Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир сатып алу мөмкинлеге ягыннан Русиядә Татарстан – 67, Башкортстан – 55нче урында


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Икенчел торак базарыннан ике бүлмәле фатир сатып алу өчен татарстаннарга 10 ел, башкортстаннарга якынча сигез ел ярым буе акча җыярга кирәк булачак.

Русиядә фатир сатып алу мөмкинлеге ягыннан Татарстан 67 урында тора. Икенчел торак базарыннан ике бүлмәле фатир сатып алу өчен татарстаннарга 10 ел буе акча җыярга кирәк булачак. 2022 елның беренче чирегендә Татарстанда икенчел торак базарыннан фатир 6,3 миллион сум торган. Әле узган ел гына мондый фатир алу өчен Татарстанда яшәүчеләргә сигез ел эчендә җыйган акчалары да җиткән. Бу РИА "Новости" уздырган тикшеренүдән күренә. Басма Русиядә яшәүче стандарт гаиләнең ничә ел эчендә фатирга акча туплап өлгерәчәген чагылдырган рейтинг төзегән.

Исемлектән күренгәнчә, фатир сатып алу мөмкинлеге ягыннан Башкортстан 55нче урында тора.

Хәзерге вакытта икенчел торак базарыннан ике бүлмәле фатир сатып алу өчен башкортстаннарга якынча сигез ел ярым акча җыярга кирәк. 2022 елның беренче чирегендә Башкортстанда мондый торак 4,6 миллион сум торган. Узган ел республикада яшәүчеләргә ике бүлмәле икенчел торак алу өчен җиде ел ярым җыйган акчалары да җитәсе булган.

Рейтингның лидерлары – Магадан өлкәсе, анда ике бүлмәле фатир алу өчен 2,3 ел җыйган акча да җитә, шулай ук Ямал-Ненец өлкәсе (2,4 ел) һәм Ненец (3 ел) автоном бүлгеләре дә беренче урыннарда урнашкан.

Ә халкына фатир алу өчен акчаны иң озак җыярга туры киләчәк төбәкләргә Кабардино-Балкария (17,7 ел), Акъяр (Севастополь) – 16 ел, Кырым (15,8 ел) кергән.

Күптән түгел The Moscow Times басмасы, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә туган икътисади кризиста керемнәрен югалткан меңләгән русияленең ипотекага алынган фатирларын тартып алырга мөмкиннәр дип язган иде.

Май башына Русиядәге 24,8 мең гаилә ипотека өчен бурычын вакытында түли алмаган. Апрель ахырына вакытында түләнмәгән ипотека бурычлары исә 54,9 миллиард сумга җиткән диелә.

24 февральдә Русиянең Украинада сугыш башлауның йогынтысы күчемсез милек базарына да кагылды. Доллар бәясе кинәт күтәрелде, банкларның кредит ставкалары үсте, хәтта дәүләт субсидияләгән ташламалы ипотека ставкасы да 7 проценттан кинәт 12 процентка җиткерелде. Төзелеш материалларына бәяләр артып, төзеләсе йортларны куркыныч астына куйды.

Русиядә күчемсез милек базарында торгынлык сизелә башлады. Икътисади кризис сәбәпле, кеше акчасын фатирга тотарга ашыкмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG