Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Энгел Фәттаховны яклап ялгыз пикет узды


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Чараны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырды.

Казан үзәгендәне "Боҗра" сәүдә үзәге янында "Азатлык" татар яшьләре берлеге эшеннән киткән Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттаховны яклап ялгыз пикет уздырды. Пикетта катнашучы "Энгель Фәттахов – татар каһарманы, милләтебезнең намусы һәм вөҗданы! Аңа каныгу – татар дөньясын рәнҗетү! Энгель Навап улы милләтебез сезнең белән!" дигән шигар тотып торды.

"Азатлык" яшьләре Фәттаховны эштән алу белән килешми.

"Бу зираттагы мәсьәләләрдә гаепле итеп Энгел Фәттаховны калдырдылар һәм эшеннән алдылар. Без моның белән килешмибез. Бу хәл провокация һәм кемгәдер файдага. Монда Фәттаховның бернинди дә гаебе юк. Бу аңа һәм татар халкына каршы эшләнгән провокация. Чираттагы тапкыр Татарстанга бер басым һәм бу хәл республиканың хокукларын тартып алу максатыннан кулланылырга мөмкин.

Ул татар халкының каһарманы. Аңа кагылу татар халкын рәнҗетү, чөнки заманында республикада Мәгариф министры булганда курыкмыйча, бернигә карамастан татар телен якларга омтылды. Актаныш башлыгы булганда да ихлас күңелдән милләтебез, республикабыз файдасына эшләде.

Фәттаховны эштән алу бездә ризасызлык уята. Шуңа без аңа теләктәшлек күрсәтергә булдык. Аны яклау бөтен татар халкының бурычы. Мондый шәхесләребезне яклау да көчебездән килми икән, үзебезне хөрмәтләмибез булып чыга", ди "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

  • Энгел Фәттахов соңгы биш елда Актаныш районы белән җитәкчелек итте. 2012-2017 елларда ул Татарстан мәгариф министры булып торды. 2017 елда мәктәпләрдә татар телен ихтыяри укытуга каршы чыкты, соңрак министр вазифасыннан алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG