Татарстанның тикшерү комитеты, "Гемонт" (Gemont) исемле төрек халыкара төзелеш ширкәтенең Түбән Камадагы офисында тентү уздырган. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" яза. Басма мәгълүматынча, тентү – салым түләүдән качу турындагы җинаять эше кысаларында узган. Килгән зыян 1 миллиард сумнан артык дип бәяләнә.
27 июньдә Түбән Камадагы "Гемонт" эшчеләре эш ташлады. Алар хезмәт хакының инде өч ай буе тоткарлануын белдерде. Сәнәгать зонасындагы тулай тораклар янында протест белдерергә берничә дистә эшче җыелды.
Кичә, 28 июньдә "Гемонт"ның 1500 эшчесе янә каршылык чарасы уздырган иде, хезмәт хаклары вакытында түләнмәү сәбәпле, алар өйләренә кайтып китә алмый. "Түбән Кама нефтехим" үзе акча бүлеп биреп, төрекләрне ватаннарына кайтарып җибәрәчәген әйтте, ширкәт биргән мәгълүматларга күрә, Төркия илчелеге ярдәме белән "Гемонт"ның инде 500дән артык эшчесе Төркиягә озатылган.
"Гемонт" ширкәтенә 1991 елда Истамбул шәһәрендә нигез салынган, ул сәнәгать комплекслары төзү белә шөгыльләнә.
2014 елда "Гемонт" Түбән Камага якын урнашкан зур нефть эшкәртү заводы – "ТАИФ-НК" өчен ныклап эшкәртү комплексы төзи башлаган иде. Аны 2021 елда гына кулланышка тапшырдылар. "Гемонт" Русиядә юридик зат буларак теркәлгән.
2020 елда ширкәт "Түбән кама нефтехим" җирләрендә ЭП-600 этилен җитештерү комлексы төзи башлады. Әмма элегрәк прокуратура белдергәнчә, ширкәт төзелеш эшләренең бер өлешен башкарырга тиешле ширкәтләргә һәм Федераль салым хезмәтенә бурычлы булып калган.
"Түбән Кама нефтехим"ның яңа хуҗасы – "СИБУР" Төркия төзелеш ширкәте белән хезмәттәшлеген туктатты, "Гемонт" ЭП-600 этилен җитештерү комплексындагы эшләрне 30 июньдә төгәлләргә тиеш иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!