Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы чит илдән финанслау булмаса да, ят агент дип танырга мөмкинлек бирүче яңа канунны кабул итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда хәзер “ят агентлар белән бәйләнештәге физик затлар”  дигән төшенчә кертелә. Аларга “ят агент” дип игълан ителгән оешманы оештыручыларны, оешма җитәкчеләрен, әгъзаларын, эшчеләрен кертәчәкләр.

Русия думасы өченче – ахыргы укылышта Русиядә "ят агентлар" эшчәнлеген көйләү турында канун кабул итте, ул "ят агентлар" турындагы канунны гомумиләштерә һәм тулыландыра. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Документ чит илдән ярдәм алган яки башка рәвештә "чит ил йогынтысы астында булган"нарны, финанслау алмасалар да, "ят агентлар" дип игълан итәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Ят агент"лар өчен яңа чикләүләр кертелә. Аерым алганда, аларга дәүләт мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында белем бирү тыелачак.

Моннан тыш, "ят агентлар белән бәйләнештәге физик затлар" дигән төшенчә кертелә. Аларга "ят агент" дип игълан ителгән оешманы оештыручыларны, оешма җитәкчеләрен, әгъзаларын, эшчеләрен кертәчәкләр.

"Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар" өчен аерым исемлек төзеләчәк, ә ят агентларның хәзерге вакытта гамәлдә булган дүрт исемлеген бер реестрга берләштерәчәкләр.

"Ят агентлар" турында яңа канун өлгесе Русия думасына 25 апрельдә кертелде.

Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мндый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG