсендә Британия күзләве Русия гаскәре югалтуларының күп булуын аерым хәрби бүлекчәләрнең тактик әзерлеге начар булуы, хәрби җитәкчеләрнең җитешсезлекләре белән бәйли, шуның аркасында уңышсызлыклар һәм хаталарны кабатлау күзәтелә ди.
Май уртасында Британия хәрби күзләве, Русия февральдә Украинага бәреп кергәнче туплаган җирдәге гаскәренең өчтән берен югалтты, дип белдергән иде.
Ул чакта Русиянең 150 меңләп хәрби туплавы әйтелгән иде. Шулай да, белешмәләрдән югалтуларның ни кадәр өлеше кире кайтаргысыз булуы, ягъни хәрбиләрнең күпме өлеше һәлак булуы аңлашылмый.
"Медиазона" исәпләүләренә күрә, хәзерге вакытта сугышта һәлак булган 2500 Русия хәрбиенең исеме ачык чыганакларда чыккан.
Русия саклану министрлыгы югатулар турында соңгы мәртәбә мартта хәбәр иткән иде, ул ике тапкыр кимрәк саннар китерде. Украина исә һәлак булучы русияләрнең саны 30 меңгә якынлаша дип ышандыра.
Үз югалтулары турында Украина хакимиятләре белешмәләр бирми. Гадәттә сугышта катнашучы яклар үз югалтуларын киметеп, дошманныкын арттырып күрсәтергә тырыша. Сугыш барган шартларда бу мәгълүматларны бәйсез тикшерү мөмкин түгел.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!