Абмеджит Сулейманов 2014 елда аннексиядән соң Кырымнан Херсон өлкәсенә күчеп киткән булган. Хәзер Русия һөҗүменнән соң Херсоннан Николаев шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүр булган.
Кырымтатар активистларын эзлиләр, тоткарлыйлар
Абмеджит әфәнде Херсон өлкәсеннән берничә кырымтатар активистын кырымтатар халкы лидеры Мустафа Җамилев белән сөйләшеп, Украина өлкәләренә чыгарып өлгергәннәре турында сөйләде. Украинаның Кырым чигендә урнашкан Новоалексеевка бистәсенең җирле мәҗлес рәисе Ленур Люманов Львовка китәргә мәҗбүр булды, ләкин чыгып өлгермәгән берничә активистыбызны кулга алдылар, диде ул.
— Безнең активистлар — Новоалексеевка бистәсеннән Руслан Абдурахманов, Каланчактан Рустем Османовны тоткарлап, Акмәчеткә алып китеп вакытлы изоляторда тоталар. Аларны Номан Челебиджихан кырымтатар батальонында катнашуда гаепләмәкчеләр (Русия югары мәхкәмәсе кырымтатар батальонын террорчы дип таныды һәм тыйды - ред.).
Херсоннан Арсен Ибрагимовны тоткарладылар. 20 мартта өйләнәргә җыенган егетнең кызы Кырымнан иде. Кырымга барганда тоткарладылар. Ул бер көн дә батальонда булмаган кеше.
Новоалексеевка, Генически шәһәрендәге училище биналарында Русия хәрбиләре бер ай элек 117 украин ватандашын әсир итеп тотты, хәзер 150-200 кешене тота, Херсонда - 300гә якын кешене тоталар дигән мәгълүматлар бар. Болар күбрәк оккупациягә каршы чыгучы активистлар.
Новоалексеевкада 2014 елга кадәр 6-8 мең кырымтатар яши иде, 2014 елдан соң 5-6 мең калды, Партизаны авылында - 1200, Геническида – 700, Новотроицки бистәсендә – 700 кеше чамасы, шулай ук Счастливцево, Фрунзе, Арабатская стрелка (Арабат угы) авылларында да милләттәшебез гомер итә. Хәзерге көндә өлкәдә 8-10 меңгә якын кырымтатар яши.
Оккупация нәтиҗәсендә монда эшсезлек артты, кешеләрдә акча бетеп бара. Украина һривняны җибәрә алмый, банклар ябылды. Апрель аенда Русия 10 мең сум ярдәм биргән булды, ә аны ничек кулланасың, бәяләр һривняда бит. Кырымнан аферистлар килеп 10мең сумга (якынча 4 мең һривня) 1200 һривня биреп алмаштырып киттеләр.
Русия хәрбиләре Херсонда кибетләрне талый, азык-төлекне Кырымга чыгара
Мин Херсондагы кешеләребез белән даими элемтәдә, андагы вазгыять хакында мәгълүмат килеп тора. Анда кибетләрне талыйлар, продукцияне Кырымга чыгаралар, арзан бәягә саталар, дип сөйләде Абмеджит әфәнде.
— Херсонда 1 килограм кыярның бәясе 40 һривня булса(якынча 100 сум), аны Кырымга алып барып берсен 20-25 сумга саталар. Бер КамАЗ машинасы бодайны моннан чыгарып Кырымда 5 мең чамасы долларга саталар, шулай ук макарон, консервалар, көнбагыш орлыгын ташыйлар Херсоннан. Әммм моның йә урланган, йә арзан бәягә Херсон авылларыннан тартып алынган азык-төлек икәне әйтелми. Кырымда бәяләр төшкененә халык шатланадыр, ә Кырым эшкуарлары моннан зыян күрә, чөнки алар үзләренең продукциясен арзан бәягә сатып чыгымнарны каплый алмыйлар. Шуңа алар Херсоннан продукцияне китерүне чикләгез, дип мөрәҗәгать итеп хатлар яза.
Херсонда "Фабрика" дигән бик зур кибет бар иде. Аны Русия хәрбиләре яндырды, зур "Эпицентр" кибетен бомбаладылар, хәрби машиналарда килеп бу кибетләрдән нәрсә телиләр шуны ташыдылар. Аларга, сез нишлисез, дигән кеше юк.
Херсон өлкәсендә референдумны үткәрә алмадылар
Херсон өлкәсен оккупацияләгәннән соң, монда референдум үткәреп, "ДНР", "ЛНР" кебек "Херсон халык республикасын" ("ХНР") барлыкка китерергә тотындылар, ләкин халык та, Херсон өлкә депутатлары да моңа каршы чыкты, халык урамнарга чыгып митинглар үткәрде. Шулай итеп алар референдумны әлегә уздыра алмады, ләкин халыкта ашарга алырлык акча юклыгыннан файдаланып, киләчәктә аны мәҗбүри үткәрә алалар дигән фаразлар бар. Алар Русия яклы 14 кешене табып төрле вазифаларга утыртты, ди Абмеджит әфәнде.
— Өлкә җитәкчесе итеп Владимир Сальдо дигән кешене билгеләдәләр. Херсон өлкәсендә Русия мәгълүмат чараларын эфирга чыгара башладылар. Украин мобил эләмтәсе берничә көн өзелеп эшләде. Хәзер алар Херсонда Русия мобил операторларының сим-картларын бушлай тарата башлады. Бу картларны алганнарның шәхси мәгълүматын язып алалар. Алга таба бу кешеләрнең исемнәрен төрле сәяси манипуляциләрдә куллана алалар. Мәскәүдән билгеләнгән "җитәкчеләр" өлкәне Русиягә кертү, һривнядан сумга күчерү планнарын коралар. Украинаның "Ощадбанк" өлкәдә эшен туктатырга мәҗбүр булды. Херсонда яшәүчеләрнең 30-35 проценты аннан чыгып китте.
Херсон өлкәсендә сугыш дәвам итә
Русия гаскәрләре яңа ысул куллана башлады. Запорожьега барган юлда аларның 37 посты тора, һәрберсендә тикшерү, машиналарны төнтү була. Украин гәскәрләре аларга атмасын дип, Русиянең хәрби колонналары арасына сивил машиналарда барган качакларны кертәләр, алар шулай итеп сивил кешеләрне кулланалар. Русия хәрбиләрен, техникасын, постларын, украиннар аларга атмасын дип, "Укрпочта", Камыши, Остров кебек җәмәгать урыннарына урнаштырдылар. Хастахәнәләр эшли, ләкин алар яраланган Русия хәрбиләре белән тулы, дип сөйли Абмеджит.
— Украин гаскәрләре соңгы көннәрдә Каховка (кырымтатарча иске исеме Ислам Кирмән - ред.) ягыннан Ингул елгасы аша үтеп, 8-9 километр алга китеп Херсон өлкәсенең 20гә якын авылын Русия хәрбиләреннән азат итте, ләкин Новокаховка руслар кулында, алар Алешки бистәсе янында көчле ныгытма булдырды.
Сугышның беренче көннәрендә оккупантларның Кырымнан Херсон өлкәсенә бик җинел узу сәбәпләрен өйрәнү әле алда. Кырымнан Херсон өлкесенә барган юллардан һөҗүм алдыннан миналар кемнең боерыгы белән алынган дигән сорауга да әлегә җавапсыз. Ул көннәрдә Большие Копани дигән урында украиннар автоматлар белән Русия танкларына каршы торды. Бер-ике сәгәтьтә алар җиңелде. Нигездә һөжүмгә каршы чик сакчылары, аз-маз хәрби каршы торды. СБУ (Украинаның иминлек хезмәте), полициянең качып киткәне мәгълүм. Икенче зур бәрелеш Херсон өчен булды. Монда сугыш берничә көн барды. Ләкин хәзер дә рус хәрбиләре Херсон өлкәсен тулаем контроль итә алмый, украин сугышчылары контр һөҗүмнәр ясый.
Николаевта исә беренче көннән үк бик каты сугышлар булган. Беренче көндә ук монда Русия армиясенең 8 хәрби машинасын яндырганнар. Николаевны саклауга чын украин генералы Марченко җитәкчелек итте, ди Абмеджит әфәнде.
— Русия хәрбиләренең һөжүмнәре вактында 200гә якын танк, БМПларын яндырып юк иттеләр. Хәзер инде алар Николаевтан чигенде, Херсон өлкәсенең Чернобаевка бистәсеннән Николаев өлкәсенә, шәһәренә ракет һөҗүмнәрен ясыйлар, 30 чыкрым тирә якта рус гәскәрләре юк. Берничә көн элек шәһәрнең иске тимер юл вокзалына, кораб төзү заводына, бер кибеткә һәм тукталышка ракетлар эләкте.
Николаевта сугышка хәтле 25 кырымтатар гаиләсе яши иде, хәзер 10 гаилә калды, алар арасында хәрбиләр дә бар. Без аларга волонтерлык ярдәме күрсәтәбез. 80-200 хәрбигә аш су алып барабыз, улым Киевтан һуманитар ярдәм китерә.
Сүзен дәвам итеп Абмеджит әфәнде, һичшиксез җиңү безнең якта булачак, ләкин сугышның күпмегә сузылачагын белмибез, диде.
"Көнбатыштан Украинага кораллар инде килә башлады. Алар Донецки якларына җибәрелә. 20-30 процент корал беренче чиратта каты сугышлар барган Северодонецкига җибәрелә", диде ул.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
- Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!