Accessibility links

Мәскәү яны электричкасында ир-ат баланың Украина байрагы төсләрендәге рюкзагын салдырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Видеодан күренгәнчә,  ир куркып калган балага, “Ә бу нәрсә? Хәзер үк сал!”, ди һәм аның баулары сары-зәңгәр төстә булган рюкзагын тартып алып, тамбурның пычрак идәненә ташлый.

Мәскәү янындагы электричкада бер ир-ат алты-җиде яшьләрендәге баланы рюкзагын салырга мәҗбүр иткән, чөнки ул Украина байрагы төсләрендә булган.

Видеодан күренгәнчә, ир куркып калган балага, "Ә бу нәрсә? Хәзер үк сал!", ди һәм аның баулары сары-зәңгәр төстә булган рюкзагын тартып алып, тамбурның пычрак идәненә ташлый.

Элегрәк Якутскиның футбол стадионындагы трибуналардан утыргычларны сүтеп алдылар, алар Украина байрагы төсләрендә иде. Екатеринбурның "Дирижабль" сәүдә үзәге түбәсеннән сары һәм зәңгәр панельләрне алып куйдылар.

Русиянең төрле шәһәрләрендә кешеләр ишек алларындагы балалар мәйданчыкларының зәңгәр-сары төсләргә буялган булуына зарланып шалтырата, коммуналь хезмәтләр эшчеләре тиз арада урынга килеп, балалар мәйданчыкларын нейтраль соры төсләргә буяп китә.

Апрельдә Мәскәүнең Бутырски район мәхкәмәсе 40 яшьлек ир-атка 10 мең сум штраф суккан иде, аны шәһәр үзәгендә сары-зәңгәр кроссовки киеп барган вакытта тоткарладылар.

Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага 24 февральдә бәреп керде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG