Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәшми генә өйдә утырып булмый". Пикетларга даими чыгучы активист Ольга Комлеваның милегенә арест салынган


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Башкортстанда пикетларга даими чыгучы активист Ольга Комлева инде берничә ай республиканың эчке эшләр министрлыгы белән тарткалаша. Министрлык каршылык чаралары вакытында ял көнне полиция хезмәткәрләрен эшкә чыгару өчен матди зыянны Комлевадан каплатмакчы.

Уфада яшәүче активист Ольга Комлева хәзерге вакытта Башкортстан эчке эшләр министрлыгына якынча биш миллион сум тиеш. Полиция каршылык чаралары вакытында иминлекне саклаганда ял көнне хезмәткәрләрен эшкә чыгару өчен шулкадәр зыян күргән дип саный. Комлева бу карарны шикаять иткән һәм хәзер мәхкәмә юлларын таптый.

"Полиция күргән зыян өчен сигез шикаять, барлыгы дүрт миллион 998 мең сумлык. Миннән якынча 4,2 миллионны алу карары кануни гамәлгә керде. 900 мең сумны өч кеше түләргә тиешбез. Миннән тыш хәзерге вакытта Мәскәүдә СИЗОда утыручы Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева һәм активист Илһам Янбердин бар, калган 3 миллион 266 мең сумны ялгызым гына капларга тиеш булачакмын.

Алар инде минем машинага арест салды, номерларын салдырдылар. Шулай ук хисапларыма да арест салдылар. Йортыбызны да сата да, алмаштыра да алмыйм. Шуның нигезендә чит илгә чыгу да тыелган", ди Комлева.

Әлегә кассация утырышына кадәр карарны үтәү туктатылып торган. Утырышның беренчесе иртәгә булыр дип көтелә. Тагын икесе 11 һәм 14 июльгә планлаштырылган.

"Минем түлисем килми, дөресен генә әйткәндә, мөмкинлегем дә юк. Машинама арест салыну сәбәпле инде өч ай җәяү йөрим. Ярар анысы берни түгел. Йортымны тартып алмаслар дип өметләнәм, чөнки канун нигезендә бердәнбер йортны алырга тиеш түгелләр. Дәүләтне белеп булмый инде", ди ул.

Шуңа да карамастан активист пикетларга чыгуын дәвам итә. Русия Украинага каршы башлаган сугышка каршылык белдереп пикетка чыккан өчен Комлевага 30 мең сум штраф салынган иде. Аның сүзләренчә, бу карар әле гамәлгә кермәгән.

Шулай ук ул узган атна, 2 июльдә, Русиядәге сәясәтче Алексей Навальныйны газаплауга каршы пикетка чыккан. Ольга Навальныйга карата Мелехово төрмәсендә күрелгән чараларны газаплау дип бәяли.

"Мелеховода Навальныйны җәзалауны туктатыгыз" дигән шигар күтәреп чыктым. "Новичок" белән агулауларыннан соң аның бит аркасында проблем бар. Колониядә тегүче булып эшли. Урындыгы төздән түбән. Көн саен җиде сәгать шундый урындыкта утырып эшләп кара әле син. Бу организм өчен бик авыр. Ун сәгать буе уңайсыз эскәмиядә утырырга мәҗбүр итүләре шул газаплау инде. Навальный зарланып йөри торган шәхес түгел. Әгәр зарланып язган икән, димәк инде башка чарасы калмаган", ди Комлева.

Комлева әйтүенчә, пикетларга чыккач күпчелек халык аңа яклау белдерә, Русиядә ирек булмауга зарлана. "Канәгатьсез булган ике-өч кеше генә очрый", ди ул.

Навальныйны яклау пикетында аны тоткарламаганнар.

"Полиция вәкиле якында җиләк-җимеш сатучы әбиләр янына килде. Мине күргәнче дип китеп бардым. Хәзер Уфада барлык каршылык чаралары да тыелган. Тоткарласалар өч сәгать полиция бүлегендә утырырга туры килә. Аннары тагын штраф салачаклар. Коронавирус башланганчы мин атна саен Русия президенты Путинга каршы пикетка чыга идем, проблем булмады. Хәзер кеше күп булган урында торсаң, полиция бик тиз килеп җитә", ди ул.

Комлева үзе кебек даими пикетка чыгучы тагын бер-ике кеше булуын әйтә. Алар нигездә сугышка каршы чыгучылар.

"Мин дәшми тора алмыйм. Бу халыкка җиткерүнең бердәнбер юлы. Дәшми генә өйдә утырып булмый бит инде. Менә мин үземне Навальный урынына куеп карыйм. Үзенә теләктәшлек белдерүчеләр барлыгын ул барыбер беләчәк һәм ул аңа көч өстәячәк. Мондый мисаллар дөньяда күп бит. Корея президенты җиде ел төрмәдә утырды. Чыккач президент булды. Шуңа барысына да түзү, җиңеп чыгу өчен башкаларның яклау белдерүе кирәк", ди активист Ольга Комлева.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG